Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Болгар» номеры гына түгел: Казанда Габдулла Тукайга катнашы булган биналар

Апрель – Тукай айлыгы. Әлеге язма татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның Казанда яшәгән һәм булган биналары, урыннары турында. Шагыйребез кайда яшәргә, кайсы бакчаларда һава сулап йөрергә яраткан? Болар турында «Интертат»ка Татарстан Милли музее филиалы – Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова сөйләде.

news_top_970_100
«Болгар» номеры гына түгел: Казанда Габдулла Тукайга катнашы булган биналар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм ижаты белән бәйле урыннарның күбесе Казанның тарихи үзәгендә – Иске Татар бистәсендә урнашкан. Аның тарихи-мәдәни һәм шәһәр төзелеше традицияләре Идел-Урал төбәгендәге Х-ХVІ гасыр мөселман дәүләтләренә (Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгына) барып тоташа.

Фото: Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар: 3 китапта. Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды.

Иске Татар бистәсендәге XVIII гасыр ахыры – ХІХ гасыр башында күренекле архитекторлар тарафыннан төзелгән биналар Казанның үзенчәлекле архитектура бизәге булып тора. Биредә татар байларының (Юнысовлар, Апанаевлар, Бәхтиевләр), зыялылар һәм дин эшлеклеләренең (Мәрҗани, Насыйри, Максудовлар) йортлары, мәчет (Мәрҗани, Апанай, Әҗем, Зәңгәр, Иске таш һ.б.) һәм мәдрәсәләр («Мәрҗани», «Мөхәммәдия», «Мозаффария»), сәүдә һәм җитештерү биналары (Печән базары, Петцольд һәм Крестовниковлар заводлары), кунакханәләр («Болгар», «Амур», «Мәскәү номерлары» һ.б.) урнашкан.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Печән базары урыны

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Беренче тапкыр – Казанга

Тукай кечкенә чагында беренче тапкыр Казанга килгәч, үги әти-әнисе белән торган йорт сакланып калмаган.

«Кечкенә Апуш» картинасы. Рәссам Иван Казаков

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Болгар» номерлары

1907 елда Уральскидан Казанга килгәч, Габдулла Тукай Казанның Иске Татар бистәсендәге «Болгар» номерларына урнаша. Мәскәү һәм Евангелистлар урамнары чатындагы бу бина 1866 елда архитектор Петр Романов проекты буенча, эклектика стилендә, мануфактура белән сату итүче беренче гильдияле сәүдәгәр Ибраһим Апаков акчасына табыш йорты буларак салына. ХІХ гасыр ахырында бина почмагындагы зур булмаган манара төзелә. Казан шәһәренең империя чорындагы гербы – канатлы аҗдаһа кыяфәтендәге флюгер шул вакытта куела. 1897 елның октябрендә Ибраһим Апаковның варисы – кызы Бибимәрьямбану Шамил (отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшәфи Шамилнең җәмәгате) йортны Оренбургтан Казанга күчеп килгән беренче гильдияле сәүдәгәр, иганәче Әхмәт Хөсәеновка сатып җибәрә. 1906 елда бина Казанның танылган сәүдәгәре, күренекле иганәче Мөхәммәтшакир Казаков кулына күчә.

Фото: Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар: 3 китапта. Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды.

Габдулла Тукай «Болгар» номерларында 1907 елның октябреннән 1912 елның декабренә кадәр (беркадәр өзеклекләр белән) тора. Уральскидан Казанга килеп төшүгә, кунакханәнең өченче катында чаттан, ягъни Мәскәү урамы ягыннан Кабан күленә таба карап торган почмактан 3нче тәрәзә – тәүлегенә 40 тиенлек номерга – 40нчы бүлмәгә урнаша. Кунакханәнең бу бүлмәсе Габдулла Тукайның Казандагы тормышын һәм иҗатын чагылдырган символ булып кала.

Мәхмүт Галәү истәлекләрендә әлеге бүлмә хакында мондый сүзләр бар: «40нчы номер – Тукай яшәгән бүлмә. Ул аны тыныч чакта яланбаш, жилеттан килеш, һәр ике кулын чалбар кесәләренә тыгып, озын коридорның бер башыннан икенче башына тик уйланып йөри. Син аш ашап утырган чакта, ишекнең югары пыяла өлеше аркылы кыска чәчле баш түбәсе, җыерчыклы маңгай һәм елтыраган күзләр күреп каласың. Бик яхшы беләсең: бу – Тукай».

