Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Боз өстендә кайнар көрәш: Минзәләдән - Муса Җәлил исемендәге турнирдан репортаж

Татарстанда уздырыла торган көрәш турнирлары арасында иң дәрәҗәлесе, иң мәртәбәләсе һәм көндәшлек аеруча кискен булганы – ул Муса Җәлил турнирыдыр, мөгаен. Бозау хәтле тәкә, якташлар көрәше, җиңүчедән сальто, хөкемдарларның сагыш-зары, бил бирү-бирмәү серләре һәм салкын бозны эреткән көрәш турында әлеге язмада.

news_top_970_100
Боз өстендә кайнар көрәш: Минзәләдән - Муса Җәлил исемендәге турнирдан репортаж
Салават Камалетдинов

«Әй, ямьле син, Минзәлә ягы!»

Муса Җәлил истәлегенә багышлап, «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры быел Җәлил белән турыдан-туры бәйле булган Минзәлә төбәгендә үтте. Быел 58нче тапкыр Җәлил турнирының батырлары ачыкланды.

15 февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел булды. Җәлил турнирын Минзәләдә үткәрү дә юктан гына түгел — аның тормыш юлы Минзәлә белән бәйле. Курсант-шагыйрь Минзәләдә озак яшәмәсә дә, бик бай, нәтиҗәле, тулы канлы тормыш белән яши. Ул 1941 елның 7 ноябреннән 1942 елның 1 гыйнварына кадәр Минзәлә педагогия училищесы бинасында урнашкан хәрби-сәяси курсларда укый.

Ачылыш тантанасында да Җәлилнең Минзәлә белән бәйле истәлекләрен яңарттылар. Дөресен әйткәндә, бик мәгънәле һәм бик матур ачылыш тантанасы булды ул. Муса Җәлил образы сәхнәнең уртасына чыгып, «Минзәлә истәлекләре» дигән шигырьне сөйләде. Шушы шигырь белән ул яу кырына да китә.

Әсирлектә фашист офицерлары шагыйрьне сатылырга үгетлиләр, «Син ялгыз калдың, синең башка кемең бар?» — дигән сорауга, Җәлил: «Туган илем бар», — дип җавап бирә. Фашист әсирне котырта: «Туган җирең — минем кулда. Син кол, син әсир, синең язмышыңа мин хуҗа!» — ди. «Җаныма мин үзем хуҗа. Шагыйрь кол булмас, кол булса, җыр тумас», — дигән җавап фашистларны чыгырдан чыгара. «Соңгы сүзең бармы?» — «Соңгы сүзем — җырларымда!»

Театральләштерелгән тамаша Җәлилнең куллары богауланган килеш тә яшәргә тырышуын тасвирлаучы һәйкәл сурәте һәм «Җырларым» җыры белән тәмамланды. Сүзләре дә, көе дә күңелләрне чеметеп-чеметеп ала торган, һәркемгә да эсселе-суыклы булып киткәндер ул мизгелдә. Шундый уйландыра торган сүзләр, уйландыра торган көйләр белән иң мәртәбәле көрәш турнирына старт бирелде. Минзәләлеләргә бу тамаша өчен мең рәхмәт!

Марат Әхмәтов: «Без көрәшле, без көрәшче, без киләчәкле халык»

Муса Җәлил турнирының башкалардан тагын бер өстенлеге бар: биредә көрәшкә еллык нәтиҗә ясала, иң-иңнәре, иң көчлеләре ачыклана. 2020 елның «Иң яхшы көрәшчесе» исеменә исә быел Ренас Кәлимуллин, Динар Кәримуллин, Муса Галләмов һәм Раил Нургалиев лаек булды. Җыелма командалар буенча югары урыннарны Әлмәт, Арча, Мамадыш, Актаныш, Яр Чаллы, Балтач командалары яулады.

Муса Җәлилнең ачык турнир булуы да бүтән ярышлар арасында аңа дәрәҗә өсти. Чөнки монда башка төбәк көрәшчеләре дә иркенләп, бернинди ясалмалыксыз рәхәтләнеп көрәшә ала.

Быелгы турнирда тагын бер матурлыкны күзәттек: сәхнәгә ветеран көрәшчеләрне дә алып менделәр. Башларында — түбәтәй, иңнәрендә чигүле ак сөлге булган аксакал көрәшчеләрне келәмгә яңа аяк баскан нәни көрәшчеләр озата менде. Сәхнә уртасында ветераннар иңнәрендәге сөлгеләрне балаларның иңнәренә салды. Буыннар чылбыры өзелмәвен күрсәтүче менә шундый бер матур мизгел, бер символ булды ул.

