Ташкенттан Сәмәркандка кадәр – борынгы шәһәрләр, татар моңы: Үзбәкстанга күңелле сәяхәт
«Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары Зилә Мөбәрәкшина Казан федераль университетының Татар халык хоры составында Үзбәкстанның борынгы шәһәрләре – Ташкент, Бохара һәм Сәмәркандта булып кайтты. Сәяхәтнамәдә ул җирле татарлар белән аралашу, кече Мәккә һәм чынга ашкан теләкләр турында яза.
Татар халык хоры ел саен дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез янына юл ала. Максатыбыз – җыр һәм сүз аша татар мәдәниятен, халкыбызның рухи байлыгын таныту, дөньяның төрле төбәкләрендә яшәгән татарлар белән бәйләнешне ныгыту. Финляндиядән башлап Азәрбайҗанга кадәр сузылган бу иҗади сәяхәтләр күпләр өчен көтеп алынган вакыйгага әверелде. 2018 елда Финляндиядә башланган бу матур традиция төрле елларда Самара, Бурятия, Төньяк Осетия, Азәрбайҗан кебек төбәкләрдә дәвам итте. Һәр җирдә безне үзләренчә якын кабул иттеләр, һәр җирдә татар җыры яңгырады.

Быел исә без Үзбәкстанга юл тоттык. Әлеге сәфәребез борынгы шәһәрләр, тарихи эзләр һәм милләттәшләребез белән күңелле очрашу белән истә калды. Хорның чираттагы концерты Бохара шәһәрендә милләтебез моңын яңгыратты. Шулай итеп, үзебезнең инициатива белән, Үзбәкстанда «татар мәдәнияте көннәре» оештырдык. Бу сәфәр концерт кына түгел, мәдәният, сәнгать дөньясын үз иткән кешеләрне берләштерүче бер мәдәни күпер булды.
Әлеге сәфәрне оештыруда хорчыбыз Булат Җәүһәровка, «Татар ядкәрләре» проекты җитәкчесе, Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәровага ихластан рәхмәт әйтәм.
Ташкентта 5 сәгать вакытны ничек үткәрдек, яки Безнең өчен төнен йокламаган Нариманга рәхмәт!
2 октябрь. Төнлә командабызның 4 кешесе Казаннан Ташкентка самолетка утырып юлга кузгалдык. Төнге 01.00 сәгатьтә барып җиттек. Үзбәкстан вакыты белән 03.00 сәгатьтә, ягъни. Акчаны җирле валютага алмаштырып, багажларны алганчы, 1 сәгать вакыт үтте. Юлыбыз Бохарага таба юнәлгән иде. Әмма әле 9 сәгать вакыт бар. Беребез дә Ташкентта булган кешеләр түгел. «Киләсезме, кайчан киләсез, ә нигә Ташкентта концерт куймыйсыз, эх, кызганыы-ыч!» – дип, оештыру мәсьәләләрен хәл иткән вакытта ук, күптәннән аралашкан дустым, Үзбәкстандагы иң танылган татар активисты Нариман Кәримов хәлләрне сорашып торды. Инде Ташкентта концерт булмаячагын алдан әйтеп куйгач та, Ташкентта берничә генә сәгать булуыбызны белгәч: «Самолетка утыргач та хәбәр ит. Каршы алырмын», – диюе күңелне җылытып җибәрде.
Ташкент аэропортында
Төн дип тә, иртә таң дип тә тормаган Нариман безне аэропорттан чыгу ишеге янында көтеп тора иде. Менә ул, 8 ел аралашып та, беренче тапкыр күрешергә насыйп булган кадерле мизгел... Гомумән, кайчан да булса күрешү турында инде уйламаган да, хыялланмаган да идем бит. Эш буенча күпме язышсак-аралашсак та, инде туганым кебек кабул итә башлаган идем.
Шулай итеп, күптәнге танышлар кебек (командабызның калган 3 кешесен беренче күрүе иде), Нариман безне машинасына утыртып, төнге Ташкент урамнары, шәһәр белән таныштыра башлады. «Менә монда Габдулла Тукай урамы булган, менә монда Муса Җәлил урамы иде... Ә менә монысы – Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллеге, монда эшләгән заманнар бар иде... Монда – байлар гына яши торган заманча мәхәллә, ә менә бу мәхәллә шул-шул ягы белән танылган...» – дип, Нариман руль артында барганда барысы турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Татарларга хас гадәт буенча кунакчыллык та читтә калмады: төнлә эшли торган төрледән-төрле гөлләр-чәчәкләр утыртылган ресторанда сыйланып, юлдан соң хәл алдык. Ташкент чәйләрен эчә-эчә тарихка да кагылдык, Үзбәкстан турында да кызыклы фактлар белдек, традицияләр белән дә таныштык.
Ташкентның «Чорсу» базарында
...Шулай таң да атты. 3 октябрь иде бу. Ташкентның иң борынгы үзәк базары «Чорсу» 8.00 сәгатьтә ачыла икән, без дә юлга кузгалдык. Юл буенча Ташкентның урамнарын, яңа биналарын, Совет чорыннан калган йортларын карап-күзләп бардык. Шәһәр уяна, халык кайнаша башлаган мәл иде бу: кемдер эшкә ашыга, кемдер – укуга, ә кемдер, үз уйларына чумып, каядыр бара иде.
«Чорсу» базары
Базарның бер өлеше «Овкат базар» яки «Азык базары» дип атала, шулай ук «Обжорные ряды» дип тә атыйлар икән. Базар барлыкка килгәннән бирле, ягъни 2 мең елдан артык гөрләп тора, ди:
Ит, сөт продуктлары һәм төрле кипкән җиләк-җимеш сату гөмбәзе:
«Чорсу» базарының галәмәт зурлыгына шаккаттым. «Әйдәгез, минем арттан», – дип, Нариман артыннан базарның икенче катына мендек. Да-а-а, малай, менә моннан яхшы күренә: кырмыска оясында тыз-быз йөргән кырмыскаларны хәтерләткән сатып алучылар, товарларын рәткә китереп яткан сатучылар дисеңме... Алыш-биреш башланган мәлне күзебезне майландырып карап тордык.
«Әйдәгез, бер җиргә алып барам!» – дип, дустыбыз безне шашлык, лагман һәм башка үзбәк милли ашларын пешереп сата торган урынга – бер таныш абзыена алып килде. «Инде ничә еллап Татарстаннан килгән артистларны, министрларны монда алып киләм», – дип, Нариман безне үзбәк сыйлары белән таныштырды. Озак та үтми, шампурга тезелгән шашлык та, бавыр да пешеп җитте. Чыннан да, әле иртә таңнан шашлык белән бавыр ашаганыбыз юк иде, төш түгелдер бит бу, дия-дия, авыз иттек. Ташкент чәен исә кәсәдән эчтек, җәймә (лепешка) белән каба-каба, ул да телеңне йотарлык тәмле иде…
«Чорсу» базарында иртәнге аш
Аннан кая барабызмы? Ташкентның гаҗәп бер корылмасы – «Хәзрәти Имам комплексы»на юл алдык. Ул төнне бер дә йокы күрмәгән күзләр тагын да ачылыбрак китте, чөнки комплекс территориясендә мәрмәр таш җәйгәннәр, ә кояш яктысында ул күзләрне чагылдыра, әйтерсең кояш төшкән ап-ак карга караган кебек. Корылмалардан биредә Шәрык кулъязмалары китапханәсе, Муйи Мөбәрәк мәдрәсәсендә Хәлиф Госманның Коръән китабы урнашкан.