«Тукай, гадәттә, иртә, бөтен номер тормышы башланганга кадәр, күп элек тора, ике кулын чалбар кесәсенә тыгып, озак уйланып, коридор буйлап йөри, аннан соң, бикләнеп, көндезге сәгать 12ләргә кадәр укый-яза. Көненә 1 тапкыр номер столовоенда аш ашый. Кичләрен «Сәйяр» номерына керә...» – дип искә ала актер, режиссер, педагог Касыйм Шамил.

Театр тәнкыйтьчесе Барый Әминев сүзләренә караганда, шагыйрьнең тагын бер яраткан гадәте була – ул «Болгар» парадныена чыгып, урамдагы хәрәкәтне күзәтә: «Анда да аның йөзендә буш карап тору гына түгел, бәлки житди, җентекле карап тору сизелә».

Кырлайдагы Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музее комплексында «Болгар» кунакханәсендәге 40нчы бүлмәне хәтерләткән экспозиция тора. Караваты – төп нөсхә, Тукайның дусты Хөсәен Ямашевныкы.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Милли музее фондында «Тукай яшәгән бүлмә» тарихи һәйкәле паспорты» дип исемләнгән документ саклана. Анда бүлмә түбәндәгечә сурәтләнә: «40нчы бүлмә кунакханә бинасының көньяк-көнчыгыш өлешендә, төньяк почмактан икенче була. Бүлмәнең зурлыгы: 2×3,28 метр, биеклеге: 2,95 метр. Агач җиңел ишек, ишектән югары тәрәзә уелган. Тәрәзә пыяласы ватык булганга, такта белән кадакланган. Бүлмә диварлары зәңгәрсу төстәге майлы буяуга буялган, идәне – сары төскә».

Артист Касыйм Шамил истәлегендә болай дип язылган: «Бүлмәгә кергәч, уң якта бер кешелек карават тора. Сул якта өстенә ак эскәтер җәелгән кечкенә генә өстәл куелган. Аның өстендә «Ялт-йолт» журналы, төрле газеталар һәм Пушкин шигырьләре китабы ята. Өстәл астында төрле китаплар тутырылган иске, җимерек бер кәрҗин күренә». Истәлекләргә караганда, Габдулла Тукай Уральскидан Казанга әлеге кәрзин белән кайткан һәм сәяхәтләре вакытында һәрвакыт үзе белән алып йөргән.

«Болгар» номерлары булган урында төзелгән бинадагы экспозиция.

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Тукай яшәгән бу бина шулай ук юк. Бина караусыз, ремонтсыз ташландык хәлгә килде һәм инвестор – «Татнефть»кә бирелде (ул вакытта генераль директор – Шәфәгать Тәхәутдинов). Инвестор 2006 елда бинаны реставрацияләргә вәгъдә бирсә дә, нәтиҗәдә аны сүтеп, яңа бина төзеде. Җәмәгатьчелектә дәгъвалар булгач, бинада музей экспозициясе оештырылды.

«Болгар» кунакханәсе булган урында төзелгән бина.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Печән базары мәйданындагы берничә урын

Печән базары мәйданында Габдулла Тукай эзләрен саклаган дистәгә якын бинаны күрергә мөмкин: казылык сатучы Габдулла Килдишев кибете, «Яктылык» кинематограф бинасы (ХІХ гасыр ахырында төзелгән әлеге бинаның икенче катын 1911 елда татар эшкуары Шәйхетдин Ишмөхәммәтов арендага ала һәм анда кинематограф ача. 1912-1918 елларда биредә күренекле татар композиторы, «Тукай маршы» авторы Заһидулла Яруллин тапер булып эшли).

Фото: Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар: 3 китапта. Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды.

Җамали хәрчәүнәсе, кунакханәдән ерак түгел урнашкан рестораннар.

Шәрәфулла Әхмәров әйтүе буенча, татар сәүдәгәрләре Мөхәммәтсадыйк Галикәев һәм Салих Гобәйдуллин йортларында урнашкан бу рестораннар халык телендә «Галикәй кабагы», «Гобәйдуллин кабагы» дип йөртелгән.