Сөлгеләр дигәннән, Муса Җәлил турнирында чемпион калган һәр көрәшченең дә иңенә чигүле сөлге тактылар. «Ватаным Татарстан» газетасы ул сөлгеләрне махсус эшләткән. Гомерлеккә истәлеккә кала торган матур бүләкне акча белән чагыштырып булмый шул. Муса Җәлил турниры шуның белән дә үзенчәлекле — анда миллилек, анда гадилек, анда бар да үзебезчә.

Муса Җәлил турнирын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов та күзәтте.

— Каһарман шагыйребез, көрәшче шагыйребез һәм татар көрәше тиңдәшләр кебек. Алар икесе дә милләтебезнең язмышы, аның холкы, аның ныклыгы, аның тәвәккәллеге һәм максатчанлыгы турында сөйли. Көрәшче кеше тормышта да югалып калмый. Без көрәшле, без көрәшче һәм без киләчәкле халык, — диде Марат Готыф улы.

Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та бу турнирны зур бәйрәм дип атады, үзенең дә көрәшеп йөргән вакытларын искә алды.

— Бу бәйге безнең күрешү урыны. Муса Җәлилдә җиңү — зур дәрәҗә. Без үскән вакытта интернет челтәрләре юк, телевизор да юньләп күрсәтми иде. Шуңа күрә без «Ватаным Татарстан» газетасын көтеп ала идек. Чөнки арткы биттә җиңүчеләрнең исемнәре, фотолары чыга иде. Миңа үземә дә бер тапкыр чыгарга туры килде, әлһәмдүллилләһ. Алар безнең сандыкларда саклана. Республикабызда шундый спорт корылмалары, үзебезнең көрәшебез, үзебезнең телебез, шундый матур егетләребез бар. Мин сезнең белән горурланам, — диде Хәлил Хәмит улы. 

Татарча пантомима

Минзәләдә ун үлчәү авырлыгында 40лап, барлыгы — 391 көрәшче чын-чынлап боз өстендә көрәште. Боз өстендә көрәш дигәч, «Ледовое побоище» искә төшә. Дөрес, анысы дошманнар арасындагы сугыш булса, безнекен көндәшләр арасындагы көрәш дип кенә атарга була. Шунысы мөһим: бозны эретерлек мизгелләр дә әз булмады. Җиңү тәме, җиңелү ачысы, көндәшлек мизгелләре — барысы да салкын боз өстеннән кайнар пар күтәрелүнең сәбәпчесе булды.

Тик менә шунысы кызганыч: борттагы пыялалар гына көрәшче белән тамашачы арасындагы элемтәне бозды. Бер-берсенә карашып торсалар да, ул пыяла аша берни ишетелми. Шуңа кайбер тамашачылар пыяланың өстенә менеп тә кычкырып карады. Пантомима караган кебек, хис-кичерешләрне сүзсез генә күзәттек.

Тәҗрибә һәм яшьлек: 60 кг да кем батыр калды?

Быелгы Муса Җәлил турнирында яңа чемпионнар туды, өч көрәшче генә узган елгы батыр статусын саклап кала алды. 60 кг авырлыгында чемпион булырдай егетләр әз түгел иде. Тик келәм түгәрәк, кемнең отачагын да без хәл итә алмыйбыз — келәм хәл итә. Бу авырлыкта кискен көрәш беренче әйләнешнең беренче алышыннан ук башланып китте. Казанның Вахитов районы өчен көрәшүче Актаныш егете Раббани Нургалиев белән Алексеевск көрәшчесе Алексей Абрамовның көрәше күпләрнең чәчен агарткандыр. «Абрамов жәл», — диючеләр дә, «Нургалиев булдыра!» — диючеләр дә табылды. Абрамов белән булган көрәштән соң Раббани башка көндәшләрен оста гына отып чыгып, финалга барып җитте.

Яшерен-батырын түгел, Раббани — 60 кг үлчәү авырлыгында фаворит саналучы көрәшче. Тик финалда тәҗрибә яшьлекне отты. Финалда Раббани Кукмарадан Илсур Гыймадетдинов белән очрашты. Илсур ике баллык алым ясап алга ыргылгач, Раббани да күтәреп салмакчы булды. Тик Илсур Раббаниның алымыннан оста котылып, үзе үк аны күтәреп алды һәм келәмгә башы белән кадады. 

