Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бозлавыктан «үрдәк кебек» чыгу кирәк – балалар травматологы кышын имгәнүләр турында

Кышкы бозлавык чорында имгәнүләр гадәттәгедән ике-өч тапкыр арта. Ни кызганыч, тау шуганда да, балалар һәм олыларның имгәнү очраклары турында ишетергә туры килә. «Балалар табибы ни сөйли?» сәхифәсендә Республика балалар клиник хастаханәсе травматологы Рәмзия Сәмигуллина тюбинглар, колакчыннарның зыяны турында сөйләде.

news_top_970_100
Бозлавыктан «үрдәк кебек» чыгу кирәк – балалар травматологы кышын имгәнүләр турында
Солтан Исхаков, "Татар-информ" архивы

Кышын кеше гомере өчен куркыныч күренешләрнең берсе — бозлавык. Балалар һәм үсмерләр арасында имгәнүләр ни дәрәҗәдә арта? Күбрәк нинди мөрәҗәгатьләр белән киләләр? Яңа ел каникулларында, гадәти көннәрдән аермалы буларак, имгәнүләр якынча күпмегә арта?

Бу көннәрдә имгәнүләр якынча 60 процентка артадыр. Кышын, башка ел фасыллары белән чагыштырганда, имгәнүләр, аяк-кул сынулар ике-өч тапкыр күбрәк теркәлә, чөнки аяк асты бозлавык. Бала-чага хәзер наушник кияргә ярата, як-ягына карамыйча, егыласын абайламыйча да рәхәтләнеп баралар, ләкин көтмәгәндә егылалар, аяк-кул сөякләрен имгәтәләр, мускуллары тартыла.

Димәк, сәбәпләрнең берсе — колакчыннар. Болар күбрәк үсмер балалардыр? Гомумән, имгәнү сәбәпләре турында киңәйтебрәк сөйләсәгез иде…

Кызганыч, юл аша чыкканда, колакларында наушниклар булгач, балалар игътибарсыз була. Тиешсез урыннан кагыйдәләрне бозып чыкканда, тиз генә өлгерәм дип чабалар, ләкин юл асты бозлавык булгач, таеп егылалар. Шул вакытта алар төрле дәрәҗәдә имгәнүләр ала. Мускуллары, сеңерләре тартылырга мөмкин. Иң куркынычы — бармаклар, аяк-кул сынулары.

Аннары балалар батутта сикерергә яраталар. Монда да имгәнү ихтималы зур. Тау шуу өчен хәзер ватрушка, тюбинглар популяр. Балалар аларга утырып, таудан паровоз булып төшәргә яраталар. Шул сәбәпле, алдагы каршылыкларны күрмиләр. Чанада, мәсәлән, үзеңә кирәкле юнәлешне җайлап булса, ватрушкалар зур тизлек җыйганлыктан, абайламыйча, кирәкмәгән урыннарга кереп китү куркыныч. Балалар аяк-кулларын имгәтә, күзләрне, авыл җирендә тауларда тигәнәкләр, кычытканнар чыгып калган урыннар күп, күзләре белән дә төртелергә мөмкиннәр.

Ватрушкалар — соңгы елларда кышын имгәнүнең төп сәбәбедер, мөгаен?

Әйе, ул соңгы елларда балалар имгәнүенең төп сәбәбе булып тора. Ватрушка әйләнеп төшәргә ярата, арт белән төшкәндә, балалар каршылыкларны, агачларны, баганаларны, боз кисәкләрен күрмиләр. Иң кызганычы, үлемгә китергән очраклар да бар. Иң куркыныч нәтиҗәләрнең берсе — балаларның умыртка баганасы сынарга мөмкин. Баланың терелү вакыты хәтта бер елга кадәр сузылырга мөмкин.

Бала укудан да читләшә дигән сүз?

Әйе, бу алты айга читләштерә. Укытучылар өйгә килә. Бала беркая да бара алмый, каты корсет киеп, 40 минутка кадәр өйдә йөреп тора ала, яки ятып торырга гына ярый. Бала барасы килгән урынына бара, теләгән уенын уйный алмый, дуслар белән аралашу чикләнә.

Умыртка баганасы сынуның төп билгеләре нинди була?

