Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Болгар җыены-2021. Тәлгать Таҗетдин: «Атеистлар юк бездә. Гомеремдә күрмәдем»

Кичә меңләгән мөселман «Изге Болгар җыены»нда катнашты. Чарада катнашкан «Интертат» җыенны Ислам динен кабул итүнең 1100 еллык юбилее уңаеннан киләсе елда узачак чараның генераль репетициясе итеп кабул итте.

news_top_970_100
Болгар җыены-2021. Тәлгать Таҗетдин: «Атеистлар юк бездә. Гомеремдә күрмәдем»
Салават Камалетдинов

Җыен алдыннан Болгар Ислам академиясендә Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын оештыруга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин алып барды. Ул тантананы уздыру буенча Россия күләмендә оештыру комитетын җитәкли.

Татарстандагы комиссияне Президент Рөстәм Миңнеханов үзе җитәкли. «Ислам динендә булган барлык коллегалар белән бергә бу чараны югары дәрәҗәдә үткәрербез дип өметләнәбез. Әзерлек буенча эшләр бара», — ди ул.

Марат Хөснуллин Казандагы Җәмигъ мәчетенең төзелешен искә алды. «Юбилей алдыннан ташны салсак, дөрес булыр», — диде ул.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев планлаштырылган эшләр белән таныштырды. Мөфти Камил Сәмигуллин шулай ук нәзарәт тарафыннан эшләнгән эшләр һәм киләчәккә булган планнар турында сөйләде. Ул кыска метражлы фильмнар, онлайн мәдрәсә, көрәш ярышлары уздыру буенча проектлар булуын әйтте.

«Бу көнне билгеләп үтү — безне ислам дөньясына якынайта»

Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин әхлак дәресләрен булдыру тәкъдиме белән чыгыш ясады. «Бездә баланың ата-анага һәм тирә-якка булган мөнәсәбәтләренә игътибар итүче юк. Хәзерге вакытта балаларның рухи әхлак кыйммәтен дөрес формалаштырырга кирәк. Чит илдән яшьләргә төрле йогынтылар булуын күрәбез. Әхлак дәресләре киләсе елдан кертелергә мөмкин. Мәктәптә атнасына ике тапкыр булса да үткәрелсен иде дип саныйм. Казанда булган фаҗигане генә искә төшерик. Ул егет — җинаятьче түгел. Аның әти-әнисе җинаятьче булып чыга. Бер карасаң, егет я армиягә барырга, я гаилә корырга тиеш иде. Ә ул бер гаепсез кешеләрне юк итте», — дип сөйләде ул.

Соңыннан сүз Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка бирелде. Ул Болгар шәһәрендә Ислам кабул итүнең 1100 ел тулуга багышланган тантананың узуын һәр кеше өчен бәхет булуы турында сөйләде.

«Бу изге эш. Тантананы билгеләп үтүне һәр кеше көтеп ала. Монда тарих языла. Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм итә, ЮНЕСКО да Болгарны дөньяга күрсәтерлек итеп таныды. Элек ислам кабул итү көнен санаулы кешеләр генә Болгарга барып бәйрәм итә торган иде. Бу көнне билгеләп үтү безне ислам дөньясына якынайта. Ислам динен саклап калу юлында нәрсәләр генә күрмәдек, шуңа күрә без моңа лаек», — дип сөйләде Дәүләт Киңәшчесе.

«Бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрербез дип ышанам»

Киңәшмә тәмамланганнан соң ислам академиясеннән автобуслар һәм машиналар җыен буласы урынга агылды. «Истәлек билгесе» янында көндезге сәгать 11:00 тантаналы ачыш булырга тиеш. Вакыт кысан иде.

Машиналар куясы урында транспортның иге-чиге юк. Бөтен парковканы урап, сату нокталары аша тиз-тиз йөгереп, тимер рамнар алдында кесәләрне бушатып, аннан соң яңадан тутырып, сәхнә янына җыелыштык.

Болгар җыенында минем булганым юк иде, галәмәт күп кеше җыелган кебек тоелды. Бу җыенда күп тапкырлар булган фотограф Салават Камалетдинов быел кеше аз килгәнен әйтте. Күпчелек — олы яшьтәге апалар һәм абыйлар. Алар кояш астында сәхнә тирәсендәге урындыкларда урын алырга ашыкты. Болгар җиренең тарихын чагылдырган театраль тамаша карадык.

Ул арада яшелле-каралы байраклар тоткан бер төркем хәзрәтләр күренде. Яшел чапанлы, ак чалмалы хәзрәтләр «Тәүбә» намазыннан кайткан икән, алар сәхнәнең сул ягында, зур экран астында тезелеп бастылар.

Сәхнәгә мәртәбәле дин әһелләре һәм түрәләр күтәрелде, тик аларның барысы да сүз әйтмәде.

Ачылыш тантанасын Марат Хөснуллин башлап җибәрде. Ул Татарстан җитәкчелегенә бу чараның ел саен оештырылуы өчен рәхмәт сүзләрен әйтте, Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын оештыру комитеты җитәкчесе итеп билгеләнүен искәртте.

