Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бразилияне су баса: 29 кеше һәлак, дистәләгән кеше хәбәрсез югалган

news_top_970_100
Бразилияне су баса: 29 кеше һәлак, дистәләгән кеше хәбәрсез югалган
Фото: Видеодан скриншот

Бразилиянең көньягында Риу-Гранди-ду-Сул штатында көчле яңгырлардан соң су басу аркасында кимендә 29 кеше һәлак булган, 60 кеше хәбәрсез югалган. «CNN Brasil» телеканалы хәбәр иткәнчә, табигать бәла-казасы 150дән күбрәк шәһәргә зыян салган, дип яза LIFE басмасы.

Стихия дистәләгән миллион кеше яшәүче штаттагы 50 муниципалитетка зыян салган. Кимендә 10 мең кеше үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган. Ярты миллионнан күбрәк йорт сусыз, ә 300 мең йорт утсыз калган.

Шулай ук 213 муниципалитет зыян күргән: күперләр җимерелгән, җир убылган һәм дамба җимерелгән.

Пәнҗешәмбе көнне Санта-Мария муниципалитетына бу хәлләр турында Риу-Гранди-ду-Сул штаты губернаторы Эдуарду Лейте белән шәхсән сөйләшергә Бразилия лидеры Луис Инасиу Лула да Силва да килде. Тик начар һава торышы аркасында хакимиятләр әлегә районны карый алмый. Бразилия Кораллы Көчләре Риу-Гранди-ду-Сулда зыян күрүчеләргә ярдәм итәр өчен 8 самолет һәм 600ләп хәрби җибәргән.

Массакүләм мәгълүмат чаралары чыгарган видеоларда күренгәнчә, ургылып аккан су сыер көтүен агызып алып китә, торак йортларны җимерә, дистә секунд эчендә күперне җимереп ташлый. Йорт түбәләренә менгән кешеләрне вертолетлар белән эвакуациялиләр, тик коткаручылар да гел вакытында өлгерми.

Штатта көчле яңгырлар дүшәмбе көнне башланды. Елгалар ярларыннан ташыды, берничә дамба җимерелде.

Тагын ике елга ярыннан кешеләрне ашыгыч рәвештә эвакуацияләү игълан ителде. Бу елгаларда су тагын 2-4 метрга кадәр күтәрелергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100