Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Боз кузгалган, ләкин халык канәгать түгел: Кенәр - Сөрде юлы кайчан салыныр?

Арча районы Кенәр - Сөрде авыллары арасындагы ватык юлга кырдырылган асфальт сала башлаганнар. Тик авыл халкы аның белән генә канәгать түгел.

news_top_970_100
Боз кузгалган, ләкин халык канәгать түгел: Кенәр - Сөрде юлы кайчан салыныр?

Күптән түгел Арча районы Сөрде белән Кенәр авыллары арасындагы чокырлы юлдан зарланып, редакциябезгә авыл халкы мөрәҗәгать белән чыккан иде.

«Кенәр - Сөрде арасы

Ерак түгел барасы,

Яңгыр явып үткән саен

Ничек батмый каласы?» - дип шигырь юллары да язып җибәрделәр. Без әлеге проблеманы күтәреп чыктык, күләмле язма әзерләдек, Арча районы башлыгына, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына да сорау юлладык.

Язмадан соң боз кузгалган, әмма авыл халкын канәгатьләндерерлек итеп түгел. Сөрде авылында яшәүче Илнар Абдуллин Кенәр авылыннан Сөрдегә таба юлның кырылып, өстенә кырдырылган асфальт сала башлаулары турында хәбәр итте. «Бер тракторчы бер йөк машинасы кырдырылган асфальт салабыз дип әйткән иде. Икенче көнне осталары: „Глава шул юлны карарга кушкан“, — диде. Өч йөк машинасы кырдырылган асфальт салып яталар», — дип сөйләде ул безгә.

 Тик юлны тиешенчә итеп эшләмәүләре халыкта барыбер ризасызлык уяткан.

— Дүрт-биш көн элек Арча автодорының грейдеры килеп, ташны кырыйдан уртага чыгарды. Бер яңгыр явуы җитте, юл кире үз халәтенә кайтты. Бер-ике көннән КамАЗлар килеп, асфальт «крошка”сы сала башладылар. Әле Сөрдегә таба бернинди юл юк. Тигезләүгә карап кына бернәрсә дә үзгәрмәде.

Кенәрдән Сөрдегә кадәр булган өч чакрым юлның ун метр булса да нормаль җире бардырмы, юктырмы... Ышанмаган җитәкчеләр үзләре үк килеп карый алалар бу чокырларны. Яңгыр яуганда ул тирән-тирән чокырлар аша йөрерлек түгел.

Ул кырдырылган асфальтның калынлыгы өч сантиметр да юк. Җире үк күренеп тора бит. Бер КамАЗ ташны әллә ничә йөз метрга җәйделәр. Моны җәйделәр ни, җәймәделәр ни. Тирән-тирән чокырларны калдырып киттеләр. Бер яңгыр явуы җитә инде аларга, кире үз хәленә кайтачак. Кар яумыйча, бу юлдан йөрүе читен. Ничек итеп балалар йөртәсе моннан? Башка сыймый. Монда каршыга машина килсә, ташлар көпчәктән очачак инде, — дип сөйләде Илнар Абдуллин.

Редакциябез Сөрде белән Кенәр арасына нокта куймый, әлеге проблеманы игътибар үзәгендә тотабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100