«Бу илдә ел саен 180 мең кеше югала...», яки Әкият артындагы чынбарлык
Казан Яшь тамашачы театры яңа сезонын үткән сезонның соңгы премьерасы – «Здесь был Кай» спектакле белән ачты. Безнең хәбәрчебез һәр кешене, аеруча үсмер баласы булган һәр гаиләне әлеге спектакльгә чакыра.
Ганс Христиан Андерсенның «Снежная королева»/«Кар патшабикәсе» әкияте һәркемгә яхшы таныш, әйеме? Кай белән Герда яшәгән. Кайны Кар патшабикәсе алып киткән. Герда аны эзләп тапкан...
Күпләр бу әкиятне 50нче еллардагы мультфильм аша хәтерли икән. «Ә сез әкиятнең үзен укыганыгыз бармы?» – дип сорады Казан ТЮЗының баш режиссеры Радион Букаев.
Казан ТЮЗы бу әкияттән өр-яңа мәгънәләр тапкан һәм әлеге әкият мотивлары буенча спектакль чыгарган. «Здесь был Кай» – Г.-Х. Андерсенның «Снежная королева»/«Кар патшабикәсе» әкияте мотивлары буенча куелган спектакль. Дөресрәге, икенче ягы белән әйләндереп, кырыс чынбарлыкка ыргытылган әкият. Әйе, бу инде – таныш әкият түгел, биредә – кырыс чынбарлык, социаль драма, документаль спектакль һәм кайгы-хәсрәтнең психологик анализы. Кыскасы, Андерсенның азагы «хэппи-энд» белән тәмамлана торган әкиятен режиссер «әйләндергән дә каплаган». Андерсен персонажларын кулланган куллануын, әмма бөтенләй башкача, башка статуста.
Ххх
Спектакльнең драматургы – Екатерина Тимофеева, куючы режиссер – Артем Устинов, куючы рәссам – Надежда Иванова, яктыртучы рәссам – Ания Шепелюк, композитор – Булат Абдуллин, хореографлар – Мария һәм Марсель Нуриевлар.
Ххх
Әлеге спектакльгә журналист буларак чакырылсам да, үткән сезонда бара алмаган идем, ә кызым «Пушкин картасы»на билет алып, дуслары белән барып кайтты. Кайткач, «һичшиксез барырга кирәк» дип миңа да тәкъдим итте. Сезон ачылганда бу спектакльне афишада күрүгә үк планга кертеп куйдым.
Сүз Кай белән Герда турында барса да, сәхнәдә таныш әкият булмаячагын кызым искәрткән иде инде. Әмма залдагы өлкән буын, шул исәптән мин дә, башта шактый дискомфорт кичердем. Сәнгати ягы да без карап өйрәнгәнчә түгел, артистлары да таныш түгел. Мин генә түгел, Татарстанда иң зур театр белгече Нияз Игъламовның да, театр тәнкыйтьчесе Тумановның да югалып калганын күрдем. Юк инде, бу – театрларда күп булган, күп спектакльләр карап һәм күп акыллы сүзләр язарга/сөйләргә өйрәнгән 40+ яшендәге белгечләр һәм журналистларның күзаллауларына бөтенләй туры килми.
Әмма «гаеп» үзебездә икәнлеген дә тоям. Спектакльне 16-17 яшьлек балалар кабул иткән, «ярый инде шунда» дип кенә үткәреп җибәрмичә, әти-әниләренә барып карарга киңәш иткән икән, ә бу театр – ТЮЗ, ягъни «яшь тамашачы театры» дип атала икән, димәк, куючылар, аудитория ихтыяҗын аңлап, дөрес форматтагы дөрес спектакль куя алган. Без, «куштырнаклы белгечләр», аны аңламаганбыз икән – проблема бездә.
Ххх
Спектакль куркыныч саннар белән башлана: «Бу илдә ел саен 180 мең кеше югала, аларның 20 меңе беркайчан да табылмый, югалганнарның 30 меңгә якыны – балалар… Былтыр балигъ булмаганнарның югалуы турында 2 меңгә якын гариза кергән. Яртысы табылган, калганнары хәбәрсез югалган булып санала».
Шулай итеп, без белгән әкият башка юнәлеш ала: төньяктагы кечкенә бер шәһәрдә малай югалган. Аны бөтен шәһәр эзләгән. Кемдер машинага утырган кебек тә күргән. Ә бәлки, ул булмагандыр, кемдер... Аннары елгадан сыңар ботинка табылган. Әмма Герда Кайны юксына, көтә, эзли... Эзли, ләкин таба алмый, дөресрәге, таба алмаячагын аңлый, ягъни, юклыгын аңлый.
Әкиятне сәхнәләштерү процессына «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отрядының Татарстан бүлеге кушылган. Бу – аларның уртак проекты. «Театрның мондый проблемаларны күтәрүе соклануга лаек. Без үзебезне «театр дуслары» дия алабыз. Бу – безнең өчен зур тәҗрибә», – ди эзләү командасы вәкилләре.
