news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бохарада Нәкшбәндия юлы: кече Мәккә диюләре дөресме, теләкләр чыннан да чынга ашамы?

«Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары Зилә Мөбәрәкшина Үзбәкстандагы сәфәре белән таныштыруны дәвам итә. Икенче өлештә Бохараның хыяллар чынга аша торган изге урыннары, Бохараның соңгы әмире ял иткән сарае, кызыклы музейлары һәм татарлар турында тулырак белә аласыз.

news_top
Бохарада Нәкшбәндия юлы: кече Мәккә диюләре дөресме, теләкләр чыннан да чынга ашамы?
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
  • Сәяхәтнамәнең беренче өлешендә Ташкентның иң борынгы базары, Коръән музеендагы иң борынгы Коръән һәм Бохарадагы Мәрҗани укыган мәдрәсә турында язылган иде. Әйтергә кирәк, безнең сәфәребез Төрки халыкларның традицион мәдәниятен өйрәнүче, халыкара, бөтенроссия һәм республика проектларын, конференцияләрен, күргәзмәләрен һәм фестивальләрен оештыручы һәм катнашучы Рәмзия (Римма) Кашаповадан башка тормышка да ашмас иде. Ике атна дигәндә безнең мөрәҗәгатьне тыңлап, «Uzbekistan Airways», «Узбекистон темир йуллари» һ.б. күп төрле оешмаларга хатлар язып, авыр мәсьәләләрне хәл итте, отельләрдә урыннар табарга, концерт үткәрү мәйданчыгы белән дә ярдәм итте. Экскурсияләрне дә үзе оештырды, уздырды. Шушы олы хезмәте өчен аңа Татар халык хоры исеменнән рәхмәт!

Кем ул Нәкшбәнд, һәм нигә бу урынны изгеләштерәләр?

5 октябрь. Концертка кадәр әле вакыт бар иде. Рәмзия (Римма) Әнвәровна белән без Бохарадан 12 чакрым ераклыктагы Бәһаветдин Нәкшбәнд төрбәсенә юл тоттык. Суфичылык дөньясының якты йолдызы булган бу галим XIV гасырда яшәгән. Ул нигез салган Нәкшбәндия тәрикаты дөньяның күп илләрендә, шул исәптән төрки-татар дөньясында да киң таралган булган.

Төрбә комплексы тарихи, рухи үзәк булып санала. Рәмзия Әнвәровна әйтүенчә, бирегә зиярәт кылырга дип махсус киләләр икән. Нәкшбәнд Урта Азия дәүләте әмире Аксак Тимернең рухи остазы була, Нәкшбәнднең Мәккәгә 32 тапкыр хаҗ кылуы билгеле. Ул кешеләрне тыйнак булырга өндәгән, байлыкны кире каккан. Аның фәлсәфәсе «вакытның кадерен белү һәм һәр мизгелне исәптә тоту» дигән принципка нигезләнгән.

Комплекс үзенең матур бизәкле түшәмнәре белән кызыклы. Рәмзия Әнвәровна безгә Бәһаветдин Нәкшбәнд риваятен сөйләп үтте. Имеш, ул таягын җиргә кадаган булган, һәм ул үсә башлаган, тора-бара агачка әверелгән.

Халык арасында Бәһаветдин Нәкшбәнд төрбәсе «Урта Азия Мәккәсе» булып санала. Бирегә төрле мөселман илләреннән дин тотучылар теләкләрен үтәр өчен һәм гөнаһларны ярлыкау өчен киләләр. Моннан тыш, әлеге төрбә Мәккәгә бара алмаучылар өчен кече хаҗ урыны булып санала, ди. Боларның барысы да ни дәрәҗәдә дөрестер… Шуңа да карамастан, без дә төрбә янында утырып, кылган гамәлләребез турында уйландык, теләкләр теләдек һәм мулла янына барып, аның белән бергә дога кылдык.

Соңгы ханның җәйге сараена татар калфак-читекләре ничек килеп эләккән?

Бохара шәһәреннән ерак түгел, бакчалар эчендә урнашкан бер сихри урын яшеренгән – бу Ситораи Мохи-Хоса сарае, ягъни «йолдызлар һәм айга охшаш сарай». Элек бу урын Бохара әмирләренең җәйге резиденциясе булып торган.

Бу зәвыклы җәйге сарай Бохараның соңгы әмире Сәет Әлим-хан әмере белән торгызылган. Сәет Әлим-хан 31 яшендә Бохара әмире булып тәхеткә утырган. Ул патша хөкүмәте белән тыгыз элемтәләр тоткан, хәтта кайбер чыганакларга караганда, Николай II белән дуслар булганнар. Сәфәре вакытында Россиягә килеп, Санкт-Петербургта хөрмәтле кунак буларак кабул ителгән, патша сарае белән дипломатик сөйләшүләр алып барган.

