Брежневның очышларын тәэмин иткән легендар очучы: Хәмзә Фарухшинның Люберцыдагы эзе
Мәскәүнең Люберцы шәһәре – авиашәһәрчек буларак билгеле. Әйтергә кирәк, әлеге кала Мәскәү үзәгеннән бик ерак урнашмаган, иң башта метрода берничә тукталыш, аннары электричкада – барып җитү өчен күп вакыт кирәкми. Минем өчен хатирәләр белән бәйле дә, бүгенге көндә ят урын да булып тоелды ул.
Һәрхәлдә илебез башкаласы Мәскәүгә Татарстан Фоторәссамнар берлеге белән юлым төшкәч, Люберцы якларын урап узмыйча булдыра алмадым. Әгәр дә читләтеп китсәм, кояш көнчыгышка баер да, көнбатыштан чыгар төсле иде. Бу cәфәрем турында күпме генә язарга, «Интертат» укучыларына түкми-чәчми сөйләргә алынсам да, ничектер әллә күңел тартмыйча торды, әллә инде вакыты җитмәгән идеме… Узган елның августында булып кайткан идем, югыйсә!
Электропоездлар юлыннан чыккач кечкенә базар аша үтү белән шәһәрне урталай бүлгәндәй сузылган Смирновская урамына эләгәсең. Биредә урнашкан «Ребята с нашего двора» дип аталган скульптура композициясе 2015 елның 5 сентябрендә ачылган. Ул «Любэ» төркеме иҗатына багышланган. Арт-объект Люберцының «Любэ» төркеме һәм Люберцының мактаулы гражданины Николай Расторгуев иҗатының символы булган. Нәкъ менә шәһәр мәдәният йортында 25 ел элек әлеге эстрада төркеменең чыгышлары башланып киткән һәм ул алга таба бөтен илгә танылган.
Фото: © «Интертат», Юлай Низаев
Юл буен күзәтәм: заманча матур биналары шактый булган йортлар тезелеп киткән. Шәһәр төзек, күренеп тора.
Фото: © «Интертат», Юлай Низаев
Чал тарихлы авиация шәһәре буйлап
Люберцы исеме беренче тапкыр исәп-хисап кенәгәләрендә 1623 елда Либерица дип телгән алына. Либерица елгасы янында урнашкан Назарово, дип тә аталган. 1632 елда гыйбадәтханә төзелү белән Люберцы авылга әверелә, ә 1925 елда шәһәр статусын ала. Музей мәгълүматларына караганда, Люберцы крае тарихы рәсми рәвештә дүрт гасыр диярлек исәпләнә.
Фото: © «Интертат», Юлай Низаев
Гасырлар буйлап сузылган тарих елъязмасында күп вакыйгалар булган. Биредә, Мәскәү елгасы тугаенда, Куликов сугышына юнәлгәндә князь Дмитрий Донской гаскәрләре узган. Россия императоры Петр Беренче Палаша заводына нигез сала, аның продукциясенә аеруча Төньяк сугышы елларында ихтыяҗ зур була. XVIII гасыр башы төбәкнең чын-чыннан үсеш чоры булырга тиеш иде. Петр Беренченең фавориты Александр Меньшиков, монда зур сарай төзергә ниятли. Ләкин, аны төзеп бетерә алмый, ә менә фундаменты ярап куя, әлеге көнне дә халык өчен хезмәт итә – бүген монда Люберцының мәдәният сарае булса кирәк.
Люберцыга Екатерина II – «әби-патша» да килә, ул үзенең көндәлегендә бу сәфәр турында сокланулы язмалар да калдыра. Ә исә XIX гасыр башында Люберцы җире аша Жилинда данлыклы Кутузов үзенең Тарутин маневрын уйлап таба. Нәкъ ул Ватан сугышы барышын үзгәртә дә инде. Гасыр уртасы тимер юл төзелеше – Люберцының киләчәген озак елларга билгеләгән вакыйга белән истә калган.
Төбәкнең искиткеч ямьле табигате бөек язучылар һәм шагыйрьләр – Сергей Есенин, Николай Телешов өчен илһам чыганагы була. Шулай ук бу якларда Владимир Маяковский һәм Анна Ахматова берничә тапкыр кунакта булганнар.
Люберцы өстендә беренче вертолетны конструктор Черемухин сынап караган. Аннары данлы Камов һәм Миль вертолетлары да Люберец җирендә барлыкка килгән һәм монда ясала. Люберцыда планетаның беренче космонавты Юрий Гагарин да үзенең эшче һөнәренә ия булган. Аннан соң дөньяда вертолетларда 11 мең 500 сәгать очкан бердәнбер хатын-кыз, беренче класслы Пилот, СССРның спорт мастеры Инна Копец та яшәгән.
