news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бу матчны без бергә җиңдек!» – «Ак чәчәкләр – Ел табибы-2026» бәйгесендә кемнәр җиңде?

Медицина өлкәсендә күңелләрне нечкәртүче вакыйга турында сорасалар, мин «Ел табибы – Ак чәчәкләр – 2026» республика премиясен тапшыру тантанасын әйтер идем.

news_top
«Бу матчны без бергә җиңдек!» – «Ак чәчәкләр – Ел табибы-2026» бәйгесендә кемнәр җиңде?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Эш урынында җитди, кайчак кырысрак та тоелган табиблар бу бәйрәм көнендә ак халатларын салып, матур итеп ясанып-бизәнеп килә, җырларга да кушылып утыра, төрле клиникаларда гомере кыл өстендә торган авыруларны коткару тарихларын тыңлап, күзләренә яшь тә килә.

Шулай итеп, бүген Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә эше белән жюри вәкилләрен сокландырган, халык тарафыннан да югары бәяләнгән медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Быел «Шәфкатьлелек һәм кайгыртучанлык», «Иң яхшы берләшмә: команда көче – бердәм эштә», «Һөнәргә тугрылык» («Сәламәтлек саклау легендасы»на алмашка), «Яшь гвардия» дип аталган яңа номинацияләр дә кертелгән.

Тантана гадәттәгечә сәхнәдән Гиппократ антын искә төшерү белән башланды. Аннары Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев чыгыш ясады.

«Кеше тормышын саклап калуга керткән өлешегез өчен рәхмәт сезгә. Татарстан Хөкүмәтенә, республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка инфраструктура проектлары үсеше өчен рәхмәт. Шулай ук, ил Хөкүмәте, Президент Владимир Путин карарлары нәтиҗәсендә сәламәтлек саклау тармагын тамырдан үзгәрткән проектлар кертелде», – диде министр.

Алга таба дулкынландыргыч бүләкләү мизгелләре башланды. «Шәфкатьлелек һәм кайгыртучанлык» номинациясендә җиңүне Казанның 6 нчы поликлиникасы ашыгыч ярдәм бүлеге шәфкать туташы Марина Кузнецова яулады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Җиңүчене «Ел табибы-2025» исеменә лаек булган Лилия Басанова игълан итте. Ул шәфкать туташларының һөнәри асылы номинация исемендә үк чагылыш табуын әйтеп, барлык табиблар һәм пациентлар исеменнән шәфкать туташларына җылы куллары һәм мәрхәмәтле йөрәкләре өчен рәхмәт белдерде.

«Яшь гвардия» номинациясендә жюри өч финалист арасында җиңүчене билгеләмәгән. Эш стажы әле 10 елга тулмаган яшь табиб коллективлары барысы да җиңүче дип табылды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тантанадан соң яшьләр хис-кичерешләрен журналистлар белән дә уртаклашты. Руслан Хәйров Сугыш ветераннары госпиталендә стоматология бүлеге мөдире булып эшли. «6 класстан стоматолог булырга хыялланган идем, хыялым чынга ашты. Бу җиңү безнең үз юлыбызны дөрес тапканыбызны исбатлый. Без һәрвакыт дәвалау өчен алдынгы технологияләрне кулланырга тырышабыз, шул ук вакытта буыннан буынга күчеп килә торган алымнар да гамәлдә», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Иң яхшы берләшмә: команда көче – бердәм эштә» номинациясендә Чаллының Р. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә тиңнәр табылмаган. Әлеге клиника коллективы Чаллы тирәсендәге алты үзәк район хастаханәсе, Чаллының берничә төп хастаханәсе белән тыгыз элемтәдә эшләве белән игътибарга лаек.

Барлык номинацияләрдә финалистлар, әлбәттә, бөтенесе дә җиңүчеләр. Бу хакта тантанада кат-кат әйтелде. Шулай да төп җиңүче булу алдагы өч номинациядә «бәхет эше» иде. Ул барабанны әйләндерү юлы белән аталды.

Иң тетрәндергеч номинацияләрнең берсе – «Уникаль очрак». Финалга чыккан өч клиника коллективы арасыннан жюри берсенә дә өстенлек бирергә җөрьәт итмәгән. Алар барысы да җиңүчеләр дип игълан ителсә дә, Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары коткарган 9 яшьлек Радмирга барабанны әйләндереп, өч конвертның берсен сайлау хокукы бирелде. Бала ДРКБ командасы дип язылган конвертны тартып чыгарды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Һәр уникаль очрак тарихы кайчандыр гомерләре кыл өстендә булган пациентларның үзләре сөйләвендә яздырылган. Аларның үз тавышы белән сөйләве бигрәк тә йөрәккә үтеп керә, алар сөйли, ә экраннарда – коткару мизгеләре.

«Мин бик күп фубол матчлары уздырдым, ләкин тормышымда иң мөһим матч бөтенләй футбол кырында булмады...» – дип башлана футболист Радмирның тарихы.