Әлеге мәдрәсә музеенда мөселман дөньясының иң мөһим кыйммәт ядкәрләреннән берсе – VII гасырда төзелгән һәм Изге Язмаларның беренче чыганакларыннан берсе булган Госман Коръәне саклана. Коръән тексты Госман заманында барлыкка килә – ул өченче хәлиф һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең кияве була.

Башта Коръән Мәдинәдә, аннары Дамаскта һәм Багдадта булган. Багдадтан Сәмәркандка Коръәнне Аксак Тимер алып кайткан. Имеш, XVI гасыр уртасында Аксак Тимер Ангора янында Солтан Баязитны җиңгәннән соң туган ягына кайтып, Басра аша үткәндә Коръәнне Сәмәркандка алып кайта, анда китап күп еллар мәдрәсәдә ята.
1869 елда Госман Коръәнен Санкт-Петербургка алып китәләр, анда аның чынлыгын исбатлыйлар. Коръән күп еллар Эрмитажда саклана. 1990 елларда Үзбәкстанның элекке президенты Ислам Кәримов тәкъдиме буенча Коръәнне илнең Диния нәзарәтенә кайтаралар. Шул вакыттан борынгы Коръән Муйи Мөбарәк мәдрәсәсендә.
Китап 353 биттән тора, аларның 284 бите – пергамент, калганнары – югалган битләрне алыштырган кәгазь. Шунысы мәгълүм: Үзбәкстанга кайтарган вакытта Коръәннең берничә бите югала.

Әлеге музейда Коръән басмаларының төрле телләрдә чыккан тәфсирләре дә урнашкан. Алар арасында татар телендәгесе дә бар.
«Хәзрәти Имам комплексы» – искитмәле матур һәм күз явын алырлык корылма. Хозурланып йөреп, санаулы вакытыбыз да ахырына якынлашкан иде. Нариманга олы рәхмәтебезне әйтеп, аэропортка кузгалдык.