Нәтиҗәдә, Илсур Гыймадетдинов бу турнир тарихында беренче тапкыр алтын медаль иясе булды. Илсур финал ярышларында иң матур алым ясаган көрәшче буларак, Ильяс Галимов исемендәге 30 мең күләмендәге махсус премия белән дә бүләкләнде.

Узган елны дөнья куйган батыр көрәшче Ильяс Галимов истәлегенә премия бирү — быелгы турнирның иң мөһим яңалыгы да бит әле. «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова Марат Әхмәтовның премияне ел саен бирү турында фикерне хуплавын да белдерде. Яңа гына 30 яшен тутырган Илсур Гыймадетдинов исә премиягә ия булачагы турында уйлап та карамаган икән.

— Ильяс Галимов исемендәге премия миңа эләгер дип уйламадым да, көтмәдем дә. Горурланам, барысына да бик зур рәхмәт, — диде Кукмара районы Байлангар авылыннан чыккан батыр.

Психологик көрәш

Көрәш — ул беләктәге көч кенә түгел, ул акыл белән эш итүне, келәмгә психологик яктан ныклы әзерлек белән чыгуны таләп итә торган спорт төре. 60 кг үлчәү авырлыгының чирек финалында Чаллы командасы өчен көрәшүче Актаныш егете Денис Муллаәхмәтов белән Әлмәт көрәшчесе Рәсим Хаҗиев арасында булган көрәшне мин психологик көрәш дип атар идем.

Валлаһи-билләһи, ярты сәгать тартышканнардыр бахырлар. Бер-берсенә бил бирмичә, дөрес итеп баса алмыйча интегеп беттеләр. Менә хет нишләт, тик сөлгеләрне тота алмыйча, бик озак келәм буйлап эткәләшеп-төрткәләшеп йөрделәр. Һәркем белә: көрәштә өстен чыгу өчен «захват»ны дөрес итеп алу кирәк. Бер-берсенә шулкадәр уңайсыз көндәш булдылар, каннары кызды, күзләреннән ут күренер дәрәҗәдә тирләп пештеләр, тренерлар келәм читендә үрле-кырлы сикерә, тамашачылар сикереп төшәрдәй булып: «Тоттыр инде!» - дип кычкыра, хөкемдар сыбызгысын сызгыртырга теләп, биш-алты тапкыр авызына каба да, егетләрнең һаман тота алмыйча әйләнгәләп йөрүләренә чыдый алмыйча, алып ыргыта — кыскасы, психологик көрәш.

Башта берсенә, аннары икенчесенә кисәтү бирде хөкемдарлар. Менә иң мөһим мизгел килеп җитте: ике көрәшченең дә икешәр кисәтү, алар һаман бил өчен көрәшә. Өченче кисәтү кемгә тиеш? Тегесе дә бирми кебек билне, монысы да бирми кебек. Озын сүзнең кыскасы, бил өчен барган сугышта Әлмәттән Рәсим Хаҗиев отып чыкты.

Отып чыкты да, келәм уртасына ике тренер — Чаллыдан Илнур Хәйбуллин белән Әлмәттән Руслан Нургалиев чыкты. Бик озак сүз көрәштерделәр. Хөкемдар нигә алай, нигә болай эшләгәнен, кемнең кулы астан, кемнең кулы өстән булганын, нигә кисәтүне Хаҗиевка түгел, Муллаәхмәтовка биргәнен бик озак итеп аңлатты. Тик без генә аңламадык, чөнки ишетмәдек, чөнки без әлеге дә баягы пантомима карап утырдык. Тик егетләрнең икесе дә ул эмоциональ сугыштан исән-имин чыга алдылар.

Җәрәхәтсез көрәшик

65 кг үлчәү авырлыгының финалында ике якташ, ике Балтач егете Илназ Миңмуллин белән Ирек Әхмәтханов көрәште. Миңмуллин рәттән ике алым ясап, алга ыргылды. Чын-чынлап келәмгә кан акканчы көрәштеләр, Әхмәтханов шул сәбәпле табиблар янына да берничә тапкыр барып килергә мәҗбүр булды. Җәрәхәт алу ихтималы зур булган спорт төре шул көрәш. Баш белән кадап куюлар, аяк, кулларны, кабыргаларны сындыру да була көрәштә. Зөлфәт Хәмидуллин бер әйләнештә көрәшкә бер аягында сикереп чыкты һәм көрәштән баш тартып, җиңүне көндәшенә бирде.

