Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Болгар тугыз көнгә дастаннар һәм матур этнокүлмәкләр башкаласына әверелде

Болгарда үзенең масштаблыгыгы белән уникаль фестиваль узды. Хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтованың «Яңарыш: Дастанның заманча укылышы» фестиваленнән репортажы.

news_top_970_100
Болгар тугыз көнгә дастаннар һәм матур этнокүлмәкләр башкаласына әверелде
Рамил Гали, Рузилә Мөхәммәтова

Болгар 9 көнгә дастаннар һәм матур этнокүлмәкләр башкаласына әверелде

Болгарда «Яңарыш: Дастанның заманча укылышы» фестивале Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең фатихасы белән башланды. «Без әле монда ни өчен җыелуыбызны азакка кадәр аңлап та бетермәгәнбездер. Без зур юл уздык. Хәзер яңа этап башлана, һәм сез аның беренче шаһитлары булачаксыз. «Мәдәни мирас» төшенчәсе гади әйбер түгел. Без хәзер мәдәни мирасны торгыза башлыйбыз. Вакыты җитте. Без әйткәнбез икән – эшлибез. Бүген сез саламда утырасыз икән, бу – шушы эшебезнең бер өлеше. Эшебез сүзебездән аерылмасын иде», – диде ул фестиваль сәхнәсеннән.

Шулай итеп Болгарда 9 көн дәвамында зур фестиваль гөрләде. Театрны һәм театраль эскизларны, төрле форматтагы концертларны, мода күрсәтүләрне, ярминкәләрне, укуларны үз эченә алган катлы-катлы фестиваль иде ул.

ххх

Театрдан башлыйк. Фестиваль кысаларында Карелиядән, Болгариядән, Кыргызстаннан һәм Якутиядән килгән театр труппалары дастаннар нигезендә куелган спектакльләр күрсәттеләр. Финалы – бишенче театр – ачык һавада күрсәтелгән «Кара пулат» операсы иде. Әмма ул хакта соңыннан.

Карелиянең милли театры карел-фин халкының «Калевала» эпосы мотивлары буенча куелган «Куллерво» эпик драмасын алып килгән. Бу спектакльне сокланып һәм Петрозаводск тамашачысыннан көнләшеп карадым. Артистлар аны сюжет аңлашылырлык дәрәҗәдә рус телен һәм карел теленең ямен тоярлык дәрәҗәдә карел телен аралаштырып күрсәтә алдылар.

Куллерво – «Калевала» эпосының бер герое, каршылыклы һәм бәхетсез герое. Яратылмыйча үсү һәм тәрбия булмау кешене нәрсәгә китерә – эпосның әлеге геройга багышланган өлеше шуны күрсәтә.

Бишкәк шәһәр драма театрының «Манасчы» драматик кыйссасы – «Манас» эпосының театраль тел белән заманча укылышы.

Болгариянең Варна шәһәре «Тарихи паркы»нда тарихи вакыйгаларның реконструкциясе белән шөгыльләнүче команда алып килгән «Кубрат хан васыятьләре» спектакле безнең өчен яңа форма булды кебек. Һәрхәлдә, шәхсән минем өчен. Артистлар Кубрат хан улларының кыскача тарихын һәм корал белән эшли белү осталыгын күрсәтте. Текст болгар телендә яңгырады, экранда рус телендә тәрҗемәсе барды. Финалда артистлар тамашаны «Алга!» «Без булдырабыз!» дигән татар сүзләре белән тәмамлады.

«Без Кубрат хан һәм аның 5 улы турында риваятьне алып килдек. Ханның уллары авыр вакытта аталары янына җыела. Хәзәрләргә бик авыр чорда борынгы Болгар белән ни буласын хәл итәргә кирәк була. Миңа Кубрат хан тарихы бик кызыклы. Идел буе Болгар дәүләте белән бәйләп тә өйрәндем. Алга таба 5 туганның һәрберсе тарихын өйрәнеп тарихи спектакль чыгарасым килә, чөнки шулкадәр бай тарих. Без профессиональ актерлар түгел. Без Урта гасырлардагы кылыч, ук-җәя, чыбыркы, балта белән эш итә белү осталыгын реконструкцияләп күрсәтәбез», – дип анлатты труппаның җитәкчесе Пьер Леонард.

Спектакль Болгар музей-тыюлыгының Хан сарае конструкциясендә барды. Әлеге конструкция хан сарае харәбәләре өстенә корылган түбәдән гыйбарәт. Әлеге түбә таш баганаларга утыртылган. Ә бу баганалар, ни кызганыч, спектакльне тулысынча карарга мөмкинлек бирмәде. Артистларга да ук-җәя, кылыч, чыбыркы, таш балта белән эшләргә урын кысан иде.