Люберцы галимнәре фәннең төрле тармакларында күп кенә күренекле ачышлар ясаган, ә спортчылар халыкара ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм әле дә ирешә.
Даны калды Мәскәүдә: Люберцының шәрәфле шәхесе, очучы Хәмзә Фарухшин
«Чакмагышның хөрмәтле улы, данлы очучы булды ул», – дип искә алалар аның хакында. Ватан өчен җаны һәрчак фида булды шул Хәмзә Шәйхелислам улы Фарухшинның.
2023 елда башкалабыз Мәскәүдә гомер итүче бабам, данлыклы очучы, авиация полковнигы Хәмзә Шәйхелислам улы мәңгелеккә күзләрен йомды... Аңа өч айдан 90 яшь тулган булыр иде ул вакытта. Әйтергә кирәк, газиз Башкортстаныннан ерак яшәсә дә, туган төягенең чын патриоты булып калды. Ватанпәрвәр шәхес иде. Чакмагыш якларына еш кайтып йөрергә, якташлары белән күрешеп торырга тырышты.
Фото: © «Интертат» өчен Хәмзә Фарухшинның шәхси архивыннан тәкъдим ителде
Хәмзә Фарухшин озын һәм катлаулы юл үткән отставкадагы полковник иде. Ул гаиләсе белән Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә яшәде. Үзебез көн саен телевизордан яраткан программаларны караган «Останкино» телестудиясендә дә хезмәт куйды ул.
Фото: © «Интертат» өчен Юлай Низаевның шәхси архивыннан тәкъдим ителде
Бер тырышлык – икеләтә уңыш, кем әйтмешли. Спортта ирешелгән югары күрсәткечләре өчен СССРның спорт мастеры (классик көрәш һәм парашют спорты буенча) һәм Бөтенсоюзның категорияле судьясы дигән дәрәҗәләргә ия булган кеше Хәмзә Шәйхелислам улы. ДОСААФның Үзәк Комитеты билгесен һәм грамотасын өч тапкыр Советлар Союзы Герое, маршал Покрышкин үз куллары белән тапшырган. Тагы да бихисап мәртәбәле бүләкләр иясе ул. Дәүләт җитәкчеләре, шөкер, исән-сау чагында ук зур ихтирам күрсәтте. Бәхетле картлык та насыйп булды аңа. Тормыш иптәше Нурия әби вафат булгач ул бар юанычны кызы Флүрә апа һәм улы Валерий абый, онык-оныкчыклары һәм якыннары янында тапты. Флүрә апа – тирә-якта танылган бик абруйлы химик.
Фото: © «Интертат» өчен Хәмзә Фарухшинның шәхси архивыннан тәкъдим ителде
Изгелекләр, батырлыклар һәм каһарманлыкларга бай юл үтте бабам. Пенсия ялында да хәрбиләр белән даими очрашып торып, авиация тармагы тантаналарында, бәйрәмнәр уңаеннан оештырылган Хөкүмәт чараларында һәм митингларда да урыны түрдән, трибунада булды. Авырлыкларга бирешмәде, гаять ялкынлы шәхес иде.
Соңгы юлга озату мәрасиме дә хәрбиләрчә, почёт белән булды. Шәрәфле караул, кызыл мендәрдә күпсандагы орден һәм медальләре, автомат залплары… Мәртәбәле якташым белән хушлашу чарасы Мәскәү якларында уздырылган иде, аннары туган җире – Чакмагыш районының кечкенә Сары-Айгыр авылына, якыннары янына җирләнде.
Ерак авиация ветераннары советы:
Россия авиациясенең өлкән буыны Хәмзә Фарухшинны яхшы белә. Парашют-десант әзерлек составының шактый өлеше аның мәктәбе аша узды. Ул полк, дивизия, корпуслар белән оста җитәкчелек итте. Күп еллар эзләү-коткару һәм парашют-десант хезмәтен җитәкләде. Ерак авиация хезмәтенең һәр офицеры шуны яхшы белә: Хәмзә Шәйхелисламович югары профессионал гына түгел, ә үз эшенең фанаты, Ватанның патриоты, бик яхшы офицер-остаз, яхшы күңелле кеше иде. Ил хөкүмәте куйган бурычларны югары төгәллек белән башкарды. Ватанпәрвәрлек рухындагы яшь буынны тәрбияләү эшчәнлегендә һәрчак алдынгы сафларны биләде.
Советлар Союзы җитәкчелеге, аннан соң РСФСР, РФ Хөкүмәте Хәмзә агага Дәүләт йөкләмәләрен һәм боерыкларын үтәүне һәрчак ныклы ышаныч белән тапшыра. Чөнки беләләр: ул билгеләнгән максатларны тиешенчә үти торган шәхес. Ил башлыкларының иминлеген тәэмин итү буенча мөһим очышлар, эшләр башында да ул тора.
