Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бриошь – француз күмәче рецепты

news_top_970_100
Бриошь – француз күмәче рецепты
Фото: Freepik.com

Француз халкында популяр татлы йомшак күмәч «бриошь» дип атала. Бу күмәчне йомырка һәм ак май салып, әче камырдан пешерәләр. Рецепты гади булса да, бер кыенлыгы бар – камырны өлгертү-күпертү өчен күп вакыт китә.

Камыр өчен кирәк: 6 йомырка, 60 миллилитр су, 1,5 аш кашыгы коры чүпрә, 80 грамм шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 250 грамм ак май, 700 грамм он.

Камыр ясаганда йомыркалар да, су да салкын булырга тиеш. Аларга тоз, шикәр комы, чүпрә һәм он салып бутарга. Соңыннан салкын ак май кушып (башта майны ваклап-төеп йомшартырга) басарга.

Әзер камырны каплап, 1 сәгать бүлмә температурасында калдырырга. Аннары кул белән әкрен генә изәргә һәм, өстен каплап, 8 сәгатькә суыткычка куярга.

Суыткычта торган камырны алып, өлешләргә бүләргә һәм һәркайсын шар кебек әвәләргә. Янә якынча 20-30 минут суыткычта тотарга. Күмәчләр ясар вакыт җиткәч, бу шарчыкларны шул килеш кенә табага тезәргә яки һәркайсын берәр нинди матур формага кертеп бөрергә була.

Күмәчләрне майланган табага тезәргә яки һәрберсен аерым формаларга салырга. Өстен каплап, 1-1,5 сәгать кабартырга. Күпергәч, йомырка сарысы сөртергә. Газ мичендә 190 градуста өсте кызарганчы 12-15 минут чамасы пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100