Умыртка баганасы губка кебек матдәдән тора, бәрелүдән килгән авырлык аркасында алгы өлеше «утыра». Бу очракта вакытында мөрәҗәгать итәргә теләмиләр. Алар бөтен белгечләрне йөреп чыгарга мөмкин, ахырда гына «аркам авырта, нишләргә безгә» дип, безгә килергә мөмкиннәр. Гадәттә, компрессион сыну булган очракта, балалар аркасына егылган яки арт санына утырган була. Бу вакытта сулыш алу авырлаша, аны апноэ дибез. Бала сулау авырайды дип әйтә икән, әти-әнисе безгә алып килергә мөмкин. Күп очракта күпмедер вакыт узгач кына киләләр. Нәтиҗәдә, реабилитация вакыты сузыла. Авырту да озаккарак барачак. Хәтта ике айдан гына килүчеләр бар.

Тюбингтан шуу кайсы очракта гына куркынычсыз булыр иде икән? Әллә, гомумән, аларда шууны тыярга кирәкме?

Минемчә, гомумән чикләргә кирәк.

Алайса тау шуу өчен нәрсә куркынычсыз?

Без балачакта биек булмаган таулардан капрон пакетка салам тутырып, җилдән дә җитезрәк итеп шуа идек. Бәлки, шушы ысулны кире кайтарырга кирәктер.

Ә тимер чана? Алар да әйләнеп каплану ягыннан куркыныч бит?

Чанада әз булса да тизлекне туктатып, юнәлеш биреп була.

Элек безгә әти-әниләр сырлы аяк киеме алырга тырыша яки сыр ясыйлар иде. Хәзер яшьләрдә кроссовка кию модада. Кроссовка киюнең зыянын әйтсәгез иде?

Аяк киеме асты тирән һәм еш сырлы булырга тиеш. Бозлавыктан барырга кирәк икән, әбиләр әйтмешли, үрдәк шикелле әкрен генә юл аркылы чыгарга, шул бозлавыкны кичәргә кирәк. Бозлавыкта биек үкчәле аяк киемнәре кию дә рөхсәт ителми.

Әле ул бозлавык калтырлы-колтырлы да була бит…

Әйе, тигезле-тигезсез дә булырга мөмкин. Бу очракта алга иелебрәк, егылырга мөмкин булуыңны уйлап, әзерлек белән чыгарга кирәк. Егылган очракта, аяк-кулны сузып түгел, ә «колобок» шикелле, башны күкрәккә якынрак китереп, янга егылырга, сузылган аяк-кулга егылырга кирәкми. Әгәр кулга, терсәккә егылган очракта, ул вакытта төрле дәрәҗәдә имгәнүләр, сынулар күзәтелә. Шуңа күрә тагы бер кабатлыйм: янга егылырга тырышырга кирәк.

Кулны кесәгә дә тыгарга ярамый дип беләм?

Әйе, кулга бияләй-пирчәткә киеп, егыласыңны уйлап, әкрен генә чыгарга кирәк.

Бер сынган урынның кабат сыну ихтималы зур бит. Бу очракта ничек сакланырга? Сезгә мондый мөрәҗәгатьләр белән еш киләләрме?

Еш киләләр. Бер сынган аяк-кул шул урыннан сынарга мөмкин. Шуңа күрә балаларның бигрәк тә инде бер сынган аяк-кулларын сакларга кирәк.

Сыну расланса, без билгеле бер вакытка гипс салабыз. Аннары чикләүләр бирәбез. Мәсәлән, бер ай физкультура белән шөгыльләнмәскә, авыр әйберләр күтәрмәскә. Балаларга портфельләрен әти-әнисе күтәрсен дип киңәш итәбез. Сынган урында сөяк сөяле барлыкка килә, ул сынган урынны ямап ала дип әйтик, сөяк сөяле ныгый. Бер айдан соң балага чикләүне бетерәбез. Ничек уйныйсы килсә, шулай уйный.