«Безнең максат — бу чарага катнашы булган һәр кеше безнең эшнең нәтиҗәсен күрсен иде. Дини лидерларыбыз ярдәме белән бу бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрербез дип ышанам», — дип сөйләде ул рус телендә. Халык арасында «татарча сөйләсә инде...» дигән сүзләр ишетелде.

«Бөтен Россия күләмендә күп кенә чаралар булачак»

Аннан соң сүз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде. Ул ике телдә дә чыгыш ясады. Ул да Россия Президентына һәм оештыру комитеты җитәкчесе булган «Татарстан егете»нә - Марат Хөснуллинга рәхмәтләрен җиткерде.

«Әлбәттә, безнең алда эшләр күп әле. Ул Татарстан, Казан һәм Болгар белән генә чикләнми. Бөтен Россия күләмендә күп кенә чаралар булачак. Без ул бәйрәмне матур итеп һәм чыннан да истә калырлык итеп үткәрергә тиешбез», — дип сөйләде ул.

Президент пандемия һәм вакцинация турында да сүз әйтеп китте: «Көннәр матур булсын, үзегезне саклагыз. Пандемия бераз тынычланды, ләкин тиз генә бетмәячәк, вакцина ясатуыгызны сорыйбыз. Башка юл юк, эзләмәгез дә. Республика вакцина белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Берәр төбәктә вакцина җитми икән, безгә килегез, без сезне вакцинацияләштерәбез», — дип сөйләде ул.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев соңгы ун елда Болгарда күп эшләрнең эшләнүен ассызыклады. «Бүген җыелуыбыз, дөресен генә әйткәндә, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән хыялыбызның тормышка ашуы. Ничә гасырлар безнең ата-балаларыбыз аның турында хыяллангандыр. Шундый көнгә килеп җиттек. Россия күләмендә ислам динен бәйрәм итү, зур әһәмият бирелү — искиткеч тарихи вакыйга», — дип сөйләде ул.

Аннан соң халыкны Мәскәүдән килгән тагын бер кунак - Россия Президенты Эчке сәясәт буенча идарәсенең Дини оешмалар белән бәйләнешләр департаменты җитәкчесе Евгений Еремин сәламләде. «Бүген Болгар алтын гөмбәзләрдән чагылганга кояш нурларыннан гына балкымый. Ул ислам фикере, ислам традициясе белән балкый. Моннан исламның якты нуры бөтен Россиягә таралды. Татарстан халкы үзен ата-бабалары диненнән аермый. Киләсе юбилей барлык дин әһелләре һәм хәтта атеистлар өчен чын бәйрәм булыр», — дип сөйләде ул рус телендә.

«Россиядә беренче дин — ислам дине»

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кыскача гына өч фикерен җиткерде. «Беренчесе — киләсе елда исламны кабул итнең1100 еллыгы булачак. Ул барыбыз өчен дә бик мөһим. Без 922 елда Россиядә ирекле рәвештә ислам динен кабул иттек, ә христианлык Россиягә 66 елдан соң гына керә. Димәк, вакыт буенча караганда, Россиядә беренче дин — ислам дине.

Икенче фикер — җанисәп. Быел да зур сынау көтелә. Бу сынауны уңышлы узарга насыйп булсын, җәмәгать. Барыбызны да татар дип языйк, милләтебездән ваз кичмик.

Өченче фикер — туган телдә сөйләшү, чөнки ул Раббыбыз әманәте, чөнки Раббыбыз Коръәндә «Мин сезне төркем-төркем итеп, халыкларга бүлеп бар иттем», — ди. Туган телдә сөйләшү, аралашу, укыту — Раббыбыз әманәте», — дип сөйләде ул.

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин шөкер кылу өчен җыелуыбызны әйтеп үтте. «Берәү кешеләргә кылган язшылыкларын изгелекләрен танымады исә, ул Аллаһка да шөкерана кыла алмас. Моннан 32 ел элек исламның 1100 еллыгын ай буенча үткәрдек, чөнки безнең көн ахшамнан соң башлана. Киләсе елда 1100 еллыкны кояш буенча үткәрәбез.

104 ел буена динне инкарь итеп яшәгән дәүләттә бүген бу эшләрне мәчетләрдә, чиркәүләрдә булганнар гына түгел, ә илебез җитәкчеләре эше итеп таныйбыз, чөнки динсез без кеше түгел. Атеистлар бездә юк. Гомеремдә күргәнем дә юк. Булса да, ул - вакытлыча күренеш, — дигәч халык елмаеп куйды. — Вакыт уза: таяк тотарга, кемгәдер таянырга кирәк. Аллаһка таянсаң, гомер буе әйбәт йөрисең», — дип сүзен дәвам итте хәзрәт.

«Бөтен дөнья сездән үрнәк алырга һәм сезгә карарга тиеш»

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов Мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләде. «Киләсе елларда бу изге урында килеп гыйбадәт кылырга насыйп булсын иде. Россия мөселманнары иркенлектә дин тота. Үз галимнәрен, хафизларын үстерәләр», — дип сөйләде ул.

Ачылыш тантанасында шулай ук Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе Әлбир Крганов чыгыш ясады. «Татар халкында „безне дога йөртә“ дигән сүз бар, бергә кылган догаларыбыз шундый олы көнгә китерде. Киләсе көннәрдә халкыбызның илебезнең киләчәге якты булсын», - дигән теләкләрен җиткерде.

Кырым мөселманнары мөфтие Эмирли Аблаев татар телендә чыгыш ясады. Сөйләм аерыла. Аның сүзләрен тәрҗемәче рус телендә яңгыратып барды. Бервакыт тәрҗемәче онытылып киттеме, тынлык булды. Халык арасында "аңлашыла бит болай да» дигән сүзләр ишетелде. «Бөтен дөнья сездән үрнәк алырга һәм сезгә карарга тиеш», — дип сүзен тәмамлады ул.

Соңыннан Митрополит Кирилл чыгыш ясады. «Бүген дөньяда теләсә нинди дини, милли гадәтләрне юкка чыгарырга тырышкан көчләр бар. Ул — безнең уртак проблема. Без балаларыбызны кайгыртырга тиеш. Алар өчен бүген дин белән бәйле булмаган яңа „Аллалар“ барлыкка килә», — дип сөйләде ул.

«Бу урын үзенә тартып тора»

Чыгышлардан соң азан тавышы яңгырады. Бөтен халык намазга ашыкты. Кемнәр өскә үк күтәрелде, кемнәр барып җиткән урыннарында туктап, намазлыкны чыгарып җәйде. Кемнәрдер эскәмияләргә тезелеште. Намаз тәмамланганнан соң бөтен халык чыгу юлына агылды.

Эскәмиядә утырып торган бер ханым янына килдем. Ул Яшел Үзәннән бу җыенга беренче тапкыр килгән булып чыкты. «Менә хатын-кызлар чакырдылар да, мин дә килергә булдым. Бу җыенны бик мактаганнар иде. Үземә дә бик ошады. Бөтенләй икенче хисләр, һавасы да башка, бик матур. Урынның изге булуы сизелеп тора. Хәзер инде икенче елларда да килергә ниятем бар. Инде намазын да үземчә укыйм, әле болай кеше янында оялам шул», — дип сөйләде Гүзәл ханым Минһаҗева.

Күрше эскәмиядәге ханым Удмуртиядән, икенче ел килә икән.

«Быел киләсем килде, бу урын үзенә тартып тора. Без киченнән үк килеп кундык. 35 кеше килдек. Яшьләрнең килүе дә сөендерә», — ди ул.

Янымда гына намазлыкларын җыеп торган ике ханымны күрдем. Аллар Чаллы тирәсендәге авылдан килгәннәр. «Мондый җыенга беренче тапкыр килдем. Бер урында шул кадәр иманлы кешеләрне күрү бик күңелле. Хәзрәтләрнең намазга баруларын гына карап торгач та күңел кузгалды. Киләсе елда менә нинди зур чара булачак, әби-бабаларыбызның мирасын онытмыйбыз дигән сүз. Алар телебезне һәм динне безгә тапшырган, без дә инде киләсе нәселләргә тапшырып калдырырга тиешбез, Иншаллаһ», — дип сөйләде Әнисә ханым Сәлахова.

«Вәгазьләр тыңлар өчен килдем»

Болгар җыены очрашу урыны булып та тора икән. Култыкланышып торган ике ханымның берсе Казаннан, икенчесе Волгоградтан килгән икән. Монда очрашырга булганнар. «Махсус шушы бәйрәмгә кайттым. Мин инде күп тапкырлар кайтам. Менә шушында йөрим дә, күңелгә рәхәт», — ди ерактан килгән Кәримә ханым. Аның дусты Мәрзия апа җыенга беренче тапкыр килгән: «Миңа бик ошый, икенче илгә эләккән кебек», — ди ул.

Бик шат кына Нурия ханым Ульяновск өлкәсеннән килгән. Алар барысы егермеләп кеше килгән. Мин аны чыгып барганда эләктереп алдым. Башта телевизордан күрсәтсәгез, дип аптырап калган иде. «Апа, җаным, мин Сезне төшермим бит», — дим. Ул инде өченче ел килә икән. «Вәгазьләр тыңлар өчен килдем мин монда. Үземә дәрес алып кайтам. Иманым ныгыту өчен көч җыям. Менә карагыз: төнлә җәй көне соң йокыга ятасың бит инде, намаз вакытына Аллам уятуга исем китә», — дип сөйләде ул.

Ризык сатучылар бик күп булса да, читтә генә үзләре алып килгән чуар җәймәне җәеп салып, үзләре белән алып килгән ризыклар, термостагы чәйләр белән ачык һавада тамак ялгаучылар да күренә иде. Балалар да аз түгел иде, кем атасыннан курай сатып алырга сорый, кем көмеш алкаларның кояшта ялтыравын карап тора, кем җитез генә халык арасыннан чабып үтә. Киләсе елда да бу изге урында очрашырга насыйп булсын!



Галерея: Изге Болгар җыеныннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100