«Бу чир язгы су белән агып китсен иде»: Татар Бизнәсендә ковидтан соң өч кеше үлгән
Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылында коронавирус белән авырып тернәкләнгән, әмма сәламәтлекләре нык какшау аркасында өч кеше әле шушы арада гына гүр ияләре булган. Бер-бер артлы диярлек өч мәет. Бу хәлләр, күрәсең, эзсез узмаган. «Өйдән чыкмыйм, кибеткә дә барганым юк менә», — диде шушы авылда яшәүчеләрнең берсе.
Марс авыл җирлеге башлыгы Рафик Җамалетдинов Татар Бизнәсендә ел башыннан бүген өченче кешене җирләүләрен әйтте.
— Бүген Әлфия апаны җирлибез. Ул башта районда ятты, аннары Казанга алып киттеләр, шунда үлде. Төнлә шуннан кайтардылар. Февральдә 70 яшьлеген билгеләп үткән иделәр.
Бер атна элек 80 яшендәге Гөлҗиһан апа да хастаханәдә үлде. Гыйнвар аенда Луиза апа үлгән иде. Алар башта коронавирус белән яттылар, аннары үз авырулары белән китеп бардылар. Терелгәннәр иде алар ковидтан, өзлеккәннәрдерме — мин андый медицина нечкәлекләрен әйтә алмыйм. Мөгаен, коронавирус булган авыруларын көчәйткәндер. Әлфия апада йөрәк авыруы дип әйттеләр, — диде ул.
Рафик Җамалетдинов әйтүенчә, мәрхүмнәрнең барысын да мөселманча озатканнар. Пакетка төреп күмелгәннәр икән дигән имеш-мимешләрне кире какты ул. «Мәетләрне тиешенчә юдык, кабер казыдык», — диде җитәкче.
Шулай да былтыр ноябрьдә целлофан пакетта кайтарылып җирләнүчеләр дә булган.
— Каракиртәдә бер абый үлгәч, өенә дә кертмәделәр, шул пленкасы белән үк Казаннан кайтардылар да, шулай җирләдек. Былтыр Ульяновскидан да бер ир-ат мәетен целлофан белән кайтарганнар иде, шулай күмдек, — дип әйтте авыл җирлеге башлыгы.
Аның сүзләренчә, бүген авылда авыручылар бар, ләкин бөтенләй үк хафаланырлык түгел. Халык та бөтенләй өйдән чыгарга куркып ята дип әйтеп булмый, ди ул.
— Табиблар авылга килеп, авыруларны карап йөри. Киткәннәре дә юк бездән. Үзебезнең шәфкать туташлары, табиблар гел хәрәкәттә. Әлфия апа белән бәхилләшергә дә халык күп килде, — диде ул.
Шулай да, Рафик Җамалетдинов авылда ковидның шактый таралганын инкарь итмәде.
— Безгә бит Чувашстан, Ульяновск өлкәсе якын, анда халык күп үлде. Шуннан эләктереп кайталар инде, гадәттә, — диде.
Авыл җирлеге башлыгы коронавирустан прививка ясатканын да әйтте.
— «Спутник V»ны ясаттым гыйнварда. Бик әйбәт кичердем. Берничә сәгать кенә температура булды, аннары бетте. Авылда ясатучылар күп, кеше барыбер шикләнә, — дип белдерде ул.
«Каяндыр килеп ябышкан анда кара авыру»
Күрше Каракитә авылында да Татар Бизнәсендә бу арада гел үлем-китем булуын әйттеләр.
— Өсте өстенә үләләр анда, каяндыр килеп ябышкан анда кара авыру. Әле кичә дә бер апа Казанда үлгән дигән хәбәр килде. Бер тирә яшьтә өч хатын-кыз вафат булды, хастаханәдә ятучылар да күп диделәр.
Халыкның аңламый торганы күп шул. Аңлаганы курка аның, аңламаганнары уйламый да, тагын бара, тагын ябыштырып кайта шуны. Халык үзенә килеп бәрелмичә әле дә аңлап бетерми.
Мин үткәрдем инде ул чирне. Былтыр җәй өйдә ике атна бик каты температура белән яттым. Бер җиңгәч, прививка ясатырга уламыйм. Иммунитетым яхшы, тәмле ашыйм, витамин, җиләк-җимеш, яшелчә… Бәйрәмнәргә дә гел йөрим, өйдә дә ашарга бар. Авыл җирендә гел витамин ашап тора алмыйлар шул. Шулар бөтенесе китереп чыгара да инде. Юклык шулай итә. Пенсия, эш юк, җиләк-җимеш, азык-төлеккә бәя елдан-ел күтәрелә, — дип сөйләде фермер Шәүкәт абый.
«Гөлҗиһан апаның көлеп торган йөзе генә истә»
Татар Бизнәсе авылында яшәүче Нәфисә апа Луиза, Гөлҗиһан һәм Әлфия апаларның барысы да коронавирустан түгел, ә чирнең начар нәтиҗәләреннән үлгәнен әйтте.
— Әлфия апа коронавирустан терелеп кайткан иде инде, аннары кардиология бүлегенә салдылар…
Барысы да бик әйбәт кешеләр иде. Гөлҗиһан апаның гел көлеп торган йөзе генә истә, бөтен кешегә елмаер иде. Аңа октябрьдә 80 тулган булыр иде. Әлфия апага 70 тулды. Луиза апа күршебез иде, аңа апрельдә 75 туласы иде. Без гел бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Кайгыда бигрәк тә булышабыз.