Кечкенә чагында имгәнеп, үсә төшкәч тискәре нәтиҗәләрен тоючылар да бар бит. Сәламәтлек саклау министрлыгының элеккеге җитәкчесе Гадел Вафин да берсендә кечкенә чакта тау шуганда бәрелүенең нәтиҗәсен үскәч кенә аңлаганын, шул урында бүсер чыкканы турында сөйләгән иде…

Бу очракта баланың умырткалыгында компрессион сыну булгандыр. Вакытында мөрәҗәгать итмәгәннәр. Әгәр әти-әни баланы вакытында алып килеп, диагноз дөрес куелып, дәвалану билгеләнсә, компрессион сыну вакытында алты ай каты корсет кияләр. Утырырга ярамый, бары тик 40 минутка кадәр басып торып йөрергә һәм ятып тору гына рөхсәт. Сез әйткән очракта, компрессион сыну куелмаган булып чыга. Үсү дәверендә, умырткалык дисклары кысылган халәттә калган булуы мөмкин, олыгайгач шул бүсер рәвешендә килеп чыга ала.

Әгәр табибка вакытында мөрәҗәгать итү мөмкинлеге юк ди. Баланың сызлануын ничек басарга? Әти-әниләргә киңәшләр бирсәгез иде…

Бу очракта ялкынсынуга, авыртуга каршы сироп, дарулар бар. Әгәр дә әти-әни сынган дип шикләнсә, аяк-кулны кул астында булган агач тактасы яки берәр катыргы белән беркетеп бәйләп куярга мөмкин. Әгәр җиңелчә тартылу, бәрелү генә дип уйлый икән, авыртуны баса торган дарулар булышачак. Бер очракта да имгәнгән аяк-кулны җылы суга тыгарга ярамый, салкын суга гына тыгарга, яки сөлге аркылы салкын әйбер куеп торырга кирәк.

Тартылу булган очракта, билгеләнгән вакыттан соң, 15-20 минуттан авырту кими. Балага бәхетле киләчәк телибез икән, табибка алып барып, диагнозны ачыклап, расларга кирәк.

Балалар өчен имгәнүләр ягыннан кайсы спорт төре куркынычсызрак?

Иң куркынычсызы — чаңгыда йөрү, тик тигез җирдә. Тауда шуу рәхәт, ләкин тизлек җыеп, туктап кала алмаска мөмкин. Таудан төшкәндә трамплиннар, агач, боз кисәкләре булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, балалар егыла. Тау чаңгысы спорт төрендә имгәнүләр күп. Сыну очраклары да була. Иң куркынычсызы — чаңгыда тигез җирдән шуу.

Яңа ел каникуллары булганга, тагын бер кат киңәшләр белән төгәлләсәк иде.

Яңа ел бәйрәме салютлары белән дә матур бит. Балалар әти-әниләр белән бергә салютлар аттырырга ярата. Балага 14 яшьтән генә әти-әнисе ярдәме белән салют аттырырга ярый. Олылар күзәтүеннән башка ярамый. Билгеләнгән урында гына рөхсәт. Билгеле бер ераклыкка китеп, күзәтеп торырга кирәк. Әгәр дә салютка ут кабызып җибәрделәр, тик салют атмады ди — бер очракта да барып карырга, тотып карарга ярамый. Кулда түгел, җиргә кадап кына аттырырга ярый.

Салют атмаса, 15-20 минут үткәннән соң гына, салютны кар белән сүндерергә, күмеп куярга кирәк. Бер очракта да атмаган салютны икенче тапкыр аттырырга ярамый. Кабаттан аттырган очракта, хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Аяк-кул сынулар, бит-кул пешүләр, күз җәрәхәтләре күзәтелә. Атмаган матдәләр күзгә кереп, күз алмасын җәрәхәтләп, кешене гомерлек сукыр ясарга мөмкин.

Һәркемнең Яңа ел бәйрәмнәре, каникуллары күңелле үтсен! Сау-сәламәт булсыннар! Әти-әниләр балаларны күзәтсеннәр. Әти-әни әйтмичә, баланың колагына керми. Улым-кызым, алай ярамый дип әйтә белергә кирәк. Наушниклар тыгып, игътиибарсыз булып, юл аркылы чыкмасыннар. Светофор булган урыннан гына рөхсәт. Тау шуганда, игътибарлы шусыннар. Игътибарсызлык хәвефләргә китерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100