Бөтенроссия авыл Сабан туе: «Матур оештырылган, һава торышы гына без уйлаганча булмады»
Узган ялларда Киров өлкәсенең Нократ Аланында XV Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. «Интертат» хәбәрчесе чарадан репортаж тәкъдим итә.

Шәһәр Сабантуй кунакларын көчле яңгыр белән каршы алды... Бу – берникадәр дәрәҗәдә бәйрәмнең ямен алды һәм оештыруда уңайсызлыклар тудырды, дияргә кирәк. Ярар, әйдәгез тәртип буенча…
Бәйрәм инде алдагы көнне үк шәһәр үзәгендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертыннан башланды. Концертта Чулпан Йосыпова, Илгиз Мөхетдинов чыгыш ясады, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев та «Катюша» җырын халык белән бергә җырлады.
«Татарларыбыз кайда гына яшәсә дә, алар һәрвакыт дус, башка халыклар, җитәкчеләр арасында һәрвакыт зур ихтирамга ия, һәм бу – безне бик сөендерә. Бөтендөнья татар конгрессының төп миссиясе – бердәмлекне саклау, үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итү һәм бөек Россиябезнең чәчәк атуы хакына хезмәт итү. Барыбызга да бүген монда җыела алуыбыз өчен зур рәхмәт, һәм бүген без бердәм булуыбызны күрсәттек, без җиңәчәкбез, безнең якты киләчәгебез алда», – дип ялкынлы сүзләр белән мөрәҗәгать итте ул килгән кунакларга.
Икенче көнне иртән исә төп чаралар программасы башланды. Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел Бөтенроссия авыл Сабантуенда Россиянең 70тән артык төбәгеннән 26 мең кунак катнашкан.
Иртә белән ишеп яңгыр яугач, Сабантуй мәйданчыгы сазлыкка әйләнеп беткәч, бәйрәмгә халык та килмәс кебек шикелле иде, хәтта җитәкчелек тарафыннан «Сабан туеның кереш өлешен күрсәтеп тормаска» дигән карар да кылынды. Ләкин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Киров губернаторы Александр Соколов үзләре белән кояш алып килделәр. Соңрак Сабантуй мәйданчыгына шактый халык җыелды.
Ике зур ишегалды – Татарстанныкы һәм Нократ Аланыныкы
Сабантуй урыны шәһәрдән читтәрәк урнашкан һәм шактый зур мәйданны биләп тора иде. Иң беренче булып, кунакларны Нократ Аланы ишегалды каршы алды. Нократ Аланының «Идел» ансамбле кунакларны җырларга һәм биергә чакырып тора иде. Ансамбльнең җитәкчесе Әлфия Сабирова бераз җирле татарлар турында сөйләп китте.
«Безнең ансамбльгә 35 ел була инде. Балалар һәм зурлар белән бергәләшеп җырлыйбыз. Ничек булса да гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне саклап каласы килә. Дөрес, гаиләләребездә балалар рус телендә сөйләшә. Гел «татар телендә сөйләшегез» дип өндәп торабыз. Балалар киләләр, ләкин татарча бернәрсә дә аңламыйлар. Җырлар аша булса да, өйрәтергә тырышабыз инде. Башта җырның мәгънәсен аңлатам, аннан соң гына татарча дөрес итеп җырларга өйрәнәбез. Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт. Бу матур костюмнарыбыз да – конгресс бүләге. Татарстан, татар конгрессы тел, мәдәният мәсьәләсенә битараф булса, безгә бик кыен булыр иде», – диде ул.
Шулай ук Киров өлкәсендә яшәүче халыкларның тормыш рәвеше, традицион һөнәрләре һәм костюмнары белән якыннан таныштыру өчен, халык һөнәрләре ярминкәләре, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе һәм музей этноавылы тәкъдим ителгән.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм «Ватанны саклаучылар елы»на багышланган мәйданчыклар да кунакларда зур кызыксыну уятты. Биредә Бөек Ватан сугышы елларында Киров өлкәсе предприятиеләре җитештергән продукция һәм пилотсыз очкычлар күрсәтелде.
Икенче зур мәйданчык – Татарстанныкы. Кукмара районы әзерләгән мәйданда авыл күренешләре: сөт ризыклары ничек җитештерелүе, мәчет һәм башкалар күрсәтелде.
«Беренче «йортта» – борынгы татар йорты күренеше. Анда әби-бабаларыбыздан калган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланган экспонатлар: кулдан чиккән яулыклар, мендәр тышлары һәм 100 еллык сепаратор да бар. Шулай ук XIX гасырдагы мәчет эче күренешен дә сурәтләргә теләдек», – диде Кукмараның туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәре Регина Хуҗина.
«Бик матур итеп оештырганнар!»
Башта Сабан туеның кереш өлеше «булмый» дисәләр дә, нәтиҗәдә – булды. «Пролог»та иген чәчү күренеше һәм төрле халыкларның милли биюләре күрсәтелде. Бик масштаблы рәвештә оештырылган иде! Әмма, җир дымлы булганлыктан, күпчелек биючеләр егылгаладылар да...
Сәламләү сүзен әйтү өчен, сәхнәгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Киров һәм Пенза өлкәләре губернаторлары Александр Соколов һәм Олег Мельниченко күтәрелде.
«Бүген сәхнәдә без күпмилләтле халык икәнебезне күрсәттек. Без барыбыз да Ватаныбызны яратабыз һәм аны соңгы тамчы каныбызга кадәр сакларга әзер. Татарстан Республикасы Рәисенә шундый зур, масштаблы чара үткәрергә ышаныч белдергәне өчен рәхмәт. Сабантуй барлык катнашучылар һәм кунакларның хәтерендә калыр дип ышанам», – дип, рәхмәт сүзләрен җиткерде Александр Соколов.
Рөстәм Миңнеханов та шулай ук Киров җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерде. «Киров җитәкчелеге шундый матур итеп әзерләнгән. Әлбәттә, һава торышы бераз без уйлаганча булмады, калган эшләр бик матур оешкан», – диде ул.
Һәм Киров өлкәсенең губернаторы Александр Соколов Сабантуйның күчмә символы – тулпар атны Пенза өлкәсенең губернаторы Олег Мельниченкога тапшырды. Киләсе елга Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында узачак.
«Киләсе авыл Сабан туеның Пенза өлкәсендә узуы белән мин бик горурланам. Сабантуй ул – авыл эшчеләре, икмәк үстерүче һәм безнең икътисадка булышучы кешеләрнең бәйрәме», – диде Пенза губернаторы.
Ике машина да Татарстанга китте
Бөтенроссия Сабан туеның төп ярышлары ул – ат чабышы һәм көрәш. Ат чабышында Киров өлкәсеннән, Татарстаннан, Башкортстаннан, Чувашиядән һәм Пермь краеннан 48 чабышкы катнашты. Җиңүне Киров өлкәсе губернаторы Кубогы һәм «Лада Гранта» машинасы белән бергә Татарстаннан катнашучы алып китте.
Көрәштә исә 15 төбәктән килгән 100дән артык көрәшче катнашты. Бу хакта Бөтенроссия көрәш федерациясе президентының беренче урынбасары Равил Нагуманов әйтте.
«Әлеге ярыш – быелгы федераль Сабан туйларының соңгысы. Бүген 15 төбәктән 100дән артык көрәшче җыелды. Ир-атлар арасында 5 авырлык категориясе, ә яшүсмерләр арасында – 3», – диде ул.
Көрәш бик озак барды. «Абсолют батыр» исеме өчен азакта Нократ Аланыннан Раил Сәләхетдинов һәм Татарстаннан Эльдар Хәмитов көрәштеләр. Нәтиҗәдә тәкәне һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләге – «Лада Гранта» машинасын Эльдар Хәмитов Татарстанга алып кайтты.
«Чаллыда җиңәргә өметләнгән идем – җиңелдем. Монда үзем дә уйламадым, шулай килеп чыкты, Аллаһка шөкер. Җиңү җиңел бирелмәде, ләкин җиңел генә беркем дә китереп бирми, отарга кирәк. Бу – минем алтынчымы-җиденчеме машина инде», – диде Эльдар Хәмитов.
Шулай итеп узып китте Бөтенроссия авыл Сабан туе. Чын авыл Сабан туе булды инде бу, чөнки тезгә кадәр балчыкка баткан чалбар балаклары белән кайтып киттек!