Ташкенттан Бохарага 45 минут очтык. Йокламаган баш мие кереп утыруга ук «сүнде». Бохарага уңышлы гына барып җитеп, таксистларны урап, очсызга гына «Яндекс такси» чакырттык та, отелебезгә урнаша тордык. Бераз гына ял итеп алыйк дип, 2 сәгатьләп йоклап алдык. Көнме бу, төнме дип, абайламыйча торган арада инде кич булган: шәһәрне карап, тукланып алырга булдык.
Бохара белән танышу әнә шулай башланды. Бохараның борынгы мәйданы «Ләби Хауз»дагы бер кафеда тукланып алдык та кире отелебезгә кайттык. Нариманны рәхмәт сүзләре белән искә ала-ала, канәгатьлек хисе чиктән ашкан иде! Без бит бу 8-9 сәгатьне аэропортта гына яки Ташкент шәһәренең бер белмәс урамнарында үткәрә ала идек... Ярый ла Нариман булды дип, аңа кат-кат рәхмәт укыдык.

Биеннале: борынгы диварлар арасында заманча сәнгать
4 октябрь. Ә икенче көнне иртә таңнан командабызның калган 24 кешесе килеп җитте. Без исә Бохараның кызыклы урыннарына экскурсияләрне, җирле татарлар белән очрашуны түземсезлек белән көттек.
Иртәнге ашны отелебездә ашадык. Кызыл, ак, кара виноград, инҗир, хөрмә, кавын, карбыз кебек җимешләрнең тәме мәңге онытыласы түгел! Соң алар бит Үзбәкстанда пешкән! Бу сиңа өлгермәгән килеш алдан җыеп куеп, фәлән көн кайтарып, сатып алган җиләк-җимешләр түгел инде... Үзбәкстан хәлвәләренең дә нинди генә төре юк икән, көнбагыштан гына түгел, фундук, әстерхан чикләвеге кушып ясалганы да бар. Чәйгә набат та кушып җибәрсәң! Набат – шикәр сиробы һәм виноград согыннан әзерләнә торган кристалл формадагы шикәр. Чәегезгә болгатып, тәмләп чәй эчәргә була. Ә калганы... Гадәттәгечә, телеңне йотарлык «швед өстәле» иде.
Набат
«Сезгә икеләтә бәхет елмайган!» – дигән шатлыклы хәбәр ишетелде. Төрки халыкларның традицион мәдәниятен өйрәнүче, халыкара, бөтенроссия һәм республика проектларын, конференцияләрен, күргәзмәләрен һәм фестивальләрен оештыручы һәм катнашучы Рәмзия (Римма) Кашапова килгән икән! Безнең сәяхәтебезне оештыруда ярдәм итүче кешебез белән дә таныштык.

Бәхет дигәннән, безнең сәфәр «Биеннале» – заманча сәнгатьнең беренче Халыкара фестиваленә туры килде. Әлеге чарага бөтен дөньядан рәссам, музыкантлар, һөнәрчеләр һәм шеф-поварлар җыелган, алар җирле осталар белән коллаборациядә эшләнгән яңа эшләрен тәкъдим итте. Фестиваль Бохараның тарихи мәйданчыкларында узды, программада кулинар сәнгатькә зур игътибар бирелде. Таш диварлар арасында неон утлар, инсталляцияләр, төрле экспонатлар куелган иде. Һәр экспонатның үзенә күрә мәгънәсе бар. Заманча сәнгать! Кем ничек аңлый инде, безгә бик үк аңлашылып та бетмәде…

Бохараның нәкъ үзәгендә тезелеп торадыр мәдрәсә һәм сарайлар...
Рәмзия Әнвәровна безне Бохараның тарихи җирләре – «Ләби Хауз» мәйданындагы борынгы корылмалар белән якыннан таныштырды. «Ләби Хауз» комплексы – истә кала торган урыннарның берсе: су буена җәелгән бу тарихи урын борынгы мәдрәсә диварлары белән уратып алынган.

Ләби Хауз (Labi Hovuz) ансамбле (XVI-XVII гасырларда төзелгән) – Бохараның үзәк мәйданнарының берсе, анда зур ясалма сулык (озынлыгы – 42 м, киңлеге – 36 м, тирәнлеге 5 м) тирәсендә мәдрәсә һәм Надир Диванбеги хәнәкәсе (1622 ел, хәнәкә – суфыйларның гыйбадәтханәсе), шулай ук янәшәдә Күкелдаш мәдрәсәсе (1568 ел) урнашкан. Шунда ук яр буенда чинар агачлары күләгәсендә шахмат уйнаучылар, үзбәк кием-салымнары, сумкалары һәм бизәнү әйберләре белән сату итүчеләр күзгә чалынды.

