Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Болгарда фестиваль: «Бүген сез саламда утырасыз икән, бу – эшебезнең бер өлеше»

Халык Мамадыш районына данлыклы традицион «Питрау»га агылганда, ә Әлмәттә «Каракүз» этномәдәни фестивале башланганда, Татарстанның тарихи бер ноктасында – Болгарда өр-яңа фестиваль старт алды. Хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова «Яңарыш: Дастанның заманча укылышы» фестиваленең беренче тамашачыларының берсе иде.

news_top_970_100
Болгарда фестиваль: «Бүген сез саламда утырасыз икән, бу – эшебезнең бер өлеше»
Рузилә Мөхәммәтова

Үткән ялларда Болгарда әле атна буе дәвам итәчәк күп катламлы фестиваль башланып китте. Бу фестиваль – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм «Яңарыш»/ «Возрождение» фондының эш нәтиҗәсе буларак торгызылган Болгар җирләрен популярлаштыру, мәдәни мәгънә белән тутыру.

«Болгарны торгызганда Минтимер Шәймиев, музейларга күпме генә акча салсак та, анда тормыш кайнамаса, бернәрсә булмаячагын әйткән иде. Рөстәм Миңнеханов та бу җирдә бик күп вакыйгалар булырга тиешлеген әйтеп тора», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә. Ул әлеге фестивальнең туристларны китерү чарасы гына түгел, бу җирнең потенциалын – тирән тарихын ачу булуын, юнәлешләр һәм составы буенча зур масштаблы чара булуын ассызыклады.

Изге Болгар җирләрендә иң масштаблы чара – Изге Болгар җыены. Ул рәсми дә, дини дә, күпмедер дәрәҗәдә мәдәни дә. Җыенның үз тамашачысы бар. Биредә шулай ук, «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале дә уза – ул нигездә туристлар өчен булса кирәк, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы инициативасы белән әзерләнә. Ә инде мәдәният алгы планда торган беренче зур чара – үткән ел «Кара пулат» операсы иде. Ачык һавада табигый декорацияләр фонында күрсәтелгән гаҗәеп матур, масштаблы тамаша булды ул.

Былтыр спектакльне «Большой театр»ның генераль директоры, профессор, режиссер, театр белгече Владимир Георгиевич Урин белән аның хәләл җефете, «Большой театр»ның перспективалы планлаштыру һәм махсус проектлар бүлеге мөдире Ирина Александровна караган иде. «Бу урынның да перспективалары бик зур. Бу урынны кулланырга кирәк. Биредә гаҗәеп театраль фестиваль ясап була», – диде алар былтыр журналистларга.

2022 ел. Болгар

Салават Камалетдинов фотосы

Шулай итеп, былтыргы 2 кичлек ачык һавадагы «Кара пулат» операсы быел «Яңарыш: Дастанның яңача укылышы» фестивале булып үсте. Ул Болгар җирендә 2 ел рәттән уздырылган «Ага базар» халыкара этномәдәни фестивален дә, Казанда 2 ел узган «Тормыш стиле — мәдәни код» I Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать Этно-Fashion фестивален дә, хәтта театраль лабораторияләрне дә үз эченә алган.

Фестивальнең программасы гаҗәеп бай – көн дә тамаша, көн дә ярминкә, диярсең. Ярминкә 9 көн дәвам итәчәк.

Фестиваль башын күреп кенә аны тулысынча бәяләп булмый, әлбәттә. Беренче көн ул – фестиваль ачылу тантанасы, Карелия музыкаль театрының «Куллерво» спектакле һәм 100дән артык һөнәрче катнашкан ярминкә («Яшәү рәвеше – мәдәни код» этномаркеты һәм «Ага базар» һөнәрчеләр ярминкәсе).

Карелия һәм Кыргызстан театрлары бу ялларда күрсәтелсә, киләсе ялларда – Болгариянең «Кубрат хан васыяте» (21 июль) һәм Якутиянең «Кыыс Дэбилийэ» олонхо спектакле (22 июль) көтелә. Фестиваль 23 июльдә «Кара пулат» операсы белән тәмамлана. Әле театраль эскизлар да булачак – дәресләр башланды инде.

Лаборатория эскизлары өчен Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» һәм Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан озын көн» романы сайлап алынган. «Яшермим – әсәрләрне мин сайладым. «Гасырдан озын көн» романы мәдәни кодның югалу куркынычы, тамырлар белән элемтә югалу куркынычы турында. Болгарда узачак фестиваль безгә манкортка әйләнмәс өчен кирәк. Без үзебезнең кайдан килгәнебезне белеп яшәргә тиешбез. Шуның өчен – Чыңгыз Айтматов, шуның өчен Кол Гали», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.