Аннан кала, Габдулла Тукай пәрәмәчләр сатып алырга кергән төрле бина, чәчтарашханә, Хөсәен Ямашев йортында прокломацияләр чыгаруы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә төрле кичәләрдә катнашуы турында да аз билгеле.

«Кәрвансарай» номерлары

Печән базарында Габдулла Тукай тормышы белән бәйле биналарның тагын берсе – «Кәрвансарай» номерлары. Вафа Бәхтияров билгеләвенчә, ул Киров (хәзерге Мәскәү) урамы белән Галиәсгар Камал (элекке Поперечно-Тихвинская) урамнары чатындагы 52/15нче йортның ишегалдында урнашкан.

Биредә ул Вафа Бәхтияров белән 1907 елның декабреннән 1908 елның гыйнвар-февраль айларына кадәр яшәп ала. Өч катлы кунакханә бинасы ХІХ-ХХ гасырлар чигендә сәүдәгәр Исхак Үтәмешев варислары тарафыннан төзелгән. Биредә җәмәгать һәм дин эшлеклесе Габдулла Апанаев җитәкләгән демократик юнәлештәге «Азат» газетасы редакциясе дә урнаша.

«Китап» ширкәте бинасы

1907 елның ноябрь аеннан Габдулла Тукай экспедитор булып эшләгән, китапларны почта аша тарату белән шөгыльләнгән «Китап» ширкәте дә иң элек Печән базары янында, Мәскәү урамында урнашкан була. Бина төрле кунакханәләрдә урын ала, Тукай шунда кунып, шунда яши. Ул ширкәт турында мәгълүмат аз.

Габдерахман Дәүләтшин-Хөсәинов тарафыннан ачылып, башта китап сату белән шөгыльләнгән бу ширкәт, Казанның төрле типографияләренә заказлар биреп, китаплар да нәшер итә башлый.

Вафа Бәхтияров билгеләвенчә, ул Киров (хәзер Мәскәү) урамы белән Галиәсгар Камал (элекке Поперечно-Тихвинская) урамнары чатындагы 52/15нче йортның ишегалдында урнашкан.

1907 елның ноябрь аеннан Габдулла Тукай экспедитор булып эшләгән «Китап» ширкәте шушы йорт ишегалдында булган. Мәскәү һәм Галиәсгар Камал урамнары чатындагы 52/15нче йорт.

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Уральскида яшәүче апасы Газизә Госмановага 1908 елның 27 мартында юллаган хатында Тукай болай дип яза: «Без хәзер Әхмәт байның угылы илә бергә «Китап» нәшрияты исемле бер ширкәт ясадык. Һәртөрле яңа китаплар сатып алып, үземез бастырып сатабыз. Һәр көн һәр тарафларга җибәрәбез. Мин китапларның хаталарын төзәтәм. Хак куям. Сораган кешеләргә җибәрәм. Контора минем номерымдадыр. Бу эштән дә яхшы гына акча алам». «Контора минем номерымдадыр» дигәндә, Тукай нәшриятның шул вакытларда үзе яшәгән бүлмәсен күздә тота. «Китап» ширкәте аннан соң тагын берничә бинага урнаша.

«Уральское подворье» кунакханәсе

«Уральское подворье» кунакханәсе бинасы хәзерге Профсоюз һәм Пушкин урамнары кисешкән чатта урнашкан булган. Шунда Тукай берничә атна яшәп алган. Аның дусты һәм хезмәттәше Вафа Бәхтияров истәлекләрендә кайсы тәрәзә икәне күрсәтелгән. Совет чорында яшәгән кешеләр аны «Балык кибете» буларак белә. Бина сакланмаган.

Габделшәкүр Апаков йорты

Габдулла Тукай яратып хезмәт иткән «Әл-ислах» газетасы идарәсенә килгәндә, ул 1908 елның 2 мартында Екатерининская (хәзерге Габдулла Тукай) урамында урнашкан Габделшәкүр Апаков йортына күчә. «Әл-Ислах» газетасы редакциясе хәзерге Габдулла Тукай әдәби музее каршында урнашкан булган.

