«Бу миннән акча сорар инде...» – Айгөл Закирҗанова Мәскәү җырчысы белән дуэт яздырган

Җырчы Айгөл Закирҗанова Мәскәүдә яшәп иҗат итүче артист Тимур TIMBIGFAMILY белән дуэт яздырган. Бу хакта «Интертат»ка Айгөл Закирҗанова үзе хәбәр итте.
Тимур – музыкант, продюсер, автор-башкаручы. «Russian Music Box-2018» телевизион музыкаль премиясе иясе. Иосиф Кобзон, Дмитрий Дюжев, Слава Зайцев, Богдан Титомир, Лючана, Оксана Ковалевская һәм башка шоу-бизнес йолдызлары белән хезмәттәшлек иткән. Айгөл белән дуэт – моңа кадәр рус телендә генә җырлаган артистның беренче татарча җыры. Алар Айгөлнең «Рәнҗемә» дигән җырын яңартканнар. Җыр, шулай ук, русча вариантта да яздырылган.
«Тимур белән дуэтка Венера Мәхмүтова сүзләре һәм көенә иҗат ителгән бик матур җырыбызны сайладык. Минем әлеге җырым – бала белән ана арасындагы мәхәббәт турында. Мин улыма 5 ай вакытта ялгыз калдым. Аны гомерем буе үзем генә үстердем. Шуңа да минем иҗатымда бәхетсез мәхәббәт, бала белән ана мөнәсәбәтләре темасы киң яңгыраш ала», – ди ул.
Айгөлнең Тимур белән танышуы да бик кызыклы гына килеп чыккан.
«Тимур белән «Крутушка» санаториенда таныштык. Мин концерт белән килдем, ә Тимур анда ял итә иде. Санаторийның директоры яныма килеп: «Айгөл, бездә руслар да, татарлар да ял итә. Русча да җырлаучы артистыгыз юкмы?» – дип сорады. Минем төркемдә русча җырлаучылар юк. Үзем дә бары тик татарча җырлар гына башкарам. «Алайса, бездә ял итүче Тимур дигән җырчы егет тә катнашсын әле концертыгызда», – диде. Тимур минем программа кысаларында берничә җыр белән ике тапкыр чыгыш ясады. Тамаша бик күңелле узды.
Концерт беткәч, «бу миннән акча сорар инде, түләп бетерә генә алсам ярар иде…» дип уйладым. «Сезгә күпме тиеш мин?» – дип сорагач, Тимур рәхәтләнеп көлеп җибәрде. «Мин бит монда кунак, бернинди акча да кирәкми», – диде. Мин дә җиңел сулап куйдым (көлә).
Шунда телефон номерларыбыз белән алмаштык. Танышып, аралашып киттек һәм, уртак дуэт яздырырга кирәк, дигән фикергә килдек. Ике мәдәният, музыкаль традицияләрнең берләшүе нәтиҗәсендә матур гына дуэт барлыкка килде. Җырыбыз шушы көннәрдә төрле музыкаль мәйданчыкларда дөнья күрәчәк. Аны тамашачы яратып кабул итәр, ул татар эстрадасында бер яңалык буларак кабул ителер дип өметләнәм», – дип сөйләде безгә Айгөл.