Сәет Әлим-ханның мәдәнияткә, мәгарифкә карата карашы ачык була: ул мәдрәсәләр эшен реформалаштыру, дини белем белән беррәттән дөньяви фәннәрне кертү яклы булган. Шулай да ул замана җилләренә каршы торып кала алмый: 1920 елда Совет гаскәрләре Бохарага кергәч, әмир тәхеттән төшерелә, һәм ул Әфганстанга качарга мәҗбүр була. Аннан соңгы гомере чит җирдә – Кабулда үтә. Ул анда гади генә тормыш алып барган, 1944 елда вафат булган.

Бүген исә Сәет Әлим-ханның исемен Бохарада еш телгә алалар. Ул төзеткән Ситораи Мохи-Хоса сарае – шул чорның милли архитектурасы һәм мәдәниятенең бер истәлеге.

Сарайга килеп керү белән үк, борынгы Шәрык патшалыгы рухы бөркелә башлый. Тышкы капкалар затлы зәркән эшләре белән бизәлгән, бакчаларда җимеш агачлары үсеп утыра, янда гына шулай ук ясалма күл урнашкан, ә бинаның эчке залларында һәр дивар – сәнгать әсәре кебек.

Ситораи Мохи-Хоса – үзенә күрә төрле стильләр берләшүе дә. Биредә Шәрыкка хас нәфис мозаика да, Европа стилегдә эшләнгән заллар да бар. Бу – XIX гасыр азагында, рус һәм Бохара осталары катнашында төзелгән сарай, шуңа күрә интерьерларда, бай бизәлеш белән беррәттән, гаҗәп пөхтәлек, хәтта салкынча аристократик зәвык сизелә.

Сарайны бизәү һәм җиһазлау өчен, Россиядән көзгеләр, кафельле Голландия мичләре, бәллүр люстралар, мебель китерелгән булган. Сарайга төп керү урыны Бохара осталары уеп ясаган мәрмәр арыслан сыннары белән бизәлгән.

«Җәйге сарай интерьеры» – төп корпуста XIV-XX гасырда эшләнгән Кытай һәм япон фарфоры, Россиядән китерелгән сәнгать әйберләре, атаклы Бохара осталарының зәркән әйберләре, тегү паннолары экспонат итеп куелган.

Бакча уртасында элек сарай кунаклары өчен билгеләнгән 8 кырлы павильон урнашкан. Павильонда «XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы Бохара шәһәр кешесенең киемнәре» күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Биредә алтын җептән тегелгән сарай киемнәре, билбаулар, яулыклар, аяк киемнәре коллекциясе бар. Шундый сүз дә ишетелде: Сәет Әлим-ханның берничә хатыны булган, ә менә соңгысы – татар кызы булган, ди. Дөрестерме – шулай ук бу ачык сорау булып кала. Әмма күргәзмәдә татар читекләре, калфаклары тәкъдим ителгән иде, аларны күреп сокландык, әлбәттә.

Бакчаның көньяк өлешендә сарайның өченче корпусы урнашкан. Ул пыялалы оранжереялы, беседкалы һәм мәрмәр белән тышланган 2 катлы кирпеч йорттан гыйбарәт.

Павильонда «XIX-XX гасыр башындагы Бохара төбәгенең сәнгати чигүләре һәм көнкүреш савыт-сабалары» экспозициясе тәкъдим ителгән. Экспозициядә киҗе-мамык һәм ефәк нигезендәге декоратив чигүләрнең искиткеч үрнәкләре күрсәтелә.

Ситораи Мохи-Хоса гади музей комплексының һәр почмагында күркәмлек, һәр бизәлешендә мәгънә бар. Бохараның җылысын, сәнгатен, байлыгын бер үк вакытта тоеп була торган бу сарайдан без аерыласы да килмичә чыктык.

Татар моңына сусаган милләттәшләребез

Сәяхәтебезнең күңелләрне җылытып калдырган мизгелләренең берсе дә якынлашты. Бохараның 5 нче балалар музыка һәм сәнгать мәктәбендә Казан федераль университетының Татар халык хоры белән без зур концерт программасын тәкъдим иттек.

Күпме еллар аша килгән моң Урта Азиядә яңгырап, тамашачы күңеленә үтеп керде.

Концертта «Умырзая», «Җырга салдым исемеңне», «Шәрык моңнары» кебек тезмәләр һәм «Туган тел», «Тәфтиләү» халык җырлары яңгырады. Ә инде Әлфия Авзалова репертуарыннан үзбәк телендәге «Яр-яр» җыры тамашачылар өчен көтелмәгән сюрприз булды. Тамашачылар арасында укытучылар да, укучылар да, ата-аналар да бар иде. Алар татар моңын берсүзсез аңлады – җылы карашлар, алкышлар, «бис»ка «Җәй айлары»н башкару моны раслады гына.

Концерттан соң Бохарада яшәүче милләттәшләребез безнең янга килеп әңгәмә корды, укучылар хоры безгә җырлап күрсәтте. Мәктәп җитәкчелеге, укытучылар исә киләчәктә шундый мәдәни очрашуларны тагын да ешрак оештырырга теләүләрен белдерделәр.

