Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриевнең казына «Интертат» дип кушамат тагарга тәкъдим иткәннәр

Казга иң шәп кушаматны алып баручы Ренат Галиәскәр уйлап тапкан.

news_top_970_100
Әбри Хәбриевнең казына «Интертат» дип кушамат тагарга тәкъдим иткәннәр

Җырчы, юморист Әбри Хәбриев инстаграм сәхифәсенә йорт казы белән видео урнаштырган. «Менә минем яңа дус, кушамат уйлап табыйк әле шуңа бергәләп», — ди артист.

Пост астында калдырылган комментарийлардан инстачыларның фантазияләре киңкырлы булуы күренә. Нинди генә кушаматлар юк алар арасында!

«Яңа дус булгач — Илдус була инде», «Бәлеш дип куш, ияләнә торсын», «Казбри Казбриев», «Назлыбикә», «Казбикә», «Блогер», «Син — Әбри, ул — Хәбри», «Куштанай», «Леди Гага», «Скрудж Макдак», «Әбрич», «Гусмэн», «Әбринә», «Бәйләнчек», «Иркә», «Ялгызак», — дигәннәр алар. «Әбри каз белән дә уртак тел тапкан, ана каздыр ул, ата каз булса болай яратмас иде үзеңне», — дип тә язганнар. 

Казга иң шәп кушаматны алып баручы Ренат Галиәскәр уйлап тапкан. Ул Әбригә казны «Интертат» дип атарга тәкъдим иткән.

Искә төшерәбез, Әбри Хәбриевның «Интертат» сайтына биргән интервьюсында «татар теле сай» дигән фикере халыкта шактый каршылык уяткан иде. Сайт аша тел белгечләре дә Әбри Хәбриевкә җавап кайтарды.

«Сине тешләп маташа, шуңа», — дип ачыклык керткән Ренат Галиәскәр, әлеге кушаматка.

Әбри Хәбриевнең күңеленә бу кушамат бик хуш килгән. Иң кызык җавап өчен, юморист Ренатның телефонына 100 сум акча салырга вәгъдә иткән. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100