ххх

Фестиваль нинди генә шәп булса да, беренчедән, юл озынлыгы, икенчедән, анда кунакханәләр проблемасы потенциаль тамашачыны куркытырга мөмкин. Оештыручылар алдында шушы көнкүреш проблемаларын җиңү бурычы да тора бит әле. «Фестивальдә кеше булмаса, бик кызганыч булыр иде. Әлбәттә, туристлар булыр. Анда туристларны гына түгел, үз республикабыз кешеләрен дә күрәсебез килә», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.

Оештыручылар фестивальдә нәкъ менә республика кешеләрен күрү өчен хедлайнер итеп, Илсөя Бәдретдинованы чакырган. Әмма бу карар ни дәрәҗәдә дөрес – минем бераз шигем калды. Фестивальнең беренче көнендә Болгар җире кеше күплектән кайнап торуында Илсөянең роле бармы-юкмы – белмим. Шулай да Илсөяне карарга килүчеләр бар иде – анысын тәгаен күрдем.

Ххх

Фестивальнең шәрәфле кунагы – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев иде. Ул, сәхнәгә күтәрелеп, фестивальне ачып җибәрде, Рәхмәт хатлары тапшырды. Рәхмәт хаты алучылар арасында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова да бар иде – ул сәхнәгә күтәрелгәч, тамашачы иң күбе аны алкышлады.

«Без әле монда ни өчен җыелуыбызны азакка кадәр аңлап та бетермәгәнбездер. Без зур юл уздык. Хәзер яңа этап башлана, һәм сез аның беренче шаһитлары булачаксыз. «Мәдәни мирас» төшенчәсе гади әйбер түгел. Без хәзер мәдәни мирасны торгыза башлыйбыз. Вакыты җитте. Без әйткәнбез икән – эшлибез. Бүген сез саламда утырасыз икән, бу – шушы эшебезнең бер өлеше. Эшебез сүзебездән аерылмасын иде. Хәзер өлгермәсәк, алдагы буынга кыенрак булачагын ассызыкладык, чөнки барысы да ерагайганнан-ерагая бара», – диде Минтимер Шәймиев.

ххх

Фестиваль ачылышының мәдәни өлешенә килсәк, ул прологтан, ТР Камера хоры чыгышыннан һәм 2 җырчы – Алинә Шәрипҗанова белән Илсөя Бәдретдинова блогыннан тора иде. Менә шундый хатын-кыз тамашасы!

Пролог турында язып тормыйм. Мин аны ни өчен русча булуын аңламадым. Шул ук стандарт җавапмы – барысы да аңласын өчен! Әмма монда бер нәрсә уйланып бетмәгән. Оештыручылар хедлайнер итеп Илсөя Бәдретдинованы чакырган һәм тамашачы Илсөягә кызыктырып китерелгән икән, Илсөянең тамашачысы татар телле булуын уйларга кирәк.

Миңа калса, тамашаның кульминацион ноктасы «хедлайнер Илсөя» түгел, Миләүшә Тәминдарова булды. Ул хоры белән бергә сәхнәдә генә җырлап калмады, тамашачы арасына төшеп барысын да биетте дә, җырлатты да. Минтимер Шәймиев – җырлап, Ирада Әюпова биеп торган видеоларны карагыз! Матур!

Аннары сәхнәгә Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова чыкты, вокалы шәп, тавышы көчле булса да, Болгар стихиясе аныкы түгел, күрәсең. Тамашачы тыныч кабул итте. Алинәдән соң Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованы игълан иттеләр. Рәсми чараларда катнаша башлагач, ул да халык җырчысы булыр инде, дип уйлап куйдым.

Илсөя фестиваль концепциясенә туры килгән ниндидер этно җырлар башкармады. Илфак Шиһапов белән бергә чыккан вакыттагы һәр сүзендә мәгънә яткан җырлар да түгел иде. Аның «чын татар эстрадасы» җырлары да, сүзләре дә шәхсән мине «селкетә алмады». Әмма Илсөянең тамашачысы бар, һәм алар Илсөяне ярата – бу күренеп тора. «Давай, хәзер шундый итеп җырлыйк, име, чтобы бөтен күрше-тирәдәге районнар шаккатып утырсыннар әле: «Нәстә эшлиләр соң болар Болгарга җыелып», – дип, яме. Безнең әти әйтә торган иде: «Балалар, ял иткән-иткән – шундый бәйрәм итергә кирәк, икенче көнне йокыдан торып көзгегә карагач, чак кына стыдно да булырга тиеш», – дип. Давай, нормальный итеп бомбанём, чтоб рәхәт булсын күңелгә. Иртәгә искә төшерерлек! Давай! Бу яңгыр гимны – «Уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк». Җыр арасында Болгарда икмәк сатучы апай, сәхнәгә чыгып, Илсөягә пакет тутырып булки-чәкчәк-перәннек бирә башлавы программа кысаларында булмагандыр. Ул сөйләп торганда, журналистлар әкрен генә торып, спектакль булачак фестиваль вакыйгалары комплексына (Икмәк музее янәшәсендә) юл алдык.

Белмим, карап бетергәнмедер концертны, юкмыдыр, бераздан спектакль карарга Минтимер Шәймиев тә килде.

Карелиядән «Куллерво» спектаклен алып килгән кешенең кул-аяклары сызлаусыз булсын – рәхмәт аңа!

Карелиянең милли театры эпос нигезендә гаҗәеп матур спектакль күрсәтте. Спектакль 2 телдә бара – артистлар карел-фин теленең матурлыгын да бирергә, өлешчә рус телендә уйнарга да өлгерделәр. Музыка, яктылык, хәрәкәт, тел һәм эпосның сюжет байлыгы, хәтта бераз гына интерактив та – 1 сәгать 15 минутлык спектакльгә барысы да сыйган. Спектакльнең режиссеры – Карелиянең атказанган артисты Вячеслав Поляков.

Куллерво – «Калевала» карел-фин эпосының киң таралмаган бер персонажы. Тормышын үч алуга багышлаган бәхетсез герой. Сюжеты болай: 2 туган балыклы урын аркасында сугышып китәләр, һәм берсе икенчесенең гаиләсен кырып бетерә. Бер авырлы хатын исән калып, улы Куллерво туа. Бала гаять көчле була, һәм ул бары тик үсеп үч алу турында гына уйлый. Үчне ала ул алуын, әмма азагы үз ыруы да, бу ыру да кырылу белән тәмамлана.

Спектакль тәмам. «Шәп бит!» – диде Минтимер Шәрипович та чатыр-залдан чыкканда. Әйе, шәп! Их, бездә юк бит дастан куючылар, Минтимер Шәрипович! Тинчурин театрында Туфан Имаметдинов берне куйды – аны да сүгеп җанына тидек. Гафу, монысы – башка тема.

Ххх

Кайтырга чыкканда төн иде. Фестивальнең исеме турында уйланып кайттым. Татарча – «Яңарыш: дастанның заманча укылышы», русча – «Возрождение: эпос в современном прочтении». Татарчасында сүз арасын да санасак, 33 билге, русчасында – 41. Бу бит, җәмәгать, фәнни трактат исеме кадәр. Кем инде «Әйдә, «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестиваленә барыйк» дип сөйләшеп торсын. Инде ничәнче көн шул фестиваль дулкынында яшәсәм дә, мин дә «Яңарыш: дастанның яңача укылышы» дип язып куйганмын әле. Ә бәлки, «Ага базар» этнофестивален киңәйтергә генә кирәк булгандыр? Барысы да шунда сыяр иде әле. «Дастанның заманча укылышы» кебек озын исем тапканчы, Болгар дәүләтенең данлыклы базарының исемен яңартсак, кулайрак «яңарыш» булыр идек кебек. Халыкка якынаю һәм аны китерү ул – Илсөяне хедлайнер итү генә түгел, кешенең теле сынмаслык ягымлы исем кую да.

Хәер, бәлки, мондый исем куюның да үз сере бардыр. Фестиваль РФ Президенты фонды гранты хисабына оештырылган бит. 35 миллион сум софинанслау шарты белән 28 миллион сумнан артык акча федераль фондтан килгән. Проектны «Яңарыш» фонды тәкъдим иткән. Бәлки, федераль грант алу өчен шундый темасы «ярылып яткан» исем кирәктер.

Алга таба исеме ничек булса да, фестивале булсын иде, килделе-киттеле генә дә түгел, Илсөя Бәдретдинова әйткәнчә, бу фестивальгә кешеләр 1 ел алдан билет алып куя торган булсын иде.

Ә Ирада Әюпова бу фестиваль турында: «Буыннар алмашы турында уйланырга этәргеч булсын иде. Тузганак буласы җайлы – өрдең дә очып китте. Әмма тузганакның да тамыры була», – диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100