Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борынны матурайту өчен операция ясаганда пластик хирург яшь кызның үпкәсен тишкән

Табиб борынга кимерчәк кую өчен, кабыргадан трансплантат алырга җыена.

news_top_970_100
Борынны матурайту өчен операция ясаганда пластик хирург яшь кызның үпкәсен тишкән
https://pixabay.com

Операция вакытында яшь кызга зыян китергән пластик хирург Сергей М. өч ел ярымга гомуми режимлы колониягә хөкем ителде. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Ивановага сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте. Ул «иминлек кагыйдәләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтеп, саксызлык аркасында сәламәтлеккә зыян китерү» маддәсе буенча гаепле дип табылган.

Суд һәм тикшерү ачыклаганча, Сергей шәхси медклиникада пластик хирург булып эшли. 2018 елның 8 апрелендә ринопластика ясаганда, пациентның үпкәсен яралый. Ул борынны матурайту өчен кабыргадан трансплантат алырга җыена. Кызның сәламәтлегенә зур зыян килә.

«Операция вакытында ул үпкәне тишә. Анда инфекция кертә, борынга куя торган кимерчәккә дә инфекция йоктыра. Операция өчен кабырга трансплантаты алганда, кабыргамны тиште. Аннары китеп барды. Мин бик авыр хәлдә идем», — ди София исемле кыз.

Тикшерү барышында иллеләп кешене сораштырганнар, тентүләр ясаганнар. Клиника учредителенә карата аерым эш ачканнар, аны халыкара эзләүгә биргәннәр.

  • «Борында сөякләре җитешми»: Пластик операция ясаткан кыз гомерлек гарип булып кала
  • Пластик операциядән соң бер кызның күзләре төрле формага кергән
  • Шәхси клиникада пластик операция ясаткан хатын үлгән
  • «Пластик операция ярдәмендә матураерга теләүчеләр — психологик ярдәмгә мохтаҗ кешеләр»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100