Болгарда урын иркен – ялан кырга чыгарып күрсәттерәсе иде бу спектакльне. Ук очмый, кылыч төшми торган якка басып кына карар идек әле, җәелеп утырмаска да риза мондый спектакль өчен.

Чакырылган спектакльләрнең дүртенчесен – Якутиянең «Олонхо театры»ның «Кыыс Дэбилийэ» олонхо спектаклен Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та карады. Спектакльне караганнан соң артистлар янына чыгып, аларга баш иеп рәхмәтен белдерде: «Булдырасыз! Булдырдыгыз! Без тарихыбызда шулай үз урыныбызны табып, бер-беребезгә күрсәтергә тиеш. Вакыт җитте! Элек күбрәк рәсми очрашулар булса, хәзер бәйрәм формасында очрашып, күзгә-күз карап, бер-беребезнең тарихи әсәрләребезне күрсәтеп бәһа бирергә кирәк», – диде ул.

Минтимер Шәймиев Россиянең күп милләтле дәүләт булуын ассызыклап, аның көче безнең бердәмлегебездә булуын татарча әйтте. «Тагын 1-2 спектакль карасам, телегезне аңлый башлаячакмын», – дип өстәде. «Олонхо театры» җитәкчесе Марина Турантаева Якутия Республикасының дәүләт киңәшчесе, «Олонхо театрына» нигез салган Андрей Борисовның сәламнәрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.

Шунысына игътибар итегез – Татарстанда 15ләп дәүләт театры була торып, дастанның театраль тел белән заманча укылышына багышланган фестивальне башында Минтимер Шәймиев торган «Яңарыш» фонды, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм аның карамагындагы Мәдәни ресурслар үзәге оештырды. Программаны да алар туплаган һәм профессионаллардан – театр белгечләре һәм театр менеджерларыннан башка да шәп итеп туплаган. Мин спектакльләр карарга килгән театр вәкилләрен очратмадым (кыргыз спектаклен карый алмадым, анысына театр вәкилләре килгән булса, гафу үтенәм).

Бераз гына читкә китеп: быел – Милли мәдәниятләр елында (Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән Дастаннар елында) – Камал театры «Нәүрүз» фестивален Чеховның «Вишневый сад»/«Чия бакчасы» спектакле белән ачты. Мәскәүдән чакырылган Драма сәнгате мәктәбенең әлеге спектакле фестивальнең хедлайнеры иде. Ә ябылуы Александр Калягин җитәкләгән «Et Cetera» театрының «Лица» спектакле белән булды.

Гафу итегез, Мәдәният министрлыгы «яраткан баласын» салып суктыра алмый бит – авыр итеп сулап куйгандыр да, дастанлы фестивальне үзе уздырырга булгандыр..

ххх.

Фестивальнең тагын бер кызыклы театраль проекты – ГИТИС кураторлыгында оештырылган театраль лаборатория. Ул 2 әсәр нигезендә уза. Лаборатория эскизлары өчен Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» һәм Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан озын көн» романы сайлап алынган. «Яшермим – әсәрләрне мин сайладым, – дигән иде мәдәният министры Ирада Әюпова фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.

Ирада Әюпова: «Гасырдан озын көн» романы – мәдәни кодның югалу куркынычы, тамырлар белән элемтә югалу куркынычы турында. Болгарда узачак фестиваль безгә манкортка әйләнмәс өчен кирәк. Без үзебезнең кайдан килгәнебезне белеп яшәргә тиешбез. Шуның өчен – Чыңгыз Айтматов, шуның өчен Кол Гали. Быел Рөстәм Миңнехановның татар зыялылары белән очрашуында яңгыраган сорауларның берсе 2033 елда «Кыйссаи Йосыф» әсәре язылуга 800 ел, Кол Галинең тууына 850 булуына әзерлек турында иде. 10 ел бик тиз узып китә. «Кыйссаи Йосыф» әсәренең халкыбызга рухи байлыгын саклап калырга, балаларын-оныкларын тәрбияләргә булыша. Бүген әби-бабайлар белән балалар бергә яшәми. Балаларны интернет тәрбияли. Без бу трендны үзгәртә алмасак та, тәрбия концепциясе турында уйлансак иде. Бу фестиваль буыннар алмашы турында уйланырга этәргеч булсын иде. Тузганак буласы җайлы – өрдең дә очып китте. Әмма тузганакның да тамыры була».