130 кг үлчәү авырлыгының финалы да көчле булырга охшап тора иде. Ни дисәк тә, Раил Нургалиев белән Муса Галләмов очрашканда келәмдә әллә нинди бозлар эрерлек була торган иде бит. О, хәзер көрәшәләр менә дип көтте халык. Чын ут, чын ялкын, чын көрәш көтте. Тик беренче минутта ук Раил аягын авырттырды һәм алга таба көрәшүдән баш тартты. 130 кг авырлыкта Муса Җәлил турнирында бишенче тапкыр Муса Галләмов батыр калды. Раил дә рекордка бара — ул Җәлил турнирында тугыз тапкыр отып, легендалар белән бер рәткә баскан иде инде.

Актанышка каршы — Актаныш, яки иң хисле көрәшче Искәндәр Мортазин турында

Бу турнирда якташларның көрәшен берничә тапкыр күзәтергә туры килде безгә. 65тә Балтач белән Балтач очрашса, 70тә Актанышка Актаныш каршы чыкты. Озак еллар Әлмәт командасы өчен чыгыш ясаучы Искәндәр Мортазин белән Чаллы командасыннан Айназ Тимиров - икесе дә актанышлылар. Бу үлчәү авырлыгындагы төп фаворитлар — Ислам Фәләхов белән Динар Кәримуллинның җәрәхәт алып, турнирда катнашмаулары һәркемне борчуга салды: 70тә алар кебек ут итеп көрәшүчеләр булырмы? 

Мортазин — ул бик эмоциональ көрәшче. Чын күңелдән көрәшә дә, чын күңелдән көенә дә, чын күңелдән сөенә дә белә. Гаделсезлек күрә икән, тыныч кына тора алмый, җан ачысы белән кычкырып җибәрергә дә мөмкин, тик шул ук вакытта җиңелә дә белә, көндәшен дә хөрмәт итә. Ну бер көрәшсә, көрәшә инде, малай! Икенче әйләнештә Биектау көрәшчесе Булат Юнысовны, аннары Чаллыдан Виталий Колесников кебек көчле егетләрне җиңеп чыгып, финалга кадәр җиткән Мортазин финалда әле зур ярышларга аяк басып килүче, Чаллы өчен көрәшүче Айназ Тимировны да отып чыкты. Һәм Муса Җәлил турнирында өченче тапкыр батыр исемен аклады.

Финал да бик җиңел булмады — монысы хак. Алыш бетәргә 19 секунд калганда исәп 3:3, ике көрәшченең дә икешәр кисәтүе бар иде. Монда бар нәрсә бер ялгыш адым, ягъни кемнең өченче кисәтү алуыннан тора иде. Берничә тапкыр өченче кисәтүне бирергә теләде хөкемдарлар. Тик «кино» карап килеп, кисәтү юк дигән фикергә килделәр. Мортазин, әйткәнемчә, бик хисчән кеше буларак, кулларын болгый-болгый келәм читенә китеп карады, килешәсе килмәде.

Шулай да, алыш Мортазин файдасына тәмамланды — 13 секунд калганда Тимировка өченче кисәтүне чәпеделәр. Искәндәр — ул искиткеч ихлас кеше һәм аның көрәшче-акробат булуы да моны раслый гына. Аның җиңүен күзәтү үзе бер рәхәтлек, чөнки җиңгәч, ул берничә төрле итеп сальто ясарга ярата. Җиңүен аңлагач, анда әйтерсең икенче сулыш ачыла һәм ул күккә күтәрелеп, шәп итеп «бәйрәм итеп» тә куя.

Ренас Кәлимуллин феномены

Ярымфиналларда бик матур күренешнең шаһите булырга туры килде: өч келәмнең икесендә бертуган Кәлимуллиннар көрәшә. 80дә Ренас отып чыкса, 75 кг да аның энекәше Рафаэль финалга үтте. Ике келәмдә ике улы да отып чыккач, әтиләре Рәмис абыйның йөзе май кояшы кебек иде. Ул мизгелдә аннан да бәхетлерәк әти булмагандыр, мөгаен. Бу урында күз тимәсенгә, өч тапкыр төкереп куярга кирәк, гадәт буенча.