9 яшьлек малайның гадәти салкын тию билгеләре белән башланган авыруы көчәя, аңа кискен промиелоцитар лейкоз дигән диагноз куела. Үлем ихтималы хәтта 100 процент була. Радмир 220 көн дәвамында хастаханәдә 5 катлаулы операция кичергән, 17 көн дәвамында үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган килеш яткан. Малайда баш миенә кан саву, эчәклек некрозы, сепсис һәм органнарның тиешенчә эшләмәве кебек куркыныч синдромнар туып тора. Шуннан Татарстан табиблары моңарчы бер дә эшләп карамаган карар кабул итә һәм, Россиядә беренчеләрдән булып, пациентны дәвалау өчен мышьяк триоксидын куллана. Нәтиҗәдә, белгечләр баланың сәламәтлегендә тулы ремиссиягә ирешә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

ДРКБ табиблары аны чыннан да үлем тырнагыннан алып калган дияргә була. Бик зур сынаулар кичергән Радмир тулы канлы тормышка кайткан, иптәшләреннән калышмый, мәктәптә укый һәм дуслары белән футбол тубы тибә. Баланы коткару тарихы да шулай тәмамлана. «Кадерле әти-әнием, табиблар, шәфкать туташлары. Мин йөгереп киләм дә, туп тибәм һәм гол! Мин монда, мин яшим, янә уйныйм, хыялланам, куана алам. Бу матчны мин үзем генә түгел, без аны бергә җиңдек», – дип тәмамлый ул сүзен.

Бу номинациядә, шулай ук, Казан шәһәре «Россия тимер юллары – медицина» клиник хастаханәсе командасы иң сирәк диагнозга дисциплинаара караш өчен, Республика клиник хастаханәсе командасы бер бавырны икегә бүлеп күчереп утырту һәм ике коткарылган язмыш өчен җиңүгә дәгъва кылган булган.

Авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасында китерелгән машинистның үпкәсе ялкынсынып, нерв системасында өзлегүләргә дучар була, сирәк очрый тагын бер авыру өстәлә. «Россия тимер юллары – медицина» клиникасы табиблары машинистны аякка бастыра. Бавыр циррозы белән авырган ханымга РКБ табиблары бавыр күчереп утырта.

«Һөнәргә тугрылыгы өчен» номинациясендә җиңү Бөгелмә Үзәк район хастаханәсе педиатры Нина Измайловага тәтеде. Аңа, шулай ук, барабанны әйләндерү юлы белән җиңү бәхете елмайды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Нина Измайлованың эш стажы 46 ел. Ул һөнәренә гашыйк булуын, бала тудыру йортында яңа туган сабыйларны күреп, үзенә көч алуын әйтте. «Бала чагымнан табиб булырга хыялландым һәм моңа беркайчан үкенмәдем», – диде Нина Измайлова журналистларга.

Ниһаять, «Ел табибы» исемен белү мизгелләре якынайды. Аның исеме язылган конвертны, шулай ук, Радмир тартып чыгарды һәм сәхнәгә бүләкләргә чыккан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтовка тапшырды.

«Ел табибы-2026» исеменә Республика балалар клиник хастаханәсе анестезиология-реаниматология бүлеге мөдире, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар анестезиолог-реаниматологы Анна Тимофеева лаек булды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Биредә утыручы медицина хезмәткәрләренә һәм һәр көн армый-талмый поликлиникаларда, хастаханәләрдә һәм бала тудыру йортларында, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә һәм ерак авылларда, операция бүлмәләрендә һәм палаталарда эшләүче табибларга мөрәҗәгать итәсем килә. Без сезгә фидакарь хезмәтегез өчен чиксез рәхмәтле. Барысы да яхшы барганда, барысы да сәламәт булганда, эшегез күренми дә. Әмма нәкъ менә сез халык сәламәтлеге сагында торасыз һәм бу бурычны югары профессионализм белән үтисез.

Соңгы елларда дәвалау учреждениеләренең яңа корпуслары файдалануга тапшырыла, өр-яңа медицина җиһазлары сатып алына, ләкин, нинди генә заманча техника булмасын, сезнең кулларыгыздан, тәҗрибәгездән һәм һөнәри осталыктан башка алар барысы да – файдасыз. Моннан тыш, дәвалау уңышлы булсын өчен, пациентның рухын күтәрү, аның ышанычын яулау һәм кәефен күтәрү мөһим. Бу медицинага чын күңелдән бирелгән кешеләргә генә хас сыйфат», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов чыгышында.

«Мин кечкенәдән табиб, нәкъ менә анестезиолог реаниматолг булырга теләдем. Кызыклы, кирәкле һөнәр ул. Балаларның көлгән тавышына, наркоздан айнып, каты авырудан соң күзләрен ачкан балаларны күреп шатланам», – диде Анна Тимофеева.

Табиблар эш урынында гына түгел, сәхнәдә дә осталыкларын күрсәтте. Республика йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы Айдар Баһаветдинов һәм РКБ начмеды Руслан Зефиров җыр башкарды. Чаллының 5 нче хастаханәсе коллективы «Ак халатлы кешеләр» җырын бүләк итте. Махсус хәрби операциядә эшләүче табибларның әниләре һәм хатыннары да музыкаль бүләк әзерләп килгән. Татарстанның – халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов «Шәфкать туташы» җыры белән сюрприз ясады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Әйтергә кирәк, быел кандидатларны сайлау кагыйдәләре үзгәргән. Башта аларны табиблар һәм пациентларның тавыш бирүе ярдәмендә медицина учреждениеләрендә сайлап алганнар. Аннары җиңүчеләрне Татарстанның әйдәп баручы клиникаларына җибәреп, экспертлар анда үз бәясен куйган. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, клиникалар һәр номинациядә өчәр кандидатны Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәргән – бер кандидат үз хастаханәләреннән һәм тагын икесе район медицина оешмаларыннан. Җиңүчеләрне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет сайлап алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар