Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды тәмам: Шәймиев урамыннан җырлап үтәрбезме?

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышы узды. Россиянең 77 төбәгеннән, дөньяның 35 иленнән делегатлар резолюция кабул итте. Милли шурага рәис итеп, алдагы биш елга да Васил Шәйхразыевны сайлап куйдылар.

news_top_970_100

Васил Шәйхразыевны башта делегатларга Россия Герое Дамир Йосыпов тәкъдим иткән иде. Милли Шура рәисенең сәфәрләре минем очыш сәгатьләреннән дә артып китә, диде Дамир әфәнде. 

Васил Шәйхразыев, 2017 елда сайлап куелганнан соң, 5 ел Милли Шура белән идарә итүнең нәтиҗәләре турында сөйләде. Васил Шәйхразыев киләчәктә дин әһелләре белән эшләүгә игътибарны арттырырга җыена кебек тоелды: конгресста дин әһелләре белән эшләү бүлеген булдыруны тәкъдим итте. «Ислам татарсыз, бәлки, яши алыр, ләкин татар исламсыз яши алмас», – диде Васил Шәйхразыев.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Дәүләт Советы депутаты, Милли Шура әгъзасы, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла гадәттәгечә шактый ялкынлы нотык тотты. Балаларның белемен кайгыртып, төбәкләрдә хосусый мәктәпләр ачарга өндәде. Меценат булып танылырга теләгән шәхесләр колагына киртләп куярлык яхшы фикер. «Татар теле һәм әдәбияты 10 – 11 сыйныфларда бөтенләй укытылмый. Димәк, безнең балалар әлеге фәннәр буенча урта белем дә ала алмый! Быел бөтен Татарстанга татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын бердәнбер кыз бала бирде! Шатландык, әлбәттә. Тик утырып еларга гына оныттык», – диде ул, кинаяле итеп.

«Әгәр Казанда мәгърифәт, мәдәният, сәнгать сүнсә, милләт үзе дә сүнеп барганын сизми калачак»

Үзбәкстан Республикасы татар һәм башкорт Аксакаллар Шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин: «Мин инде Ркаил абый кебек сайрый алмыйм», – дисә дә, күпләрнең хәтерендә бик үткен чыгышы белән истә калгандыр. «Үзбәкстанда туганмын, үзбәк кышлагында үскәнмен, татар телендә бик матур сөйли алмасам, гафу итегез», – ди, ә чыгышына тел-теш тидерерлек түгел иде анысы. Ул Конгрессның 30 еллыгыннан сүз башлады.

– 30 ел – гасырлар өчен яшен кебек, ләкин шул 30 елны татар халкы өчен гасырларга тиңләп була. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иттек. Аның әһәмияте әле дә күңелгә тиешенчә барып җитмәгәндер. Меңьеллык белән, Казан – татарларның каласы, дип таныштырдык. Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм иттек – бөтен дөньяга бу илдә татарлар 1100 елдан артык яшәвен күрсәттек. Җәмигъ мәчете дә салынса... Акрын-акрын, Россиядә кем икәнлегебезне күрсәтергә тырышабыз, ләкин әле алда эшләр күп.

Без татарлар «нигә алай, нигә болай» дияргә яратабыз, ә нишләргә кирәк шуларны төзәтү өчен – монысын беркем әйтми.

Россия – йортыбыз, Казан – үзәгебез, учагыбыз. Әгәр Казанда мәгърифәт, мәдәният, сәнгать сүнсә, милләт үзе дә сүнеп барганын сизми калачак.

Сөйләшкәндә кемнеңдер ярты сүзе русча, кемнекедер үзбәк телендә булырга мөмкин – шуны ничек туктатырга икәнлеген беркем әйтә алмый.

Дәүләт Думасында ничә татар бар? Бер Гыйльметдинов, урманда адашкан кеше кебек, кычкырган, сөйләгән була. Безне анда беркем ишетми бит. Дәүләт Думасында тавышыбыз юк. Россиядә генә 5,3 млн татар бар, бөтен Думада бичара 3 – 4 татар, аларны да һичкем ишетергә теләми. Партия аша юл табып керергә кирәк. Партия аша шул кешеләрне үстерергә. Татар телен саклауның, яклауның бүтән юлы күренми, – дим Рим әфәнде.

Үзбәкстан татары Татар көнен билгеләргә тәкъдим итте.

– Конгрессны төзегәндә, бер нәрсәне исәпкә алмадык – Татар көне дип билгеләмәдек. Песи көне бар, Бабай көне дә бар, 8 – 10 млн татарның көне юк. Сабантуй диярсез, ләкин ул бит төрле җирдә төрле көнне уза. 19 июнь – конгрессны төзегән көнебез – Сабантуйга да туры килә, шул көнне Татар көне дип кабул итик, – дип тәкъдим итте Үзбәкстан вәкиле.

Рим Гыйниятуллин әйтүенчә, Татар көне булгач, байрагы да кирәк. Ул үзе татар байрагы күк төсендә һәм анда аккошлар булырга тиеш дип күз алдына китерә. Ул, шулай ук, яңа гимн кирәк, дигән фикердә. «Туган тел» гимныбыз булды, ләкин ул бит әби-бабай теле гимны, ә татар милләтенең гимны булса, яхшы булыр иде. Язучылар, композиторларга бер ел вакыт бирсәк, язып бирерләр иде, бәлки», – дигән тәкъдим белән чыкты.

Шәймиев урамы булырмы?

Әле Рим Гыйниятуллин сораганнар чынга ашса, берзаман Бауман урамыннан түгел, Шәймиев урамыннан атлавыбыз да ихтимал.

– Казанда 700 урам бар, нинди генә урамнар юк анда?! Кирпичная, Силикатная урамнары... Илсур Метшинга да язып карадым. Татар халкында Кирпичная урамы урынына исем белән атарлык кешеләр юкмыни? Үзәктәге Бауман урамы бар, Бауманның кем икәнен беркем белми. Татар милләте, Казан шәһәре өчен бармак та сукмаган кешенең урамы шунда тора. Яшьләр моны исәпкә алмый бит. Шул урамга Шәймиев исеме куелсын, дип үтенеп сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте ул.

Исән кешеләр исеме белән урамнарны атау гадәте юк. Рим әфәнде монысына да җавабын шунда ук әйтте: «Грозныйда Путин урамы бар, Казанда Назарбаев урамы бар, алар исән бит. Ә нигә үзебезнең Президентыбыз исемен куймаска? Бауман урамы урынына Шәймиев урамыннан Бабай белән җырлап үтәргә өметем бар», – ди ул.

«Гөрләтеп татарча укыта торган татар мәктәпләре челтәрен булдырдыкмы?»

Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы рәисе урынбасары Гриф Хәйруллин милләт өчен эшнең нигезендә үзаң торырга тиешлегенә басым ясый.

– Эшләребез барган төсле, кайвакыт барысы да ал да гөл була, әмма эшебездә нәрсәдер җитми кебек. Татарча сөйләшсәк, җырласак, биесәк, «без – татар» дип кычкырсак, безгә җитә кебек. Әмма эшебезнең асылында милли үзаң торырга тиеш. Бу – үз халкыңны югары күтәрү, телен, тарихын, милли үзенчәлекләрен ихтирам итү һәм киләсе буыннарга җиткерү.

Соңгы вакытта «без – татарлар, тарихта эзлебез» дип мактанырга яратабыз кебек тоела. Дөрес, ата-бабалар эзләрен калдырган, ә без нәрсә? Гөрләтеп татарча укыта торган татар мәктәпләре челтәрен булдырдыкмы? Я булмаса, татарча университет ачтыкмы? Юк бит! Баланы бәләкәй чагында ук укытмагач, үскәч тә укытмагач, ул нинди татар була? – ди Гриф әфәнде.

Ул шулай ук татар һәм башка милләт кешеләре гаилә коргач туган балаларның күбесе татар телен белмәвен ассызыклады.

«Авыр мизгелләрдә якын кешеләрнең ярдәмен тою – үзе зур бәхет икән ул»

Луганск Халык Республикасы Алчевск шәһәренең «Таң» татар мәдәният үзәге» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Флюр Карачурин Сабантуйны зурлап уздыру теләге турында әйтте:

– Кемерово, Новокузнецкидагы Сабантуйлардан кайтканда, бәйсез Донбасс җирендә тынычлык урнашкач, зур, тирән эчтәлекле бәйрәм уздыру хыялы туды. Донбасс татарлары моңа лаек.

Соңгы елларда Сабан туен торгызу юнәлешендә эшлибез. Быел ул провокацияләр барган шартларда, ябык бинада – зур актлар залында узды. Конгресс татар артистларын җибәрде. Рәхмәт моның өчен. Җирле милләттәшләр халкыбызның җыр-моңына бик сусаган иде, – диде.

Сүз уңаеннан, Васил Шәйхразыев киләсе елдан башлап Сабантуйларга милли үзенчәлекне кайтару бурычы куелганын әйтте.