Бохара өлкәсенең Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге рәисе Равил Забиров әлеге концертны «күңел һәм илһам бәйрәме» дип атады:

– Һәр композиция аерым бер пакьлек, көч белән сугарылган иде, залны гармония һәм җылылык белән тулыландырды. Яшь башкаручылар үзләренең җырлау осталыгы белән генә түгел, ә һәр нотаны ихлас күңел белән җиткерүләре белән дә таң калдырды. Тавышларның килешеп, бер сулышта, бер йөрәк типкән кебек яңгыравы аеруча тәэсирләндерде. Тамашачылар Татар халык хорын озаклап алкышлады, сәхнәдән җибәрергә теләмәде.

Татар халык хоры классик музыканың әле дә йөрәкләрне тетрәндерә алуын, төрле буыннарны берләштерә алуын дәлилләде. Концерт мохите тантаналы булды, тамашачыларны илһамландырды, – диде ул.

Бохара өлкәсенең Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге активисты Гөлсинә Рафикова да хис-кичерешләре белән уртаклашты:

– Казан федераль университетының Татар халык хоры чыгышы тамашачыларда тирән тәэсир калдырды, югары сәнгатькә кагылгандай булдык. Тамашачылар иң беренче аккордлардан ук үзләрен ниндидер могҗизалы тавыш дөньясына чумган кебек тойдылар – һәр җыр бер ачыш, бер хакыйкать кебек яңгырады.

Хорчылар шундый бирелеп җырладылар ки, залда тере энергия, музыкага мәхәббәт, шатлык тойгылары сизелде. Аеруча куандырганы – күптавышлы гармония: яңгыраш бай, киң колачлы һәм гаҗәеп төгәл иде.

Репертуарның төрлелеге дә сокландырды – халык җырларыннан алып классик әсәрләргә кадәр. Бу концерт тамашачыларга көчле рухи күтәренкелек, яшь талантлар өчен горурлык, һәм яңадан-яңа очрашуларга өмет бүләк итте, – диде милләттәшебез.

Бохараның 5 нче балалар музыка һәм сәнгать мәктәбе директоры Рөстәм Хәмидов Татар халык хорының концертын «онытылмаслык бүләк» дип бәяләде.

– Концерт көнне Бохарадагы 5 нче балалар музыка мәктәбе сихри тавышлар белән тулды. Балалар мәктәбе администрациясе, башка күп кенә тамашачылар кебек үк, хорның чыгышын күреп таң калды.

Иң элек күзгә ташланган нәрсә ул – xopдагы һәр катнашучының ихласлыгы һәм бирелеп җырлавы. Алар җырлап кына калмады, һәр әсәрне күңелләре аша уздырып, чын күңелдән башкардылар.

Репертуар да төрле иде: классик ораторийлардан алып заманча эшкәртмәләргә кадәр, һәм һәр әсәр үзенчә уникаль һәм йөрәккә үтәрлек итеп яңгырады. Бигрәк тә Томазо Джованни Альбинониның «Адажио» башкарулары истә калды. Җырчыларның тавышлары шулкадәр ярашып, гармонияле яңгарады ки, хәтта каз тәннәре чыкты! Ә костюмнар! Якты, төсле, киемнәр концертка тагын да күбрәк милли үзенчәлек өстәде.

Дирижер Ирнис Әхмәдулла улының эшен дә билгеләп үтәсе килә. Аның энергиясе һәм һөнәри осталыгы һәр хәрәкәтендә, һәр ишарәсендә сизелеп торды. Ул сәхнәдә чын бәйрәм рухын тудыра алды, тамашачыларны да бу мохиткә җәлеп итте.

Гомумән алганда, КФУның Татар халык хорының Бохарадагы концерты – минем хәтердә озакка калачак вакыйга. Бу – классик музыка сөючеләр өчен чын бүләк булды. Хорга һәм оештыручыларга бу матур кичә өчен рәхмәт! Алар үзләренең иҗаты белән безне тагын берничә тапкыр сөендерерләр дип өметләнәбез, – диде Рөстәм Идрис улы.

Бохарага, аның уникаль матди һәм рухи мәдәни һәйкәлләренә кызыксыну даими үсә, архитектура ансамбльләре белгечләрнең генә түгел, җәмәгатьчелекнең дә игътибарын җәлеп итә. Меңнәрчә кеше бу шәһәргә хәзер дә тарих сулышын тою өчен килә. Монда вакыт туктаган кебек тоела, әмма шушы тынлык эчендә мең еллык яшәеш, халыкның рухы һәм күңел җылысы яшеренгән. Бохара – йөрәккә кереп кала торган урын. Бохара кебек борынгы, бай тарихлы, рухи һәм мәдәни ядкәрләргә бай булган урынга әле киләчәктә дә кайтасы килеп торыр... Ә аннары без, хорчылар белән «Бохара – Сәмәрканд» электричкасына утырып, Сәмәркандка юл алдык.

Дәвамы бар...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар