«Бөтен җир кипкән, ыжгырып янды» – Тәтешнең Олы Тархан авылында янгын фаҗигасе
30 августка каршы төндә, сәгать 1дә, Тәтешнең Олы Тархан авылы халкы коточкыч ут белән көрәшә. Чумариннар биләмәсендә янгын чыга. Йортлары көлгә әйләнгән гаилә бүген ярдәмгә мохтаҗ.
«Йорт факел кебек янды»
Олы Тархан авыл җирлеге башлыгы Ансар Айзатуллов әйтүенчә, иң беренче мунча яна башлаган, аннары йортка күчкән. Ялкын телләре күршеләренә дә сузылып, сарайларын юк иткән. Ансар Мидхәтович сүзләренчә, күрше-тирәләрнең йортлары исән калуы – үзе бер могҗиза. Августтагы эсселек һәм корылык аркасында ут дөрләп котырган.
– Йорт факел кебек янды, анда утны сүндерергә тырышу файдасыз иде. Иң мөһиме, янгын ике якка китмәсен, дип тырышты халык. Әле җил бөтенләй юк иде, нәкъ шул төнне җил күтәрелде. Ялкын урамга таба борыла башлады, бик куркыныч иде. Әле дә ярый күршеләренең йортлары исән калды. Глава корылык вакытында бөтен 12 тонналы мичкәләрне су белән тутырырга күрсәтмә биргән иде, шулар коткарды, тракторлар белән төшеп, ике якны коендырып тордылар.
Күршеләренең сарайлары янды, әле ничек йортлары калды – Аллаһ саклады инде. Шул сулар бик каты булышты. Йортның читенә барып җитә язган иде инде ул. Ә ул пластиктан тышланган, шуңа капкан булса, бетә иде. «Карак керсә, әйберең югала, ут килсә, бөтен нәрсәң югала» дип, юкка гына әйтмиләр, – ди Ансар Айзатуллов.
«Этем янып үлде»
Янган хуҗалыкта Илнар Чумарин әнисе Гөлнара Чумарина белән яшәгән. Бәхеткә, ул төнне өйләрендә кунмаганнар. Илнар төнге сменадан эштән кайтып кергән, әнисе әбисендә булган. 100 квадрат метрлы йортлары җир белән тигезләнгән диярлек, агачтан салган өлеше дә, кирпечтән тышланган янкормалары да булган.
– Башта кичке 6ларга кадәр өйдә идем, Алексеевскида заводта эшлим, шунда эшкә киттем дә соң кайттым.
Мин кайтып кергәндә, әнкәй юк иде. Әбинең кан басымы күтәрелгәч, аның янына кергән булган. Бер чынаяк чәй эчтем, әле бернинди төтен дә, ут та юк. Берзаман күз кырые белән генә ут күрдем, тәрәзәдән карасам, янабыз. Чабып чыктым, мунча эчтән яна иде, аннары тышка чыкты. Көннәр кызу торгач, коры булгач, ут тиз таралды.
Дусларга, янгын сүндерүчеләргә шалтыраттым. Миңа никтер озак килгән кебек тоелды алар. Килүгә сүндерергә тотындылар инде анысы.
Җил көчле иде, ялкын телләре өйгә таба сузылды. Әле үзебез дә сүндерергә омтылдык башта, янгын сүндерүчеләр килгәнче дә. Мунча янында су тутырылган зур К-700 көпчәге бар иде, шуннан су алып, сибеп карадык – файдасы юк. Бик каты кызу, мунча янына барып та булмый, аннары утынлыктагы утыннар яна башлады. Күршеләрнең сарае да якын, аннары аларга да, безнең түбәгә дә күчте.
Тиз генә кереп документларны гына алып чыгарга өлгердем. Гаражда эшли торган кораллар, суыткыч, кер юу машиналары, бөтен техника янды инде.
Әнкәйләр әле 7ләр тирәсендә мунчадан чыкканнар, күмерләре дә сүрелеп килә иде, мунча шулай калды, ди әнкәй. Сәгать 11ләрдә төнлә энекәш безнең яннан кайтып барганда да, бернинди төтен дә сизмәгән, берни юк иде, ди. Каядыр түбәдә пыскып яткан, шуннан ут чыккан, диләр янгын сүндерүчеләр.
Терлекләр юк иде, ләкин этем янып үлде, мәчем исән калды. Башта өйгә кергәч, эт өрә башлаган иде, тик мин тәрәзәгә карамадым да, соңрак кына күрдем.
Нәкъ шул урында йорт төзербез инде. Нигезне ташлыйсы килми, шунда туып-үскән җир бит. Чистартырга да, янган урында түгел, әзрәк эчтәрәк төзергә исәп. Быел фундаментын салып калдырсак, икенче елларга башлап та җибәреп булыр. Әлегә апада, я әбидә яшәп торырбыз инде.