Ренаска финалда да тиңнәр булмады. 80 кг авырлыкта ул Муса Җәлил турнирын алтынчы тапкыр отуга иреште. Финалда ул Әлмәттән Марат Кәримов белән очрашты. Марат өч тапкыр аяк чалып, нәтиҗәдә өч кисәтү алып, җиңелергә мәҗбүр булды. Келәмдә — көндәш, келәм читендә — дус дигәнгә тагын бер мисал да шушы пар очрашуында булды. Келәмгә бер көрәшче кызыл, икенчесе яшел төстәге футболка киеп чыгарга тиеш. Бәлки күпләр күрмәгәндер, тик Маратка кызыл төстәге футболканы нәкъ менә Ренас биреп торды. Бүтән спорт төрендә мондый адым күргәнегез бармы тагын?  

75 кг: Ленар Садыйковның тормышка ашкан хыялы

75 кг да фаворитлар байтак булуы кемнең җиңәчәген алдан фаразлауга мөмкинлек калдырмады. Теләче өчен көрәшүче Башкортстан егете Артур Зөлкәрнәев, әлмәтле Рамил Синякаев, Чаллыдан Ленар Садыйков, Түбән Кама өчен чыгыш ясаучы Рафаэль Кәлимуллин һәм башкалар.

Артур Татарстанга килеп, бөтен парын чыгарып, бөтен дөньяны пыр туздырып, рәхәтләнеп бер көрәшеп кайтып китә сыман миңа. Аның икенче әйләнештә Чаллы егете Данил Хәйриев белән көрәшен дә иң матурлары рәтенә кертеп буладыр. Сөлгеләрне бәйләгәнче, Данил ике баллык алым ясап, алга ыргылды. Артурның алган кисәтүе дә Хәйриев файдасына иде. «Зөлкәрнәев бәйләгәч эшли башлый ул, карап торыгыз», — диеште кайбер тамашачылар. Бәйләгәч, исәп Хәйриев файдасына 4:2 булып, дәвам итте. Һәм шуннан соң китте тамаша. Җиңелеп барган җиреннән, исәпне үз файдасына 4:6 итеп үзгәртте дә куйды Зөлкәрнәев.

Ә менә алга таба Зөлкәрнәевкә бәхет елмаймады. Тукай көрәшчесе Илназ Рамазанов белән кискен көрәштә Артур җиңелде. Соңгы секундта исәп 6:6, икесенең дә икешәр кисәтүе бар иде. Нәтиҗәдә, ярымфиналга Рамазанов үтте һәм ул алышта Чаллыдан Ленар Садыйковка оттырып, өченче урында калды. Менә шундый алышлар була Муса Җәлил турнирында, ә сез хәзерге көрәш - көрәш түгел, дисез.

75нең финалында тәҗрибәле Чаллы көрәшчесе Ленар Садыйков белән ярымфиналда әлмәтле Рамил Синякаевны откан Рафаэль Кәлимуллин очрашты. Бер келәмдә тагын бер кат яшьлек белән тәҗрибә бил алышты. Кече Кәлимуллин алышны кисәтү белән башлады, аннары Ленар башта бер баллык, аннары ике баллык алым ясап, алга ыргылды. Кәлимуллинга автомат рәвештә кисәтү бирделәр. 0:5 исәбе белән Садыйков иң көтелгән, иң кадерле җиңү тәмен татуга иреште. Әле бер, әле икенче тренерын кочаклап, шатлыгыннан нишләргә белмәде Чаллы көрәшчесе. Бу аңлашыла да, чөнки Ленар моңа кадәр Татарстан чемпионатында дүрт тапкыр финалда җиңелгән. Бу җиңү — аның иң зур казанышы.

Баһадирлар: яшь Сәлахетдинов һәм тиңнәр булмаган Павлик

85 кг үлчәү авырлыгында 21 яшьлек Кукмара егете Раил Сәлахетдиновка бәхет елмайды. Финалда ул Тукай көрәшчесе Ринас Садаровны отып чыгып, Муса Җәлил турнирында икенче тапкыр чемпион калды. 90да исә алабугалы Илнар Галимов Минзәлә командасы өчен чыгыш ясаган Илсур Сафиннан өстен чыкты һәм шулай ук 2019 елгы уңышын кабатлап, батырлыгын раслады.

