Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Болгар радиосы» премиясе – 2023: Илсөядән фокус, креатив Яруллин һәм сынган статуэтка

9 декабрь көнне «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы»ның XI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Биредә 30 җырчы үз номинациясендә җиңү яулады.

news_top_970_100
«Болгар радиосы» премиясе – 2023: Илсөядән фокус, креатив Яруллин һәм сынган статуэтка
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Декабрь азагында «Болгар радиосы» тамашачылары елның көтеп алынган вакыйгасын – XI Милли музыкаль премиясен тапшырганны карарга Казанның үзәгенә җыелды. Салкында өшеп-туңып һәм кызарып килгән җыр сөючеләрне Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас» ансамбле каршы алды. Бу » концерт алдыннан «разогрев» булды, диик. Җырладылар да, биеделәр дә, иң активлары бүләкләр дә отты. Кыскасы, халыкның күңеленә хуш килде!

Концерт залында алма төшәргә дә урын калмаган, барлык урыннар да алынган. Халык 4 сәгатьлек тамашаны тын да алмыйча, ахырына кадәр карады. Минем белән бер тирәдә басып торучы кызлар ахырга таба арысалар да, бирешмәделәр, идәнгә утырып булса да, «Үлмәс хит» номинациясенә лаек булган Салават Фәтхетдиновның «Уфтанма» җырын уфтанмыйча башкарып, сәхнәдән «Киләсе очрашуларга кадәр! «Болгар» радиосы белән бергә булыгыз!» дигән сүзләр яңгырагач кына кайту ягын карый башладылар.

«Сәхнәдә халык мәхәббәтенә лаек булганнар гына»

Шуны да әйтеп үтәргә кирәктер, быел премияне тапшыру тантанасын яңа режиссер Марсель Мәхмүтов әзерләгән.

– Бу – декорациягә дә, яктылык эффектларына да, видеоконтентка да, гомумән, ел буе әзерләнгән бөтен шоу атмосферасына да йогынты ясады. Бу – радиостанция ягыннан да, башкаручылар ягыннан да ниндидер йомгак ясау. Бүген сәхнәдә – халык мәхәббәтенә лаек булганнар гына, – дип, билгеләп үтте «Болгар радиосы»ның башкарма директоры Илфар Кәримов. Моннан тыш, ул, елдагыча, тантананы алып баручыларның берсе булды.

Калган партияләрне Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин һәм «Болгар радиосы»нда «Сәхнәдәш» программасын алып баручы Айгөл Хәйруллина башкарды. Алар тамашаны югары дәрәҗәдә алып барды, әмма халыкка бераз юмор җитеп бетмәде сыман. Эчне тотып көләрлек бер мәзәк тә яңгырамады. Истә калганнардан – бары тик Рифат Зариповның, премияне кулына алгач: «Ярар әле тотып карарга бирделәр», – диюе генә.

«Милли рух беркайчан да сүнми!»

Ике өлештән торган тамаша Камал театры артисты Әсхәт Хисмәт белән «ШАЯН ТВ» «Сәйлән» җыр бәйгесенең җиңүчесе Рөстәм Хөсәенов катнашында махсус әзерләнгән видеодан башланды. Алар «Миллилек нәрсәдә чагыла?» дигән сорауга җавап эзләделәр. Миллилек – моңда, түбәтәйдә, телдә... Юк, миллилек – рухта! Милли рух беркайчан да сүнми!

Милли рух чагылып торган чыгышлар арасыннан махсус кунаклар рәвешендә чыгыш ясаган Әсхәт Хисмәт белән Рөстәм Хөсәеновның баянга башкарган «Әрем исе, әрем тәме» җырын һәм «Легендар җырчы» номинациясендә «Алтын йолдыз»га лаек булган Зөһрә Сәхәбиеваның «Җидегән чишмә» җырын атарга була. Әлеге җырларны халык аеруча җылы кабул итте, алкышларны да жәлләмәделәр.

Беренчеләрдән булып, сәхнәгә «Ямьле» төркеме чыкты. Алар «Иң ямьле төркем» номинациясендә «Алтын йолдыз»ны алды. Креатив карар! Исеме җисеменә туры килеп тора.

«Парлы дуэтлар» премиясе

Премиядә парлы дуэтлар аеруча күп иде. 30 номинациянең 8е парлы башкаручыларга тапшырылды. Гаилә дуэтлары марафонын Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова «Син кирәк» җырыннан башлап җибәрделәр. Алып баручылар: «Без марафонны башлап җибәрүчеләрне дөрес сайлаганбыз, чөнки тиздән алар ансамбль булып та оешырга мөмкиннәр», – диде. Чыннан да, киләсе елларда «Болгар радиосы»на андый номинацияләрне уйлап табарга туры киләчәк, күрәсең.

