Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Болгар радиосы» йолдызларын тапшырды: «Радиодагы алып баручыларны күрәсе килгән иде»

Кичә «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы» X милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы булды. Юбилей премиясе булгач сюрпризлар, берсеннән-берсе матур котлаулар булыр, дип көткән идем, тыйнак кына, гади генә үткәрделәр.

news_top_970_100
«Болгар радиосы» йолдызларын тапшырды: «Радиодагы алып баручыларны күрәсе килгән иде»
Абдул Фәрхан

Кадерле укучы, алдан гафу үтенәсем килә, язма бер яклырак булачак, чөнки сәхнәдәге артистларның артларын карап утырдым. Оештыручылар искиткеч урын бирде – партерның беренче рәтендәге сул яктагы иң кырый урын. Аннан сәхнә бөтенләй күренми, иптәшләр. Сәхнәгә чыккан артистның уң ягына карап утырасың инде. «Алтын йолдыз» сынын алырга дип сәхнәдәге пьедесталга килеп баскан артистның арткы ягына карап торасы. Бөтен формалары күренә.

 

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Кызыклы әйберләр күрмәдем түгел. Каршыда ук ялтыравыклы кәгазьләр ата торган «хлопушкалар» аппараты тора. Анысы аткан саен «дерт» итеп сискәнеп куясың. Дүртесе дә атып бетергәч, техник хезмәткәр яңаларын куя. Тагын ул урыннан кыска итәкле биючеләрнең итәк асты күренә.

Классика һәм эстрада турында сөйләшүләр

Сәхнәдәге экран бөтенләй күренми. Алып баручылар сәхнә артына кереп киткәндә, гел экранга карыйлар, анда берәр язулар чыгамы икән әллә, дип, фантазияне җигеп утырдым.

Алып баручылар бу якка килеп тә карамады, бер яктан чыга, бер җирдә басып тора, чыккан җирдән кереп китә. Тантананы радионың баш мөхәррире Илфар Кәримов һәм опера җырчысы Илүсә Хуҗина алып барды. Нигездә, классика белән эстрада арасындагы уртаклык һәм аермаларны ачыклау булды, шул ук вакытта романтика, хисләр, «подкат»ка да урын булды. Шулай да ул «монотонно» булды. Алып баручылар чыккан саен сүзнең нәрсә турында барачагын аңлап була иде.

 

Фото: © Адбул Фәрхан

Илфар Кәримов радио кешесенә хас булганча тиз сөйли, ә Илүсә һәр сүздән соң пауза ясап, салмак алып бара. Аның образы шундый иде – интеллигенция. Шулай да мондый диалог ялыктыра. Кайбер концертларда урынлы һәм урынсыз шаяртулардан колакларны ябып куясы килә, ә монда шаяртулар булмады. Тамашачы Илфарның кайбер «көнкүреш сүзләреннән» генә елмаеп куйды.

Татар эстрадасы легендасы һәм беренче «Алтын йолдыз» алучылар

Концерт та Илүсә Хуҗина һәм Эльмир Низамов чыгышы белән башланды. Татар музыкасының асылын саклап, җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен,Эльмир Низамовка «Алтын йолдыз» бирелде. Кичәдә быел Болгарда куелган «Кара пулат» операсы турында булды, төп геройлары монда иде. «Тамашачы сайлавы» номинациясендә Илгиз Мөхетдинов гомерендәге беренче «Алтын йолдыз»ын алды.

 

Фото: © Абдул Фәрхан

Сынны беренче тапкыр алучылар барысы өчәү булды. Кызлар яраткан Марат Яруллин иң романтик җырчы булды. Атасыннар иде инде ул номинацияне «кызларның башын әйләндергән ир-ат» дип. Гомумән, номинацияләрне башкачарак  креатив итеп атасалар, кызыграк булыр иде.

Шулай ук тамашачы сайлаган Сәйдә Мөхәммәтҗанова да беренче йолдызын алды.

Концертта чыгыш ясаучы җырчылар буенча әзме-күпме нинди номинациядә җиңәчәген күзаллап була әле. Гадәттә, «Татар эстрадасы легендасы»ның исеме соңга кадәр сер булып кала. Быел ул РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов булды. Аңа быел 89 яшь тулган икән! Ул музыкасыз гына бөтен залны үз тавышы белән тутырды. «Болгар кызы Айсолтан» җырының «тыныч көннәр килсен безнең гомергә» дигән сүзләреннән соң, кайбер апаларның иреннәреннән «амин» сүзен укып була иде.

Эмиль абый тамашачыны сагынган. Сынны алгач та ул, тамашачыга зур рәхмәтен белдереп, тагын бер җырны җырлап җибәрде.

Җырны популяр иткән кешенең исемен әйтмәү дөресме?

Бүгенге көн темасына кагылдык икән инде, тагын бер күңелне кыра торган мизгел булды. «Елның популяр җыры» номинациясендә «Алтын йолдыз»ны Филүс Каһиров алды. Аңлагансыздыр кайсы җыр өчен. Әйе, «Киек каз юллары». Ләкин быел ул җырны популяр итүче Филүс Каһиров түгел. Җырны Артур Хәсәнов популяр итте. Мобилизациядә ул җырны башкармаган булса, премия булыр идеме? Әмма аның турында бер сүз дә булмады. Җырчы тарафыннан да, алып баручылар тарафыннан да булмады. Тамашачы күңелендә генә булды ул.

Җырларга кагылышлы номинацияләр күп түгел иде. Гүзәл Уразова башкаруында «Мин яратам сине, тормыш» җыры «Йөрәкләргә үтеп кергән җыр» булды. Аның «Кирәк» җыры да бу номинациягә туры килер иде. Айдар Галимовның «Бөдрә таллар» җыры «Үлмәс җыр» булды. Монда артык сүзләр була алмый инде.

