
Ринат Рахматуллин социаль челтәрдәге сәхифәсенә фәлсәфи пост урнаштырды. Ул аның колониядән чыгып, яңадан иҗат итә башлавына 1 ел тулуга багышлана.
Бөтен гомергә тиң еллар була. Минем иреккә чыкканыма төгәл 1 ел узды. Ләкин чынлыкта мин әле үз юлымны башладым гына.
Бу елда барысы да булды: ышаныч, курку, илһам. Йокларга ирек бирми торган уйлар. Шунда ук җавабын табып булмый торган сораулар. Мин тормышка башка күзлектән карый башладым. Яңадан суларга өйрәндем. Мине яратканнарны ишетә, аяк астымда җир барлыгын тоя башладым.
Әлеге юлым «Тормыш китабы» дигән концерт программамның нигезе булды. Бу –гади генә җырлар түгел. Аларның һәрберсе – минем тормышымның бер бүлеге. Алар уйлап чыгарылмаган, алар – яшәлгән. Чын көйләр студиядә түгел, ә йөрәктә туа.
Әлеге программа үз-үземне аңларга теләгәннән туды. Ничек кенә авыр булуга карамастан, алга барырга кирәклеге турында ул. Мәхәббәтне саклау һәм барысын да яңадан башлап булу турында. Минем гаиләм – минем көчем. Барысына да рәхмәтлемен. Алар һәрвакыт янәшәмдә. Аларның ышанычы мине караңгылыктан яктыга алып чыкты.
Иң мөһиме – мин хәзер чынлап та үз урынымда икәнемне беләм, – дип яза җырчы.
Ринат Рахматуллин, исерек килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнеп, 6 айга колония-поселениегә хөкем ителгән иде. Аннан кайткач, җырчы яңа сулыш белән иҗат итә башлады.