Әмма Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисованы бүләкләгән вакытта көтелмәгән хәл булды. «Иң халыкчан дуэт» булганнары өчен бирелгән алтын йолдыз сыны Илназ Баһның кулыннан төшеп китте. Йолдызы да сынды... Ни үкенеч! Йолдызны күкрәккә беркетәсе генә кала инде.

Ә Илсур белән Гөлназ Шәрипҗановлар «Иң тынгысыз дуэт» булып чыкты. «Биш минут» җырын башкарганда әй биеделәр, әй биеделәр инде. Мин, Гөлназ 20 сантиметрлы үкчәләре белән сәхнәдә егыла гына күрмәсен, дип дога кылып утырдым. Ярар әле, мин җырчы түгел, биек үкчәләр киясе юк!

– Без үзебезнең нинди номинациядә җиңәчәгебезне белмибез бит. Сәхнәгә чыгып, «Иң тынгысыз дуэт» дигәнне ишеткәннән соң, бераз шаккатып калдык. Чыннан да, без тимерне кызган вакытында сугып калырга тырышабыз. Хит җыр ул һәрвакыт күренеп тора. Узган ел безнең салмак җыр тамашачы мәхәббәтен яулады, быел шундый тынгысыз җырга төрле яшьтәге тамашачыбыз рәхәтләнеп кушыла, җырлый, бии, – ди алар.

«Иң дәртле дуэт» номинациясен Рамилә белән Рамил Хайретдиновларга бирделәр. Мине иң шаккатырганы – биючеләре, дөресрәге, биючеләрнең костюмнары булды. Дискотека шары кебек җемелдәп тора торган костюмнардагы биючеләр белән Көнбатыш җырчысының җырындагы көйне генә калдырып, үзләре чыгып тормасалар да, яхшы тамаша була иде, миңа калса.

Эльмира Гыйлфанова белән Рафил Җәләлиев «Иң ихлас дуэт» дип игълан ителгәннән соң миндә сорау туды: «Аларның ихласлыкларын ничек бәяләделәр икән?», «Ихласлыкның критерийлары нинди икән ул?» «Ихлас» сүзе безнең көннәрдә тарихи сүзләр сүзлегенә кереп бара, дип уйлаган идем инде, әлеге сүз белән номинацияләрне атасалар гына шул.

«Парлылар марафонын» Ризат белән Зинирә Рамазановлар йомгаклады. «Иң популяр дуэт» исеме аларга бирелде. Лаеклы җиңү! Сәхнәдәге чыгышлары да кинодагы бер мәхәббәт тарихы кебек булды.

«Җыр бушка яңгырарга тиеш түгел»

Концертның беренче өлешен үзенең дәртле чыгышы белән Рифат Зарипов тәмамлады. Ул салкыннан кереп, «Үзенчәлекле җырчы», «Үзенчәлекле тембр», «Күңелләргә үтеп кергән җыр», «Моңлы тавыш»ларны тыңлый-тыңлый бераз «изрәп» киткән тамашачыны селкетеп җибәрде, диимме соң шунда. Сәхнәдә сикереп торган Рифат Зариповны күргәч халык активлашып китте. Рифат Зарипов үзе кебек «Иң дәртле җырчы» номинациясенә лаек булды.

Тәнәфестән соң, күлмәгендәге 4 төймәсен чишеп, сәхнәгә Марат Яруллин күтәрелде. Ул 2023 елгы хитын – «Миңа нишләргә?» җырын башкарды. 2023 елның «Иң креатив җырчысы» нәкъ менә ул булып чыкты. Сәхнәдән тамашасы өстенә сикерүче, җанатарларын тешләүче, көн дә өйләнешергә тәкъдимнәр җибәреп торучылары булган артистны башкача ничек атыйсың инде.

– Минем командам бар, үземнең дә кызыклы уйлар килеп чыга. Аннан соң командада креатив кешеләр бар. Бергә уйлыйбыз, бергә утырабыз, – диде ул, «Ничек креатив әйберләрне уйлап табасың?» – дигән сорауга.

Марат Яруллин җырлаганда яшь кызлар гына кул болгап һәм кычкырып утырмадылар, ә урта яшьтән узган апалар да кушылды. Әллә Марат Яруллинның җанатарлары, әллә тәнәфес вакытындагы «чәйләре» башларына бәрдеме соң?! Гомумән, тәнәфестән соң концертта бөтенләй башка халәт хөкем сөрде.

Марат Яруллиннан соң, сәхнәгә бер төркем татар җырчыларын тәрбияләүче остаз – Винера Ганиева чыкты. Аның номинациясе дә үзенә туры килеп тора: «Иң дәрәҗәле остаз».