Чынбарлык әкияткә караганда кырысрак: Андерсен текстында Герда Кайны эзләп табып, Кар Патшабикәсе иленнән коткара алса, чынбарлыкта бар да башкача...
Ни өчен ТЮЗ мондый спектакльгә алынган? Ни өчен яхшылык белән явызлык көрәше турында гап-гади әкият күрсәтелмәде? Кай кая киткән? Ниһаять, кем ул Кар Патшабикәсе? Спектакльдән соң тамашачыга артистлар һәм психологлар белән фикер алышуга калырга тәкъдим ителде.
Кар патшабикәсе ролен башкарган Анна Иванова: Кешене табып, барысын да яхшы итеп тәмамлап булыр иде. Әмма дөнья бу: кешеләр якыннарын югалта. Сүз кешенең каядыр китеп югалуы турында гына түгел, ә дөньядан китүе турында да бара. Якын кешесен югалткан кешенең кайгының бөтен стадияләрен – кайгыру, кире кагу, эзләү һәм башкаларны узып, шуны аңлап җан тынычлыгы табуы – яхшы финал түгелмени?! Ул бит тормышын дәвам итергә кирәклеген аңлый, чынбарлык белән килешә. Ул үз юлын таба. Үз юлын әлеге кешедән башка дәвам итә алачагын аңлый. Бу – ачык финал дияргә мөмкин. Без Герданы кайгыга баткан килеш калдырмыйбыз. Ул көчле. Әйе, аның икенче яртысы юк, ләкин ул – бөтен бер кеше!
Спектакльгә салынган тагын бер тема бар, ул – психологиядәге кайгыны кичерү стадияләре. Ягъни, Андерсен әкияте сюжеты аша кайгы-хәсрәт кичерүнең барлык стадияләре күрсәтелгән – моны психологлар аңлатты. Якын кешене югалтканнан соң кеше нинди стадияләрне үтә – Герда үткән юл аша болар барысы да тасвирланган икән.
Кайгы-хәсрәттән соң беренче стадия – кире кагу, аннары – ачу, аннары– сатулашу, аннары – депрессия, ниһаять, килешү. Башта кеше ышанырга теләми, кире кага, аннары кычкыра, ачулана. Сатулашу этабы спектакльдә Герданың елгадан: «Мин сиңа кызыл ботинкаларымны бирәм, кайтар Кайны», – дип ялваруында күренә. «Әлеге этап кешеләр аерылышкач та була. Кешене ташласалар, мин башка алай итмәс идем, дип уйлый башлый. «Кайт кына, башка алай итмим», – ди. Кайчакта бу ялыну-ялварулар бөтенләй чынга ашмаслык була, ләкин кеше бу этапны да үтә», – ди психологлар. Аннары депрессия башлана: кеше 3-6 нчы атналарда, 40 көнгә кадәр өметсезлекнең, төшенкелекнең иң кырый ноктасында була. «Иң мөһиме – ул анда калмасын, аннары хәсрәт бераз кими башлый», – дип аңлаттылар.
Психологлар киңәше: «Шундый чаклар була – кеше үзе генә үз халәтеннән чыга алмый. Андый чакта үзеңнең сынауга түзә алуың буенча экспериментлар ясамыйча, аңлардай кешене табарга кирәк. Тирә-як кара һәм соры булып күренгәндә, бер якта да яктылык, очкын, нур юк булып тоелганда психологлар барлыгын онытмагыз! Без сезне тыңларга әзер! Әти-әниләр дә, үсмерләр дә – килегез белгечләр янына! Кайчакта психолог янында кеше, үз проблемасын әйтеп, чишелешне үзе таба. Без барысын да чит кешегә, бигрәк тә психологка «чыгарып чәчергә» өйрәнмәгән. Психологның эше – ярдәм итү. Без булышырга әзер!»
Биредә Кар патшабикәсе образы кем ул? Бер версия – бала тормышындагы өлкән кеше образы. Теләсә нинди өлкән кеше түгел, ә кирәкмәгәндә дә, соралмаганда да гаиләгә тыкшынучылар. «Бу чыннан да шулаймы?» – дип сорадылар залдан.
«Кар патшабикәсе – күпкатлы образ. Чынлыкта ул патшабикә юк иде. Ул – бары тик кызның башында. Ул – кешенең каршылыклары гына: безгә режиссер шулай аңлатты», – диде артистлар.
ТЮЗның баш режиссеры Радион Букаев: Бу – безнең театрдагы иң көчле спектакльләрнең берсе. Ул «гаилә белән карар өчен» дип билгеләнгән. Ә без – гаилә театры. Театр төрле булырга тиеш, һәм ул күңел ачу белән генә шөгыльләнә алмый. Театр ул бүген сез күргән кебек тә була ала.