Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу кадәр канны гомеремдә күргәнем юк» – Үсмер малай сөйгән кызын үтергән

news_top_970_100
«Бу кадәр канны гомеремдә күргәнем юк» – Үсмер малай сөйгән кызын үтергән
"Татар-информ" архивы

Екатеринбургта 16 яшьлек үсмер көнчелек аркасында сөйгән кызын – 17 яшьлек үсмерне үтергән. Бу турыда РЕН ТВ Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Егетне тоткарлаганнар, ул гаебен таныган.

Көч кулланып үтерү билгеләре булган мәетне 6 августта фатирда тапканнар.

«Биредә яшәүче 16 яшьлек егет тоткарланды. Ул гаебен танып күрсәтмә бирде», – дигәннәр ведомствода.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, егет белән кыз 1 сәгать чамасы талаша, аннары егет кызны үтерә.

«Бер версия буенча, үтерү көнчелек аркасында булуы ихтимал», – дигәннәр полициядә.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, 17 яшьлек кыз Ползунов көллиятендә укый. 6 августта кичке 8ләрдә үсмерләр күп катлы йорттагы фатирда ял итә. Биредә 2 егет һәм Карина (исеме үзгәртелә) була.

Малайларның берсенең атасы сүзләренчә, аның улы дусларын кунарга чакырган. Үсмерләр эчкән, аннары талаша башлаган. Бу хәбәрдә үсмергә 15 яшь диелә, исемен үзгәртеп Леонид дип язалар. Леонид Каринага дәгъва белдерә.

«Минем улым Леонидның сыйныфташы иде. Алар Карина белән 1 ел чамасы очрашкан, аннары, имеш, кызның хыянәт итүе билгеле булган. Леня көнли. Без бу вакытта хатыным белән бакчада идек. 22.00 сәгатьтән соң миңа кызны үтерүләре турында смс килде, без, куркып, полициягә шалтыраттык. Үзебез өйгә кайтырга чыктык», – ди бу ир-ат.

«КП» белешмәсе буенча, Леонид Каринаны чүкеч белән кыйный, ваннада батыра.

Фаҗига булган фатир хуҗасы сүзләренчә, ул бу кадәр канны гомерендә күрмәгән. «Битеннән берни калмаган, тетелеп беткән. Леонид кызның мәетен туракламакчы булган», – ди ул.

Ярсынган Леонид сыйныфташы – фатирда яшәүче үсмергә дә яный. Аннары аны ваннага бикләп куя. Үзе качмакчы була. Шул чакта полиция килеп җитә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100