Аллаһ сакласын, берсенә дә күрсәтмәсен, бик кыен хәл. Әле өч көннән дә төтенләп, пыскып торган урыннарга су сибеп йөрдек. Күмер калдыклары барыбер кала бит, – ди Илнар Чумарин.
Социаль челтәрләрдә, янгын бәрәңге сабагы яндырганнан чыккан, дип яздылар. Авылда бу фараз турында телгә дә алучы булмады – йорт хуҗалары гомумән өйдә булмаган. Янгынның төнлә чыгуы да «бәрәңге сабагы» версиясен кире кага.
Янгында каза күрүчеләрне каршы яктан яшәүче күршеләре видеога төшергән. Ул елый-елый төшерә.
– Каршы күршебез яна! Киртәсе яна инде. Бернәрсә дә эшләтеп булмый! Ике янгын сүндерү машинасы... Күршеләребез… Кара җир өстендә калабыз. Өченчесенә күчәргә тора… Каршы күрше… Арткы яктан чыккан ахры! Шарт-шорт итә, салют аталар дип торам… – дип сөйли күршеләре турында бу хатын.
«Егетләрне дә тотып кына тордык»
Бу гаиләнең өйләре иминиятләштерелмәгән булган, шулай да җирлек башлыгы көчләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.
– Ул гаиләгә бардым. Буш йортлар карыйбыз инде, сатуда өч-дүрт йорт бар. Кешене урамда калдырып булмый бит, бөтен вариантларны карыйбыз. Главага, хуҗалык рәисләренә матди ярдәм сорап яздык. Халык та җыя.
Ул көнне Президент Казанда главаларга машиналар бирде бит, кайтып кына җиттем, чишенеп тә тормадым, шунда чаптым. Бер нәрсәләрен дә алып кала алмадылар. Анда көчле утка якын килерлек түгел, ничек аласың? Егетләрне дә тотып кына тордык, анда бит ыгы-зыгыда кемдер кереп тә китәргә мөмкин иде. Янгында андый очраклар күп бит.
Дары кебек бит ул, бөтен җир кипкән, ыжгырып янды. Бик куркыныч.
Ульяновскида бер туганым эшли әнә. Ул да – янгын сүндерүче. Унлап машина килдек, утны туктата алмыйбыз, дип сөйләде.
Янгынны сүндереп бетергәндә, иртәнге 4ләр, 5 нчеләр киткән булгандыр инде, яктырды инде, – дип искә ала ул коточкыч төнне Ансар Айзатуллов.
«Салют аталар» дип белеп чыгып карасам – янгын»
Янган гаиләнең авылдашлары (исемен әйтмәүне үтенде) да янгынга каршы 5 сәгать көрәшеп, иртәнге 6ларга гына сүндерүләрен әйтте.
– Бик олы фаҗига булды. Без төне буе, иртәнге 6га кадәр урамда идек. Әле дә ярый колхоз зур цистерна су белән ярдәм итте.
Бөтен хезмәтләр килде – газ, ашыгыч ярдәм хезмәте дә, янгын сүндерүчеләр дә.
Көндез мунча яккан булганнар, морҗа төбе кызып калгандырмы инде... Шундыйрак фараз.
Мин ул төнне башта шартлау тавышлары ишеттем. Алгы якта яткан булсам, ялкын күренгән булыр иде, арткы якта булгач, «шарт-шорт» иткән тавыш кына ишетелде, салют аткан кебек иде бу. Трассага якын торганлыктан, машиналарга игътибар бирми дә яттым, чөнки мин ияләнгән машина тавышына. Ә анда инде янгын сүндерү машиналары килгән булган, ә мин әле, гөрселдәп комбайннар кайтамы кырдан, дип уйлаган идем.
Салют аталар, дип белеп чыгып карасам – янгын. Арткы якта мунчалары яна иде. Бернәрсәне коткара торган түгел иде инде, ут тиз томалап алды анда.
Күршеләре дә зыян күрде. 600 мең сумлык булгандыр ул зыян. Алдагы көнне генә ике тонна иген алып кайттылар, печәннәрен тутырып куйдылар. Бернәрсәсез калдылар. Сарайлары янып бетте. Кәҗәләрен, сарыкларын чыгарып өлгергәннәр, тавыклары янды. Терлекләре азыксыз калды хәзер. Алар да ярдәмгә мохтаҗ инде. Терлекләрен тотарга урын да кирәк бит, – дип борчылып сөйләде шушы авылда торучы ханым.
Хуҗалыгы-малы – бер хәл, әле дә ярый, кеше корбаннары юк, дип сөенеп, бүтән мондый фаҗигаләр кабатланмасын, дип кенә телисе килә. Ә янган гаилә акчалата ярдәмгә бүген бик мохтаҗ. Аларга һәр тиен кадерле.
Ярдәм өчен реквизитлар: 5336 6902 9685 2959 (Сбербанк картасы Гөлнара Маратовна Чумарина исемендә).