КПСС Үзәк Комитетының генераль секретаре Леонид Ильич Брежневның чит дәүләт башлыклары белән очрашуга самолёт очышларының хәвефсезлеген дә ул тәэмин иткән, – дип язган 2013 елда, Хәмзә Шәйхелислам улының юбилее уңаеннан депутат, сәясәт эшлеклесе Олег Михедов.
Якташым – Мәскәү журналистикасы йолдызы
Люберцыга барыр алдыннан Россия Федерация Журналистлар берлегенә дә кереп чыккан идем. Эшлекле сөйләшү, башкаладагы коллегалар белән җанлы аралашулар белән истә калырлык булды очрашулар.
Фото: © «Интертат» өчен Рөстәм Хансверовның шәхси архивыннан тәкъдим ителде
Люберцы шәһәрендә исә «Люберецкий округ» газетасы эшчәнлеге белән таныштым. Үземнең язмалар чыккан басмаларын алдым. Ә газетаның баш мөхәррире – якташым, Мәскәү өлкәсе Журналистлар берлеге рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре, Россия муниципаль академиясе әгъзасы Рөстәм Хансверов белән күрешү мизгелләре турында аерым язып үтәсем килә. Бик күп казанышларга, ил күләмендәге зур-зур премияләргә ирешкән абруйлы медиаменеджер ул. Барысын да яза башласам, бер атна да җитмәс иде.
Рөстәм абыйның әнисе яклап кына тамырлары Башкортстанның Чакмагыш районыннан булса да, чын татар җанлы шәхес ул. Ул Мәскәү өлкәсе һәм Люберцы округы татарларының милли-мәдәни автономияләренә җитәкчелек иткән. Сөйләшүебез барышында бик күп уртак темаларыбыз да табылды.
Аннары Рөстәм ага белән матбугат эше турында да фикер алыштык. Люберцы ягы халкының көндәлек тормышын, казанышларын, мәртәбәле шәхесләре турында гына яктырткан газета нәшер итмиләр, ә җирле үзидарә сулышына багышланган шактый сыйфатлы ялтыравыклы тышлы журнал да бастыралар икән.
Фото: © «Интертат» өчен Юлай Низаевның шәхси архивыннан тәкъдим ителде
Әлбәттә, өлкә матбугаты да – төбәкләрдәге газета-журналлар кебек яңа заманча форматларда укучыларын югалтмау ысулларын эзлиләр. Аннан соң кадрлар мәсьәләсе дә көн кадагында кала. Шулай да Мәскәүдәге коллегалар да боегырга ашыкмый. Хәерлесен өмет итеп, дәрт-дәрман белән эшләп йөриләр.
Хуш булып тор, Люберцы
Шәхси сәбәпләр аркасында Люберцы миңа хәзерге көндә бөтенләй чит-ят шикелле булса да, аның урамнарын кабат-кабат ураганыма үкенмәдем. Һичшиксез мондый сәфәр кирәк иде миңа. Инде бу шәһәр белән берникадәр хушлашкандай йөрсәм дә, илһам һәм уңай хис-кичерешләр алырлык онытылмаслык сәяхәт булды бу.
Люберцыга юл төшсә, кая барырга аптырыйсы юк!
- Люберцының туган якны өйрәнү музее 1976 елда ачылган. Музей экспозицияләре шәһәр тарихы, шулай ук аның белән бәйле атаклы кешеләрнең тормышы белән таныштыра. Музейда төрле еллардагы тарихи үткәннәргә, хәл-вакыйгалар белән бәйле экспонатлар сакланыла. 1812 елгы сугыш, Гражданнар, Бөек Ватан, Әфган, Чечня сугышларына һәм революция елларына кагылышлы фотосурәтләр, планшетлар, кораллар, хатлар, бюстлар, картиналар урын алган.
- Люберцыда укыган Юрий Гагаринга багышланган почмак та бар. Музейда шулай ук танылган осталарның картиналары Шишкин, Айвазовский, Маковский, Саврасов, Клевер, Шмаринов, Кибрик, Щербаков экспонатлары булуы да кызыксындыру тудыра ала.
- Үзәк парк әллә кайдан ук үзенә җәлеп итеп, чакырып тора. Монда төрледән-төрле скульптура-һәйкәлләр урнашкан. Алар арасында бик нык үзенчәлекле булганнары да бар.
- Люберцының авиация бишеген дәлилләгән Вертолет һәйкәле.
- Узган гасырның 90нчы еллары – билгеле, Люберцының ОПГлары белән җинаятьчелек киң колач җәйгән чор. Ә хәзер ул спорт алдынгылары ягы. Моны «Триумф» спорт сарае, «Титан» заллары дәлилләп тора.
- Шулай ук биредә Советлар Союзы дәверендә дә ябылмыйча эшләп торган уникаль гыйбадәтханәләр, чиркәүләр урнашкан.