– Бер генә җыр да бушка яңгырарга тиеш түгел. Җыр һичшиксез мәгънәле булырга һәм тамашачы аңардан үзенә нәрсәдер ала алырлык булырга тиеш, – диде ул.

«Моңлы тавыш» һәм «Моң»: аерма нәрсәдә?

Ел саен «Болгар радиосы»на номинацияләрнең исемнәре кабатлануы турында тәнкыйть агыла. Мин дә бер тапталган юл буенча узмый кала алмыйм. Винарис Илъегет «Үзенчәлекле җырчы» номинациясен алды. Ә «Үзенчәлекле җырчы» белән «Иң креатив җырчы» арасында аерма нәрсәдә соң? «Креатив» сүзенең мәгънәсе асылда «үзенчәлекле» сүзенә килеп тоташа түгелмени? Әллә «үзенчәлеклесе» – олыракларга, ә «креативы» яшьрәкләргә биреләме?

«Моңлы тавыш» номинациясендә җиңү яулаган Айгөл Хәернасованың моңлылыгы «Моң» номинациясендә «Алтын йолдызга» ия булган Филүс Каһировныкыннан ничегрәк аерыла икән? Монысы – әлегә сорау.

«Әлеге номинацияләргә исемнәрне ничек уйлап чыгаралар икән?» – дип, тамашачылар гына түгел, алып баручылар да сорау бирә. Ләкин оештыручыларны да аңлап була, 30 артистка нинди исемнәр генә биреп бетерәсең инде.

Рәхмәт «Болгар радиосы» премиясенә!

Иң соңгылардан булып, сәхнәгә «Елның иң популяр җырчысы» чакырылды. Һәм ул, һичшиксез, Илсөя Бәдретдинова иде. «Ачуланма язмыш, курыкмыйм» җырын башкарганда ут сүнеп алды. Һәм кара, кабарынкы күлмәктәге Илсөя урынында кызыл, сыланып тора торган күлмәктәге Илсөя басып тора иде. Менә сиңа фокус!

Күлмәкне сәхнәдә алыштыруның сере нәрсәдә булуын Илсөя Бәдретдинова әйтергә теләмәде, «аннары кызыгы югала» диде.

Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә татар җырын, татар моңын ишетергә килүчеләр премиядән канәгать калдылар.

Рәхмәт оештыручыларга! Рәхмәт җырчыларга! Киләсе очрашуларга кадәр!

Җиңүчеләр исемлеге:

  1. «Татар җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен» – Ришат Төхвәтуллин
  2. «Татар музыкасының асылын саклап, җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен» – Зәйнәб Фәрхетдинова
  3. «Иң ямьле төркем» – «Ямьле» төркеме
  4. «Иң максатчан җырчы» – Альберт Вәлиуллин
  5. «Иң халыкчан дуэт» – Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова
  6. «Халык мәхәббәте» – Ришат Фазлыйәхмәтов
  7. «Халыкчан башкару» – Зөлфирә Шәйдуллина
  8. «Үзенчәлекле тембр» – Марат Фәйрушин
  9. «Халыкчан тавыш» – Зәринә Хәсәншина
  10. «Татар эстрадасында яңа исем» – Искәндәр Вәлиев
  11. «Иң максатчан дуэт» – Алсу һәм Азат Фазлыевлар
  12. «Күңелләргә үтеп кергән җыр» – Вадим Захаров
  13. «Иҗади гаилә» – Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов
  14. «Үзенчәлекле җырчы» – Винарис Илъегет
  15. «Моңлы тавыш» – Айгөл Хәернасова
  16. «Иң дәртле дуэт» – Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
  17. «Моң» – Филүс Каһиров
  18. «Иң креатив җырчы» – Марат Яруллин
  19. «Иң дәрәҗәле остаз» – Венера Ганиева
  20. «Иң дәртле җырчы» – Рифат Зарипов
  21. «Иң ихлас дуэт» – Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиев
  22. «Иң тынгысыз дуэт» – Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар
  23. «Тамашачы сайлавы» – Илшат Сафин
  24. «Зәвыклы җырчы» – Асылъяр
  25. «Иң романтик дуэт» – Гүзәлия һәм Артур Минһаҗев
  26. «Мәхәббәт җырчысы» – Раяз Фасыйхов
  27. «Иң популяр дуэт» – Ризат һәм Зинира Рамазановлар
  28. «Елның иң популяр җырчысы» – Илсөя Бәдретдинова («Ачуланма язмыш, курыкмыйм»)
  29. «Үлмәс хит» – Салават Фәтхетдинов («Уфтанма»)
  30. «Легендар җырчы» – Зөһрә Сәхәбиева
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 декабрь 2023
    Исемсез
    "Монлы тавыш" номинациясендэ Руслан Кираметдиновны курэсе килгэн иде.Аннан монлы тавыш эстрадада юк...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100