Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызгылт сары төс аны шундый җылы кичәгә әйләндерде» – «Fashion Iftar» 15 фотосурәттә

Кичә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 9нчы тапкыр «Fashion Iftar» узды. 1300 хатын-кызны һәм кызгылт сары төснең барлык төсмерләрен җыйган чара «Татар-информ» фотографы Рамил Галиның 15 фотосурәтендә.

news_top_970_100

  1. Ифтарның үзенчәлеге – дресс-код булуда. Ел саен төрле төс сайлана, һәм ул билгеле бер социаль проблеманы яктырта. Дресс-код билгеләнгәннән соң, 2022 елда сөт бизендәге яман шеш белән көрәш йөзеннән - кызыл, 2023 елда хатын-кызларга көч куллануга каршы торуны йөзеннән – ак, 2024 елда Ватанга мәхәббәт һәм Палестинада яшәүчеләргә теләктәшлек йөзеннән яшел төс сайланган иде. Быел чараның төп темасы – Көнчыгыш сәнгатен популярлаштыру, шуңа күрә ифтарның төсе дә – чүл белән ассоциацияләр тудыручы кызгылт сары төс булды. Кемдер аны «кишер төсе» яки «миләш төсе» дип атарга да мөмкин.

  1. Әлеге масштаблы проектның авторы – стилист һәм мода өлкәсендә белгеч, «Modest Covered»ка нигез салучы Җәннәт Минһаҗева, ә оештыручыларның берсе – «Туган Авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куюда катнашучы Радик Абдрахманов.

  1. Елдан-ел хатын-кызлар чараның дресс-кодына җаваплырак карый. Образның 60 проценты кызгылт сары төстән торырга тиеш иде, барлык кунаклар да әлеге таләпне үтәгәннәр дияргә була. Шул ук вакытта һәрбер хатын-кыз кызгылт сары төснең төрле төсмерләрен сайлаган: энҗе төсеннән алып куе миләш төсенә кадәр.

  1. Хатын-кызларның образларын уйлауга күп көч һәм вакыт сарыф итүләре сизелә иде. Кайберәүләр образларында шәрык мотивларын, татар милли элементларын һәм хәзерге заман трендларын берләштергәннәр.

  1. Һәркем үзенең киемендә үзенчәлекле акцент кулланган: ул – эшләпә дә, алкалар да, милли бизәкләр төшерелгән баш киемнәре, сумкалар да.

  1. «Fashion Iftar»да катнашучыларның күбесе әлеге төстәге киемне беренче тапкыр киеп карауларын билгеләделәр. «Быел ифтарның төсе – миләш төсе, кызгылт сары төс, дип игълан ителгәннән соң, мин бераз уйга калдым. Ләкин шәһәр кибетләрен йөреп чыккач, бихисап кызгылт сары төстәге киемнәр табып булуын аңладым. Әлеге төсне киләчәктә дә киячәкмен, театрларга киеп барам», – диде кунакларның берсе «Интертат» журналистларына.

  1. Әмма кайберәүләр, киресенчә, кызгылт сары төснең үзләренең гардеробларында гына түгел, ә кибетләрдә дә булмавын әйттеләр. Шул сәбәпле күпчелек кунаклар махсус тектерелгән образларда иде.

  1. Ифтар традицион рәвештә Коръән укудан башланды. «Ал таң» мәчете мөгаллимәсе Айгөл Махиянова Коръәннең 23нче «Әл-Мөминун» сүрәсеннән аятьләрне моңлы укуы белән залны сокландырды.

  1. Ифтарның иң матур һәм кызыклы өлеше – ул мода коллекцияләрен күрсәтү. Кунакларга 7 бренд тәкъдим ителде. Быел гарәп мотивларыннан, ефәк һәм ялтыравыклардан тыш татарча чигүле һәм заманага яраклаштырылган мәдәни кодлы бик күп образлар тәкъдим ителде.

  1. Кичәнең мәдәни программасына мода күрсәтү генә түгел, ә «МОҢ» театраль мәйданчыгы әзерләгән перфоманс һәм «Әлиф» бию спектакле дә кергән иде.

  1. Кичәнең кунаклары өчен җиләк-җимеш, яшелчә, сыр, казылык һәм камыр ризыкларыннан торган өстәлләр әзерләнгән. Беренче ризык буларак – шулпа, икенчегә – ит белән бәрәңге чыгарылды.

  1. Ифтарда бик күп танылган шәхесләр: дәүләт эшлеклеләре, дизайнерлар, стилистлар, бизнесменнар, җырчылар, актерлар, блогерлар бар иде. Җырчы Гүзәлем, Зө-Ләй-Лә төркеме солисты Ләйсән Мәхмүтова, Татарстан Рәисе карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, стилист Гөлчәчәк Гәрәева, Ләйсән Гарифуллина, рәссам Гүзәл Хәйбуллова, журналист һәм «Блог мусульманки»ның авторы Айдан Мамедова һәм башкалар очрады.

  1. Ифтар кунаклар арасында бүләкләр уйнату белән тәмамланды. Алар арасында төрле клиникаларга, салоннарга сертификатлардан алып кече хаҗга 2 юлламага кадәр бар иде. Юлламаның берсе ифтарда катнашучы хатын-кызлар арасында уйнатылды, ә икенчесе кичәне оештыруда ярдәм иткән волонтер кызга тапшырылды.

  1. Бүләкләрне тапшырганда кызыклы хәлләр дә булды. Башта кечерәк бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды, әмма беренчеләрдән булып Радик Абдрахмановның «Туган батыр» проектыннан бүләк отучы ханым, аңлап бетермичә, кече хаҗга юллама оттым, дип уйлады. Бик хисләнеп сәхнәгә менгәч, микрофонны алып, «мин әлеге юлламаны башка кешегә тапшырасым килә» дигән иде, Җәннәт Минһаҗева, аны тизрәк бүлеп: «Юк-юк, бу – ул бүләк түгел әле», – диде. Әлеге хәл бөтен залның күңелен күтәрде, әлеге ханым үзен уңайсыз хис иткән кебек тоелды.

​​​​​​​

  1. Киләсе елга «Fashion Iftar» юбилеен – 10 еллыгын билгеләп үтәчәк һәм үзенчәлекле булырга вәгъдә итә. Радик Абдрахманов 2026 елда дресс-кодның нинди булуы билгеле булуын һәм ул быелгы кебек катлаулы булмаячагын хәбәр итте. Әмма Җәннәт Минһаҗева аңа җавап итеп, икенче елга тагын да активрак экспериментлар уздырачагын белдерде. Башта «Fashion Iftar»ның быелгы төсен кабул итү авыррак бирелсә дә, миңа калса, нәкъ менә кызгылт сары төс аны шундый җылы һәм искиткеч кичәгә әйләндерде. Кунакларның залга кергәндәге реакциясе моны исбатлый. Шуңа күрә киләсе елда без тагын да активрак экспериментлар үткәрәчәкбез», – диде ул.
Комментарийлар (0)
Калган символлар: 1000
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Обвиняется в жутком преступлении, но просит Путина: генерал
Гордон о вечеринках с шейхами, которые очень опасны: читать
Жена Петросяна о грустной новости, связанной с ее мужем
news_right_column_3_240_400
Появились фото с процессии прощания с Киркоровым: смотреть
news_bot_970_100