7 режиссер һәм 40тан артык студент-артист атна дәвамында Болгарда яшәп, шушы 2 әсәр буенча эскизлар әзерләделәр. Мин алар әзерләгән 7 эскизның барысын да карадым... тик фикеремне ничек йомшаграк итеп формалаштырырга белми торам. Оештыручыларның журналистларга бу мөмкинлекне тудыруы өчен рәхмәтем чиксез, әмма Платон әйтмешли, «Сократ – дустым, хакыйкать кыйммәтрәк»... кыскасы, эскизлар барып чыкмаган кебек шикелле тоела...

Катнашучылар әсәрләрдәге иң «попсовый» кисәкләрне алганнар да, артистлар шуны матур итеп уйнап күрсәттеләр инде. Русча, әлбәттә. Әмма мин аларның русча уйнавын тәнкыйтьләргә җыенмыйм, чөнки сүз бит ГИТИС белән хезмәттәшлек турында бара. Әлеге режиссура бүлегендә укучы студентлар да, артист-студентлар да Айтматов белән Кол Галине укыган дип уйламыйм. Һәрхәлдә, миндә шундый мәгълүмат бар. Укымыйча да куеп булгач һәм куярга ярагач, нигә укып торсыннар, ди?! «Кыйссаи Йосыф» буенча куелган эскизларның берсендә катнашкан татар егете Данис Хисмәтуллинга Йосыф ролен башкарганда татарча дүртьюллык укыган өчен рәхмәт! Бар булган татарча текст шул иде. Зур сәхнәдә Йосыфны һәм башкаларны уйнарга язсын сиңа, Данис!

Сүз уңаеннан, Данис Хисмәтуллин быел Казан театр училищесында Илдар Хәйруллин курсын тәмамлады.

ГИТИС ректоры Григорий Заславский: «Төрле «театраль мәктәп» белемле егетләрне-кызларны бергә кыска гына вакыт аралыгында нидер иҗат иттерү хөрмәткә лаек. ГИТИС студентлары белән Казан студентлары аралаштылар, дуслаштылар. Миңа бүгенге эскизларның дүртесе дә ошады. Һәрберсенең үз алымы бар иде. Әсәрне музыка аша, курчаклар аша, битлекләр аша аңларга тырышу да бар иде. Барысы да, миңа калса, уңышлы булды. Кичәге эскизларга караганда, бүгенгеләре тәмамланган кебек күренде – иҗат кешесе өчен 1 артык көн дә зур әһәмияткә ия».

«Чакырылган режиссер милли материал белән эш итәргә чакырылса, ул беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә тиеш дип саныйсыз?» – дигән сорау бирдем ректорга.

ГИТИС ректоры Григорий Заславский: «Кызыксыну булырга тиеш. Төп дин ислам булган республика булганда, традицияләрен аңлау мөһим. Театраль телгә күчергәндә традицияләргә хөрмәт белән эш итәргә кирәк. Мин форманың гыйффәтлелеген саклау мөһимлеген дә өстәр идем. Миңа калса, бүгенге эскизларда шактый ачыктан-ачык булса да, чама хисе сакланган, чөнки башкача булса, алгы рәттә утырган хиҗаплы кызлар торып чыгып китәрләр иде. Бервакыт гарәп илендә концертта балет номерында биючеләр аякларын күтәргәч, беренче рәттә утырган тамашачылар торып чыгып китүен сөйләгәннәр иде. Бүген эротизм да булган хәлдә тыйнаклык та сакланган», – диде Заславский.

ххх

Фестивальнең чираттагы зур блогы – 2 ел дәвамында Казанда узган «Тормыш стиле – мәдәни код» («Стиль жизни – культурный код») фестиваленең төп эчтәлеген тәшкил иткән этно-fashion-мода күрсәтүләр. 3 көн дәвамында Изольда Сахарованың «Мисс Татарстана» кызлары-егетләре этно-дизайнерларның модалы коллекцияләрен күрсәтте. Дөрес, Болгарда алар өчен подиумнар ясалмаган. Коллекцияләр «Хан сарае» конструкциясендә күрсәтелде. Шулай итеп консервацияләнгән хан сарае хәрабәләре 2 көнгә дөньяның этномода үзәгенә әверелде.

Фестивальдә Россия регионнарыннан барлыгы 63 дизайнер катнашты. Алар – Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Саха Якутия Республикасы, Ханты-Манси округы, Карелия, Самара өлкәсе, Красноярск крае, Иркутск өлкәсе, Пенза өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Краснодар крае, Ставрополь крае, Мурманск һәм Мәскәү шәһәрләреннән. Шулай ук 8 чит ил – Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Катар, Һиндстан һәм Бахрейннан дизайнерлар бар.