Ләби Хауз – «буа яры» дип тәрҗемә ителә. Нәкъ менә шушы бассейнда Бохара су ташучылары, таш баскычлардан төшеп, халык өчен су җыя торган булганнар.
«Ләби Хауз» мәйданының иң күркәм биналарының берсе – Нодир Диванбеги мәдрәсәсе (1622 елда төзелгән). Башта ул кәрвансарай итеп төзелә, әмма ул вакыттагы хөкемдар Нодир Диванбеги, бинаның дәрәҗәсен күтәреп, аны мәдрәсә дип атый. Шулай итеп, архитектурада белем йортына хас булмаган үзенчәлекләр сакланып калган: мәсәлән, монда дәрес бүлмәләре бик күп түгел, ә фасадта кош сурәтләре бар. Кайбер галимнәр моны «ислам сәнгатендә кабул ителмәгән символизм» дип атый.

Мәдрәсә янында ук, су буена карап елмаеп торучы Хуҗа Насретдин һәйкәле урнашкан. Хуҗа Насретдин – Урта Азия халыкларында гына түгел, татар фольклорында да популяр юмор остасы, хикмәтле сүз иясе. Һәйкәл янына килеп фотога төшмәгән кеше сирәктер.
Надир Диванбеги хәнәкәсе (1620 елда төзелгән) – суфилар өчен төзелгән махсус биналар комплексы. Хәнәкәләрдә дәрвишләр яшәгән, зикер кылган, рухи тәрбия алганнар. Хәзер ул музей-фестивальләр урынына әйләнсә дә, элек биредә меңнәрчә суфи укыган, Аллаһ юлында сафлык эзләгән. Бина архитектурасы тыйнак күренсә дә, бина эчендә тынычландыра торган мохит хөкем сөрә.

Шулай ук шушы ук мәйданда Курчаклар музее урнашкан. Бу музей – үзе бер дөнья. Биредә кулдан тегелгән милли киемле курчаклар, суфилар, сәүдәгәрләр, хәтта әкияти персонажлар да бар. Музейда күп экспонатлар кулга киеп, хәрәкәтләндерә торган итеп ясалган, курчаклар аша да Үзбәкстанның көнкүреше, йолалары, театр традицияләре тасвирлана.
Бохараның Курчаклар музеенда
Бохарада татар рухы: Мәрҗаниләребез укыган «Мир-Араб» мәдрәсәсе каршында «Казан» калкып чыккан!
Ерак түгел урнашкан «Нәзирә һәм Надирша» дигән милли киемнәр үзәгендә Бохара дәүләт архитектура-сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Роберт Әлмиев, Бохара өлкәсенең Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге рәисе Равил Забиров белән очрашу булды. Очрашуда Рәмзия Әнвәр кызы үзе бастырып чыгарган китабын тәкъдим итте, татар тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате белән бәйле җанлы аралашу барыбызның күңелендә урын алды.

Кичен без тагын бер мөһим урынга юл тоттык – «Мир-Араб» мәдрәсәсенә. Бу бина Бохараның символы диярлек. XVI гасырда төзелгән мәдрәсә бүген дә дини белем бирү йорты булып кала.


Биредә Шиһабетдин Мәрҗани (1838-1849 елларда), Галимҗан Баруди (1875-1882 елларда), Госман Исхакый (1978-1982 елларда), Равил Гайнетдин (1979 елда укырга керә), Тәлгать Таҗетдин (1966-1973 елларда) һ.б. татар дин әһелләре белем алган. Мәдрәсәгә ремонт ясау сәбәпле, эченә кереп карый алмадык. Шуның каршысында гына «Казан» ресторанын күргәч, үзебезне туган якта кебек хис исткәндәй булдык. Рәмзия Әнвәровна «әйдәгез, әйдә» дип, ресторанның икенче катына – ачык һавадагы террасасына алып менде. Искитмәле манзара ачылды: бер якта – кояш байый, икенче якта – «Мир Араб» мәдрәсәсе һәм борынгы корылмалар, ә өченче якта – без, татар җырларын яңгыратучы хорчылар.

«Рамазан, и моңлы азан. Болгарымны онытмам», «Сөбханалла, нинди серләр дөньяда!» дип, мөнәҗәт әйткәндәй тавышларыбыз яңгырады. Безнең тавышны ишетеп, туристлар да телефоннарына төшерделәр. Ә иң сөенечлесе – ресторанның хуҗасы Санжар әк, безнең җырлаганны ишетеп, икенче көнне төшке ашка бушлай сыйларга вәгъдә бирде! Баксаң, абзыйның Казанда Уң як Болак урамында рестораны бар икән. Казан шәһәрен ошатканга күрә, Бохарада «Казан» дип исемләнгән ресторан ачарга булган. Без исә аның беренче клиентлары булдык, дисәм дә, ялгышмам. Кыскасы, Бохарада булсагыз, «Казан»ны күрмичә китмәгез.
Дәвамы бар...