Иң яшь җырчы

Башка номинацияләрдә барысы да гадәттәгечә булды кебек. «Иң тынгысыз җырчы» Рифат Зарипов булды. Исеменә карап җисеме дигәндәй, номинация махсус аның өчен уйлап табылган кебек. Иң креатив җырчы Анастасия Макарова булды. Рус кызының татарча җырлавын бүгенге заманда чыннан да креатив дип санап буладыр.

Премиядә яшь җырчыларның күп булуы сөендерә. Сәхнәдә чыгыш ясаган иң яшь егет турында сүз әйтмичә калып булмый. Ялгышмасам, ул бишенче булып чыгыш ясады һәм шунда гына бөтен халыкны уятып җибәрде, «раскачал» димме соң! Менә тавыш егеттә. Менә бөтен күңелен биреп җырлады, чөнки аның өчен бу чыгыш мөһим иде. Ул – «Сәйлән» балалар җыр фестивале лауреаты Рөстәм Хөсәенов.

Концерт Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгышы белән тәмамланды. Ул Татар җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен «Алтын йолдыз»ны алып кайтып китте.

 

Фото: © Абдул Фәрхан

«Нәкъ менә радиода эшләгән алып баручыларны күрәсе килгән иде»

«Пирамида»га тамашачының төрлесе килгән иде: ак яулыклы әбиләр, озын үкчәле яшь кызлар, балалы гаиләләр, яшь егетләр... Концерт башланганчы ук фойеда җанлы музыка яңгырады. Апалар скрипкачы Динә Закирова янында фотога төшәргә чиратка басты. Ә ул үзе уйный, үзе камерага елмая. Тәнәфес вакытында да халык баянга да биеде, җырлады да.

Концерт тәмамлангач, өс киемен алырга чират зур булгач, кеше таралганны бераз көтеп торырга булдым. Минем янда тагын бер төркем апалар тора иде, зур гаилә Сарман районы Җәлил бистәсеннән килгән.

«Бу концерт өчен махсус килдек. Төрле концертларда булганыбыз бар, әмма «Болгар радиосы» атмосферасы күбрәк ошый. Берничә ел элек, 2018 еллар тирәсендә бу концертка килгән идек, шунда бик ошады, быел әниләрне дә алып килдек. Икенче бүлек бигрәк ошады», – дип сөйләде Эльвира ханым.

Аның әнисенә дә икенче бүлек күбрәк ошаган: «Зәринә Хәсәншина икенче бүлектә булырга тиеш иде», – дип елмайды ул. Икенче бүлектә олы буынга якын булган артистлар күбрәк иде шул.

«Без беренче тапкыр килгәндә алып баручылар дүртәү иде, – дип дәвам итте Эльвира апа. – Минем уйлавымча, анда кызыграк булды.Бу концертта алып баручылар җитмәде безгә. Нәкъ менә радиода эшләгән алып баручыларны күрәсе килгән иде», – диде ул.

Баскычтан аска төшкәч, тагын бер апа белән сөйләшеп киттек. Тормыш иптәше өс киемнәрен алып килгәнне көтә иде ул. Назимә апа белән Нәбиулла абый Ульяновскидан килгән. Быел икесенә дә 60 яшь тулган! Шул уңайдан кызлары бүләк ясаган. 

Бик матур оештырганнар. Мин яраткан җырчылардан Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова чыкты. Яшьләрне бик белеп бетермим инде, әмма мин ишетергә теләгән җырчыларның барысы да булды. Алып баручылар да – тел остасы. «Болгар радиосы» концертында булганым юк иде әле. Ике кызыбыз безгә бүләк итеп билет алып бирделәр, төн кунып чыгу өчен фатир да тапканнар. Без үзебездә дә концертларга йөрибез, Казанга театрга да киләбез», – диде Назимә ханым.

Нәбиулла абый да: «Матур булды!» – дип куйды.

Шулай итеп, «Болгар радиосы» X юбилей милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы да тарихта калды. Юбилей премияләрен артык купшыландырмыйча, матур гына, тыныч кына тапшырып куйдылар.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

  • Татар музыкасының асылын саклап, җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен – Эльмир Низамов
  • Татар җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен – Салават Фәтхетдинов
  • Татар эстрадасы легендасы – Эмиль Җәләлетдинов
  • Иң халыкчан җырчы – Винера Ганиева
  • Иң креатив җырчы – Анастасия Макарова
  • Иң үзенчәлекле җырчы – Винарис Ильегет
  • Кабатланмас тавыш – Эльмира Кәлимуллина
  • Иң романтик җырчы – Марат Яруллин
  • Иң тынгысыз җырчы – Рифат Зарипов
  • Елның популяр җыры – Филүс Каһиров («Киек каз юллары» җыры)
  • Иң дәртле җырчы – Илназ Баһ
  • Иң моңлы җырчы – Раяз Фасыйхов
  • Иң романтик дуэт – Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар
  • Иң максатчан җырчы – Рәфис Кәлимуллин
  • Халык мәхәббәте – Илсөя Бәдретдинова
  • Иң лирик җырчы – Ришат Төхвәтуллин
  • Йөрәкләргә үтеп кергән җыр – Гүзәл Уразова (»Мин яратам сине, тормыш» җыры)
  • Үлмәс хит – Айдар Галимов («Бөдрә таллар» җыры)

«Кайнар хит» тапшыруында җиңеп, «Тамашачы сайлавы» номинациясендә җиңүчеләр: Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илдар Ямалиев, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, Илгиз Мөхетдинов, Юлия Гарифуллина, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Зәринә Хәсәншина, Ильвина, Мурат Гайсин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100