– Узган бишьеллыкта милли бәйрәмебез Сабантуйны уздыру Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге юнәлешләренең берсе иде. Сабантуйлар ярдәмендә дөньяны татар милләтенең рухи байлыгы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырабыз.

Федераль һәм бөтенроссия авыл Сабантуйларына шахтерлар һәм көньяк Сабантуйлары өстәлде. Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә, киләсе елдан башлап, Сабантуйларга милли үзенчәлекне кайтару безнең бурыч булып тора, – ди Милли Шура рәисе.

Флюр Карачурин быел Бөтендөнья татар конгрессы съездында рәсми рәвештә катнашуларына куануы белән уртаклашты. «Мондый мөмкинлек Россия Федерациясе тарафыннан безнең республикаларны тану нәтиҗәсендә тормышка ашты. Без үз хокукларыбызны яклап сигез ел көрәштек. Ниһаять, бәйсезлек өчен Россиягә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мин бәйсез дәүләт вәкиле булып килүемә шат һәм горурланам», – диде ул.

Флюр Карачурин әйтүенчә, Донбасска татарларның күченеп килүе 19 нчы гасырга ук карый. Бу шушы төбәктә күмер һәм металлургия сәнәгате үсешенә бәйле.

– Татарлар Алчевск шәһәренә 1890 елда килә башлаган. Сәүдәгәр, меценат Алексей Алчевский металлургия заводы төзү турында карар кылган, шушы төзелештә күп кенә татарлар катнашкан, күпләре шунда төпләнеп калган, язмышларын тапкан. Идел буйларыннан, Урал һәм Себердән киткән яшьләр күп еллар араларны өзмәгән. Һәр елны, Сабантуйлары вакыты җиткәч, туган якларына кайтып, әти-әни, әби-бабайлары, туганнарының хәлен белешкән. Алар кайтканда, авыл гөрләп торган, – ди Карачурин.

Ул «Зәңгәр шәл» спектакле шул чор вакытын тасвирлавын искәртте. «Димәк, милләтнең ул вакытта эчке егәре, кешеләрнең бер-берсенә тартылу көче нык булган. Тулы гаилә династияләре барлыкка килә, алар зур абруй казана», – ди ул.

– 2014 елда Донбасс территориясендә террорчылыкка каршы операция башлангач, безнең шәһәр үз эшчәнлегендә иҗтимагый, мәдәни, сәнгать, икътисад өлкәләрен саклап яшәүгә күчә. Луганск Халык Республикасында эшкә яраклы шәһәр инфраструктурасын саклап калу, шәһәр халкын шул эшләргә туплау төп бурычыбыз булып торды. Милли эшләребезне дә сакларга тырыштык.

«Таң» оешмасы 2012 елда оештырылган. Безнең максат – җирле татарларны берләштереп, конгресс белән тыгыз элемтәләр урнаштыру иде. Эшләребез уңышлы барды – Алчевк шәһәре татар үзәгендә мәдәни, белем бирү һәм иҗтимагый юнәлешләрдә хәрәкәтне җәелдердек. Шул елдан башлап, конгрессның бөтен чараларында катнашып киләбез. Татар үзәгендә мәгърифәтчелек эшен киң җәелдердек. Татарның бөек шәхесләренең тормыш юллары, иҗатлары белән таныштырабыз.

Алчевск татарлары өчен 2022 ел үзенчәлекле булды. Татарстан Хөкүмәте делегациясе килде. Сугыш шартларында Татарстан ягыннан бәйсез Луганск Республикасында җылы мөнәсәбәт күрү безгә зур шатлык булды. Авыр мизгелләрдә якын кешеләрнең ярдәмен тою – үзе зур бәхет икән ул. Моны сүз белән генә аңлату мөмкин түгел, – дип рәхмәтләр укыды Карачурин әфәнде.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, конгрессның Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин чыгышы конгресска мәдхия булды.

– Корылтаебыз – затлы мирас. Яхшы гамәлләр, купшы яңа киемнәргә тиң уйланулар – иң саф алтын. Урал, Уфа татарларыннан, муен тамырлары кебек якын булган башкорт халкыннан сәламнәр алып килдек. Съезд – халкыбызның, милләтебезнең рухи җәүһәрләре җыены. Төрле төбәкләрдәге милли оешмалар – конгрессның җан тамырлары, йөрәгебезнең иң нечкә кылларын гамәлгә китерүче дә ул конгресс, – ди Альфред Дәүләтшин.

Васил Шәйхразыевка да мактау сүзләре яңгырады.