Икенче көнне коллекцияләрне күрергә Минтимер Шәймиев та килде. Тамашадан соң оештыручылар һәм халык белән аралашты. Шул арада мөселман хатын-кызлары өчен «Fashion Iftar» оештыручы мөселман блогеры Җәннәт Минһаҗева үзе гамәлгә куйган чара турында мәгълүмат биреп, Минтимер Шәриповичны киләсе елга шушы бәйрәмгә чакырырга да өлгерде.

2 көн дәвамында fashion-мода күрсәтүләр Хан сараенда барса, өченче көне «Кара пулат» алдыннан опера сәхнәсендә берничә коллекция күрсәтеп, җыелган 1500 халыкка һәм Татарстан Республикасы Рәисенә әлеге чара турында мәгълүмат бирү иде. Коллекцияләр күрсәтү fashion-мода күрсәтүнең оештыручылары арасында булган «Бюро Бану» коллекциясе белән башланды – татарның «Кемнең кулында – шуның авызында» дигән мәкале бар.

Фестивальнең матур бер финалы булган «Кара пулат» операсы турында аерым язмый мөмкин түгел. Быел ул кимендә мең ярым халыкны үзенә җыйды. Әлбәттә, куркынычсызлык чаралары күрелгән иде – кара пулат мәйданы челтәр койма белән уратып алынган, бөтен халык металл эзләгеч аша үтте.

– Сезнең нәрсә анда? Сумкагызны ачып күрсәтегез!

– Телефон, айпад, наушниклар... Мин – журналист...

– Миңа барыбер кем булуыгыз. Президент булсагыз да күрсәтәсез...

Ачык һавадагы операны кешеләр пластмас урындыкларга һәм печәнгә утырып карады. Мин печәнгә утырдым – былтыргы тәҗрибә алай уңайлырак икәнлеген күрсәтте – төнлә печән өстендә җылырак. Пластмас урындыктагылар туңды. Спектакльне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Респубикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, ГИТИС ректоры Заславский, район башлыклары карады. Районнардан автобуслар белән халык килгән иде, Спас районы халкы күп иде – күбесенең инде өченче мәртәбә каравы икән.

Ә менә операны караучылар арасында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов күренмәде. Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев та юк иде. Татар театры дөньясыннан Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева белән театр режиссеры Ильяс Гыйләҗев кына очрады – минем алдымда гына печән өстендә алар утыра иде. Әлбәттә, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов бар – булмыйча, «Кара пулат» Тинчурин театры сәхнәдә дөньяга аваз салган проект бит. Спектакль алдыннан Фәнис Мөсәгыйтов Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе кулыннан Рәхмәт хаты да алды.

ххх

Фестивальнең буеннан-буена аны ямьләп торган этно-маркет, ягъни, Ага-базар өлеше дә бар бит әле. Мин хәтта тыва һөнәрчеләреннән кызым өчен бисерлы букча, үзбәк дизайнерларыннан – ефәк шарф, Кырым һөнәрчеләреннән кызыл күннән янчык та сатып алдым. Соңгы көндә генә, әлбәттә, бәясе бераз төшкәч. Һөнәрчеләрдән хәлләрен сорашып та йөрдем. Алар килүләреннән канәгать. Оештыручылар аларның Болгарда яшәвен, ашавын түләгән, Казанга трансфер да тәэмин ителә. Һөнәрчеләр өчен укулар да оештырылган иде. Тик... әйе, бер тик бар... һөнәрчеләрнең товарларына тәңгәл килерлек сатып алучылар белән тәэмин ителмәгән. Һөнәрчеләрнең 20-30 мең сумлык кулдан чигешле киемнәрен алырлык сатып алучылар юк иде биредә. Бай контингентны китерү өчен ниләрдер кылырга кирәк. Ә байлар ала торган матур әйберләр бар иде биредә, димәк, алдагы елларда район главаларының һәм төрле эреле-ваклы җитәкчеләрнең хатыннарын китерү чарасын күрергә кирәк.

Фестиваль тәмам! Минтимер Шәймиев фестиваль ачылу тантасында: «Вакыты җитте. Без әйткәнбез икән – эшлибез. Бүген сез саламда утырасыз икән, бу – шушы эшебезнең бер өлеше. Эшебез сүзебездән аерылмасын иде», – дигән иде. Әйе, Болгарда зур фестивальгә нигез салынды. Аның исеме мәсьәләсендә проблема бар инде барлыгын... анысы – башка мәсьәлә....

Әлеге фестивальнең кубарылып Казаннан Болгарга күчүе башта бераз канәгатьсезлек уятса да, мин аның Болгарга бик кирәклеген аңладым. Яңа фестиваль иде бит әле, Казанга тирән тамыр җибәрмәгән иде, Болгарга – «Кара пулат» янәшәсенә урнашсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100