Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пластик операциядән соң бер кызның күзләре төрле формага кергән

Хирург үз эшен аспиранттан эшләткән, нәтиҗәдә күз кабагының эчке ягы әйләнеп чыккан.

news_top_970_100
Пластик операциядән соң бер кызның күзләре төрле формага кергән
https://pixabay.com

Новосибирск шәһәрендә бер кыз 130 мең сумга пластик операция ясаткан. Аннары аның күзләре төрле формага кергән. Өстәвенә, күзләр начар күрә башлаган. Бу турыда «КП-Новосибирск» хәбәр итте.

Зыян күргән кыз күзләренең фотосын инстаграмга куйган. «Мин салынып тора торган күз кабагын төзәттермәкче, кашларымны матурайтмакчы идем. Бер табибның эшен бик ошаттым, аның турында яхшы сүзләр дә күп иде. Мин моңа ышанып, шушы табибка мөрәҗәгать иттем. Ничек булып бетәсен белсәмме…» — дип сөйли ул.

Кыз операциягә ярты ел алдан языла, бу аның ышанычын тагын да арттыра. Димәк, чират булгач, табиб бик яхшы. Операция вакыты җиткәч, аңа бәяне ике тапкыр арттырып әйтәләр. «Башта консультация вакытында хирург әйткәннәр язылган бланк сакланган иде. Шуны күрсәткәч, миңа 130 мең сумга ясарга ризалаштылар», — ди ул.

Операциядән соң ике көн узгач, хатынның бер күзендә тире ныграк тарттырылган булуы ачыклана, күз кабагының эчке ягы әйләнеп чыккан. Күзләр төрле формада икәне дә аермачык күренеп тора. Клиникада аны тынычландыралар, «узар» диләр.

Бу кызга хирург түгел, башка кеше операция ясавы ачыклана, аны бу турыда кисәтмәгәннәр. «Яшьләрне дә өйрәтергә кирәк бит», — дип аңлаталар. 

Хәзер күз кабагының эчке ягы әйләнеп чыгу сәбәпле, күз алмасы кибә, күздә нидер бар кебек тоела. 

Зыян күргән кыз судка мөрәҗәгать итәргә җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100