– «Ир-егетнең асылы ил эшендә сыналыр» диелә халык мәкалендә. Васил Шәйхразыевның әлеге мәртәбәле корылтайга безнең республикадан делегат булып сайлануы – хезмәт офыкларының балкышыдыр, – дип, Дәүләтшин конгресс ярдәмендә соңгы биш елда башкарылган эшләрне санап үтте.

«Беренче корылтай үз бурычын үтәде – ул чакта рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде»

Республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев конгрессның 30 еллыгы белән тәбрикләде.

– 30 ел элек татарлар үз тарихыбызда беренче тапкыр тарихи ватаныбызга җыелдык. Очраштык, күрештек – онытыла торган хәл түгел ул, татарның милләт буларак исәнлегенә бер-беребезгә карап ышандык. Ул чакта рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде. Беренче корылтай Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетын оештырып, үз бурычын үтәде. Аның беренче җитәкчесе Индус Таһиров безнең өметләрне аклады. Халкыбыз тарихын барыбыздан да яхшырак белә торган күренекле галим милләт каршында җаваплылыгын тоеп эшләде. Моңарчы күрелмәгән гаять җитди гамәлне башлап җибәрү, җайга салуны гыйлемле, булдыклы, көчле кеше генә башкара ала иде. Татарларны берләштерү җиңел булмады. Боларны ерып чыгып, вазифаңны лаеклы үтәдең. Барыбыз исеменнән дә рәхмәт сиңа! – Шәймиевнең шушы рәхмәт сүзләренә зал алкышлар белән кушылды.

Индус Таһировның эшен Ринат Закиров, хәзер инде Васил Шәйхразыев, Дарис Шакиров уңышлы дәвам иткәнен әйтте.

– Дөрес эшкә тотынуыбызга беренчеләрдән булып инандык. Татар милләте турында уйларга, Россиянең милли сәясәтенә уңай йогынты ясарга, дигән ныклы фикергә килдек. Конгресс 30 ел шушы юнәлештә эшләп килә. Киләчәктә дә йөзебезне сакларга кирәк. Тормыш барыбызны да сыный. Беренче корылтай көчле этәргеч бирде. Мөһим чаралар уздыруга керештек, – диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе татарлар тарихы буенча җиде томлык хезмәтнең әһәмиятен дә ассызыклады. «Бу фәнни хезмәт бөтен дөнья өчен мөһим вакыйга булды», – дип, ул Тарих институтының беренче директоры Рафаил Хәкимов җитәкчелегендәге коллективка рәхмәтен җиткерде.

Минтимер Шәймиев, тарихи һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызып, аларны ЮНЕСКО исемлегенә кертүнең мөһимлеген дә тәфсилләп сөйләде. Шулай ук, Болгар, исламны рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгы тарихы турында Россия төбәкләреннән дә балаларны чакырып сөйләргә, җәйге каникуллар чорында лагерьлар оештырырга кирәклеген әйтте. «Эшләсәк, моның бәһасе бәяләп бетергесез», – диде Шәймиев.

«Һәр мәчет намаз укый торган урын гына түгел, гореф-гадәтләрне саклау урыны да булырга тиеш»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әле башкарасы эшләр бихисап булуын искәртте. «Без тәнкыйтьне дә кабул итәбез, эшебездән канәгать үк түгел. Әле эшләргә кирәк», – диде.

Ул бүген Милли Шура рәисе итеп янә сайланган Васил Шәйхразыевка да башкарасы эш күп булуына ишарәләде. «Васил Гаязовичны мактадылар бүген, ләкин моннан бүген «без булдырабыз» дигән хыяллар белән генә китәргә түгел», – диде.

– Телебез, динебез, гореф-гадәтләребезне саклап калган хезмәтегез өчен рәхмәт. Үзегезне саклагыз. Бергә булырга насыйп булсын. Глобализация чорында үзебезне ничек саклап калырга икәнлекне күрәбез. Беренчедән, телебез, гаилә, икенчедән, динебез, һәр мәчет намаз укый торган гына урын түгел, гореф-гадәтләрне саклау урыны да булырга тиеш, – диде Миңнеханов.

Съездда Милли Шура рәисе һәм аның урынбасарлары сайланды. Иң алдынгы милләттәшләребез Президент кулыннан дәүләт бүләкләре алды. Утырыш «Туган тел» гимнын күмәк башкару белән тәмамланды.

Съездның резолюциясен сылтамага кереп укырга мөмкин.

«Татар-информ» пленар утырышны онлайн трансляцияләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100