Әлфия апаны озатырга бардым. Авылдан, районнан килгәннәр, кеше күп иде, — диде.
Нәфисә ханым сүзләренчә, авылда күпләп авыручылар бер булып алган, хәзер тыныч.
— Хәзер температура булса да куркабыз, тизрәк хастаханәгә барабыз. Элек тә булган инде ул температура, югыйсә. Куркырга кирәк, авыл халкы ышанды инде хәзер, элек ышанмый идек, якыннар китә башлагач ышандык. Элек шәһәрләрдә иде, хәзер менә авылларга да килеп җитте. Бу чир язгы сулар белән агып китмәсме Аллаһ кушып, шуңа ышанып калабыз. Бөтен кешене куркытып бетерде. Коронавирусы түгел, нәтиҗәләре куркыныч. Шикәр чире, ишемия белән авыручыларны алып китә инде, — дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, авыл халкында алай хафалану юк.
— Гөлҗиһан апаны озатканга бер атна, берәрсе булса да авырыр иде. Андыйлар булмады. Бөтенебез маскалардан йөрдек. Авылда паника, курку булса, беркем дә килмәс иде. Яхшы түгел дип тә тормаслар иде. Килгәннәр бит әле. Бу бит инде соңгы юлга озату. Бөтен кеше Аллага тапшырган дип йөри инде. Прививкалар ясатучылар да күп безнең арада, — дип уртаклашты Нәфисә апа.
«Әнидә табылганчы, без коронавируска игътибар да итмәдек»
Гыйнварда дөнья куйган Луиза апаның кызы Фирдания ханым гыйнварда әнисен җирләсә, бүген кайнанасы Әлфия апаны җир куенына салганнар.
— Әниемнең операциядән соң температурасы төшмәде. Ә кайнанам коронавирустан терелеп чыкты, тест нәтиҗәсе тискәре иде, тик тромбы өзелеп китеп барды.
Коронавируска кадәр дә югары кан басымы белән интекте инде. Гипертония булгач, йөрәгенә тискәре тәэсир иткән.
Кайнанам бик тыныч, акыллы кеше иде. Балаларын, оныкларын яратты, хөрмәт итте.
Коронавирустан бик каты курыкты, сакланды. Февральдә районда ике яклы пневмония белән ятып чыкты. Аннары өйдә ике атна торды да, кан басымы төште, йөрәк тибеше 112 булды. Шуннан тыны җитми башлады, бөтен җирендә тромблар барлыкка килгән булган. Кан басымын күтәрә алмадылар. Казанда терелтеп чыгара алмабызмы икән дигән идек — барып чыкмады. Казанда ике генә көн ятты.
Үз әниемне 6 гыйнварда башта Чүпрәле хастаханәсенә, аннары Ульянга салган идек, аннан 24е пакетка төреп алып кайттык. Аны башта Ульянда моргта юдырттык, кәфенләттек, аннан пакетка төреп җирләдек.
Дөресен әйткәндә, әнидә табылганчы, без ул коронавируска игътибар да итми идек, әни үлгәч кенә ышандык. 13 гыйнварда үт куыгыннан таш алдырткан идек. Биш көннән соң хәле яхшырган иде, ләкин температурасы күтәрелде. Ковидка тест тапшырды. Уңай нәтиҗә килде. Бик авыр башланды бу ел, — дип сөйләде Фирдания апа.
Җәүһәрия апа — бер атна элек кенә үлгән Гөлҗиһан апаның килене. Ул бөтен гаиләләре белән ковид белән авырганнарын, тик Гөлҗиһан апаның ковидтан түгел, ә эчәклек эше бозылуы аркасында вафат булганын әйтте.
— Монда авылда алар белән 10 көн тордым, әти белән әнинең температуралары 37-37,2 торды. Коронавирус дип уколлар ясадык. Аннан мин аларны 24е Чүпрәле хастаханәсенә салдым. Икенче көнне 39 температура белән үзем кереп яттым Ульян хастаханәсенә, өченче көнне ирем 39 белән ятты. Бөтенебез ковид белән 20шәр көн ятып чыктык.
Табиб миңа әти белән әнинең икесенә дә икешәр тискәре тест килгәнен әйтте. Дүшәмбе шалтыратам Ульяннан. Әни миңа: «Кызым, минем касыгымнан астарак авырта», — ди. Без инде башта коронавирус нәтиҗәсе, антибиотиклардан бөеренә бәргәндер дип уйладык. Ә кияве картларда антибиотиклардан соң корсакта тромб калырга мөмкин, диде.
Бәлки, сукыр эчәгедер дип, Ульяновскига алып килделәр. УЗИда сыеклык күренгән, аннары операциягә алып кереп киттеләр. Анда юан эчәк тишелеп, эченә агып, үлек барлыкка килгән икән. Ялкынсынган урыннарны чистарттылар, реанимациягә салдылар, тик пычрактан каны зарарланган. 19 мартта, җомга көнне иртән җан бирде. Шул көнне күмдек тә. Үлеме 100 процент коронавирустан түгел, диделәр. Ковидтан соң шул электән булган проблема көчәеп, нечкә җиргә бәргән, күрәсең.
Кичә җидесен уздырдым, 50ләп кеше килде. Халыкта алай көчле курку юк. Бүген авырып ятучыларны да белмим, — дип ачыклык кертте Җәүһәрия апа.