Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу Руслан булырга тиеш» — Ильмира Нәгыймовага яшерен аккаунттан мәхәббәт аңлатканнар

news_top_970_100
«Бу Руслан булырга тиеш» — Ильмира Нәгыймовага яшерен аккаунттан мәхәббәт аңлатканнар
Александр Эшкинин

Җырчы Ильмира Нәгыймова кайбер социаль челтәрләр тыелганнан соң «подписчиклар»ын югалтмас өчен бик актив эш алып бара. Яңа платформаларда алар белән даими аралаша, туры эфирлар үткәрә. Мәсәлән, җырчының телеграм каналында инде 12 меңнән артык язылучысы бар. Чагыштыру өчен, легендар җырчы Салават Фәтхетдиновныкында әле 10 мең генә.
Ильмираның телеграм каналында дуслары аның шәхси тормышы белән кызыксына, яңа җырларын мактый, кайберләре мәхәббәт тә аңлата. Бүген дә Илмираның язгы фотосурәте астында чираттагы «мәхәббәт колы»: «Мин сине яратам»,  — дип язып куйган.
Тик нигәдер виртуаль дуслары бу яшерен аккаунттан язучы кешедә җырчының элекке ире Руслан Кираметдиновны таныган.
«Бу Бармалей Руслан кебек тоела миңа»;

«Мин дә шулай дип язмакчы идем»;
«Руслан булса бигрәкләр дә яхшы булыр иде. Бергә итәсем килә минем аларны. Ильмира янында Русланнан башка ир затын, Руслан янында Ильмирадан башка хатын-кызны күз алдына китерә алмыйм! Ачуланмагыз болай язганым өчен. Күңелем кушканны яздым»,  — дигәннәр.
Шушы урында бу серле кешенең Русланмы, юкмы икәнлеген ачыклаулар тукталып калган. Чөнки виртуаль дусларының бөтен игътибары Алия исемле кызга юнәлгән.
Ул исә Ильмира белән Русланның бергә булуын теләгән кешеләргә болай дип җавап язган булган: «Кызганычка каршы, ирләрнең аларның үзгәрәсе юк. Минем дә ирем үзгәрәм дип антлар эчте. Шанс бир диде. Бирдем. Ә аның үзгәрүләре бер айга җитте. Бер айдан кире элекке тормышына кайтты. Психологларга бардым. Алар олы яшьтәге ир белән хатын булып чыкты. «Сез олы кешене үзгәртергә җыенасызмы?» — дип кычкырып көлделәр. Башыгыз исән чакта, бәреп үтергәнче качыгыз»,  — диделәр. Үзе юкта чыгып китәргә куштылар.
Ильмира котылган. Күпме исерек, көнче ир хатынын сугып үтерде. Ир төрмәдә, балалар детдомда, кемнеңдер картаймыш көндә таяныч булыр дип үстегән газиз кызы гүрдә. Менә түземлекнең бәясе. Шул бәяне телисезме Ильмирага? Ул сторизларында Руслан куйган күгәргән урыннарын күрсәтте. Җиткән инде, күргән кадәрлесе. Хәзер эшли, балаларын карашырга сеңлесе бар. Иң мөһиме — аның җаны тыныч. Ул акыллы, зирәк, уңган, тырыш, дөньяны тартырлык көч бар үзендә». 
«Алия, син үзеңне алар гаиләсе белән чагыштырма. Алар талантлы артистлар. Син кем дә, алар кем? Тынычлыкта калдыр аларны»;
«Тагын шул белдекле Алия кысыла. Үзең дә аерылмагансыңдыр әле, кем барып караган соң. Бәлки Русланга күзең төшкәндер, шуңа аерасың киләдер аларны»;
«Алиюшка, ник Ильмира өчен сез җавап язып ятасыз соң? Элек тә эт кебек өреп, бөтен нәрсәгә кысылып яттыгыз. Әйтерсең Ильмира белән Русланны яңадан кавыштырмас өчен бөтен көчегезне куясыз. Миңа шулай тоела. Тешегез-тырнагыгыз белән ябышып, шуларны бер-берсеннән читләштереп, дошман калдырырга тырышасыз. Кавышалар, кавышалар алар, Аллаhы Боерса»;
«Мин кешеләрнең фикерләре белән тулысынча килешәм. Ул Алия әйткәнне бер дә анламый, гел үзенекен яза. Үз тормышыңны кайгырт, кешенекенә кысылып ятма, кысылып калуың бар»,  — дип ябырылган халык Алиягә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100