100 кг авырлыгында Чаллы көрәшчесе Эльдар Хәмитов Казан шәһәре Вахитов районының тәҗрибәле көрәшчесе Лениз Абдуллинны җиңеп, икенче кат Муса Җәлил турнирында батыр исемен яулады. Хәмитов өченче әйләнештә Әлмәт командасыннан зур өметләр багланган Айдар Алтынбаевны, ярымфиналда исә Яңа Савин көрәшчесе Булат Мусинны откан иде.

130 кг нан югары үлчәү авырлыгында Сергей Павликка тиңнәр булмады. Фәрхәт Фәйзуллинны күтәреп тә йөрде, җиңеп тә чыкты. Ну Фәрхәтнең Павликны күтәреп алып, алым ясавы һәм келәмгә әйләндереп салуына халык шау-гөр килде. 170 кг тирәсе булган Павликны күтәреп сал әле син! Шулай да Павликны уздырырдай көрәшче юк әле югары үлчәү авырлыгында. Җәлил турнирында җиде тапкыр батыр калган баһадир ул Сергей Павлик.

Минзәләлеләрдән бүләк — бозау кадәр тәкә

Быелгы Муса Җәлил турнирында Әлмәт командасы җиденче тапкыр чемпион исемен яулады. Турнирга багышланган матбугат конференциясендә Минзәлә башкарма комитеты җитәкчесе, «Актанышта тәкә бүләк иткәннәр иде, сез нәрсә бирәсез? Бәлки кызыл бозау?» — дигән шаяру катыш сорауга: «Кирәк икән, тәкәсен дә, бозавын да бирәбез», — дигән иде. Шуңа күрә җиңүче Әлмәт командасына бозау кадәр тәкә бүләк иттеләр. Тәкәне дә тәти сәхнәгә җитәкләп алып менеп, өстән дә, астан да, кырыйдан да фотога төшерделәр. Тәкә бик мәмнүн булып, киләчәккә якты өметләр баглап, сәхнәдән төз-төз атлап төшеп китте.

Гомуми нәтиҗәләр буенча икенче урында — Яр Чаллының Комсомол районы командасы, ә өченче урынны Теләче җыелма командасы яулады.

Көрәш — берләштерүче көч

Якташларын, көрәшчеләрне һәм газиз тамашачыларны котлар өчен Резидә Шәрәфиева үзе килгән иде. Финал тәмамланып, аның зур сәхнәгә менеп басуы булды — җыелган халык дәррәү килеп торды да, чыкты да китте. Резидә апа Шәрәфиева өч матур җыр җырлады, көрәш сөючеләр генә артларын куеп, саф һавага ыргылдылар. Бу мизгелдә генә бераз күңелсез булып китте.

Ике көн салкын боз өстендә барган кайнар көрәш ярышы күңелдә якты вә матур хатирәләр калдырды. Хис-кичерешләргә бай, бик эмоциональ булып истә калды быелгы турнир.

Аннары, хөкемдарларның үз-үзләрен ничек тотканына игътибар иткәнегез бармы сезнең? Микрофон тотып утырган хөкемдарлар яки баш хөкемдар бераз «тавыш күтәреп» алырга яратса да, келәмдә эшләүчеләр күпме сүгелеп тә тыныч кала. Финалда бер көрәш алдыннан ике хөкемдарның: «Хәлләр әлегә әйбәт. Менә бу алыштан соң исән калып булса. Тагын нинди сүзләр ишетербез икән инде… Сабын гына булса ярый да…» — дигән сагыш каты үпкә белән әйтелгән сүзләреннән соң чын күңелдән кыенсынып куйдым.

Бер якта — көрәшче, икенче якта җанатар икәнен һәркем ачык белә. Тик өченче яктагы кешеләрне, хөкемдарларны кешегә санамау дигән нәрсә кереп бара кебек көрәшкә. Бер-бер артлы яуган әшәке-әшәке сүгенү сүзләре дисеңме, түбәнсетергә, оятына көч китерергә маташумы, җаның ни тели һәм теләми — шуны ишетергә була монда. Хөкемдарларның тиреләре калын, нервылары нык, сабыр кешеләр икән болар дип тә уйлап куйдым. Гаделсезлек очраклары була — сүз дә юк, тик көрәшнең берләштерүче көч икәнен онытмасак, көрәш дөньясында бергә кайнаган кешеләрне рәнҗетмәсәк, бергә көчле булып яшәсәк иде! 



Галерея: Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100