Фото: Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар: 3 китапта. Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Вафа Бәхтияров истәлекләрендә түбәндәге юлларны укыйбыз: «Бу йортта редакциядә иртәдән кичкә кадәр «Проферанс», «Тысяча» һәм «Шестьдесят шесть» уйнаулар була иде. Җәй көне ишегалдына чыгып, капканы бикләп, ишегалды түрендә кузна һәм ашык уйнаулар да булгалый иде».

«Әл-ислах» редакциясе хезмәткәрләре: Г.Тукай, И.Әмирхан, Ф.Әмирхан, К.Бәкер, В.Бәхтияров. Казан, С.Иванов фотосы. 1908 ел, 10 октябрь

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Литовченко йорты

Җәйне Габдулла Тукай «Әл-ислах» газетасы редколлегиясе әгъзалары белән дачаларда үткәрергә ярата. Истәлекләргә караганда, 1908-1909 елларда Габдулла Тукай, К.Бәкер, Фатих Әмирхан һәм Вафа Бәхтияров Архангельская (хәзерге Һади Такташ) урамындагы Ботаника бакчасы каршында урнашкан Литовченко йортында яши. «Тукайның үзенчә бик «рәхәтләнеп», үзе дигәнчә яшәгән вакыты шул «дача»да торган вакыты булды. Ул анда яланаяк, яланбаш, күлмәк-ыштаннан гына, тирләп-пешеп, «ду күчереп», малайлар белән кузна уйный», – дип яза бу вакытлар турында Галиәсгар Камал.

Аитовлар йорты

Габдулла Тукай Евангелистлар (хәзерге Татарстан) һәм Олы Мещанская (хәзерге Сара Садыйкова) урамнары чатында урнашкан Аитовлар йортында да еш була. Эшмәкәр һәм хәйрияче Сөләйман Аитов һәм аның җәмәгате беренче татар кызлар мәктәбен оештыручы Фатыйха Аитоваларның уллары Исмәгыйль һәм Ибраһим янына яшьләр җыела торган була, җырлы-музыкалы кичәләр оештырыла.

Мәхмүт Дулат-Алиевның Мехчылар урамындагы йорты

Тукайның Казандагы дуслары арасында журналист Мәхмүт Дулат-Алиев та була, аның Яңа татар бистәсендәге Большая Симбирская (хәзерге Мехчылар) урамындагы 37нче номерлы йортында Тукай вакыт-вакыт яшәп тә ала.

Нәкый Исәнбәт үзенең мәкаләсендә Тукай язган бер дүртьюллыкның тарихын китерә. Галим билгеләвенчә, бервакыт, Мәхмүт Дулат-Алиев йортына Тукай кунакка килгәч, табынга күчтәнәчкә килгән гөбәдия чыгаралар (аны шагыйрь белән танышырга хыялланган бер кыз пешергән була). Гөбәдиянең өстенә камырдан Габдулла Тукай һәм йорт хуҗасы Мәхмүт Дулат-Алиев исемнәренең баш хәрефләре (гарәп хәрефләре белән «Г.Т» һәм «М.Д.») калкытып язылган була. Түбәндәге дүртьюллыкны Тукай шул язуны укып иҗат иткән булса кирәк:

«Бүләк килде гөбәдия капкачында.

Бисмилла дип керә торган капкасында.

Ике исем нәкышләнгән камыр белән,

Әйтерсең лә язган алтын тамыр белән».

«Купеческое собрание» бинасы (Яшь тамашачылар театры – ТЮЗ)

Яшьләр өчен кичәләр «Купеческое собрание» бинасында да уза. 1861 елда сәүдәгәр Тихонов йортында (Большая Проломная урамында) ачылган Казан сәүдәгәрләр клубы ХХ йөз башында Вознесенская урамындагы Журавлевлар йортында күчә (хәзер биредә Островский һәм Кави Нәҗми урамнары киселешендә Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) урнашкан).

Фото: Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар: 3 китапта. Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды.

«Купеческое собрание» залында татар яшьләре төрле кичәләр оештырган, спектакльләр куелган. Аларны Тукай да тамаша кылырга яраткан. Мәсәлән, К.Шамил истәлекләреннән, шагыйрьнең 1908 елда «Сәйяр» труппасы тарафыннан төрек язучысы Нәмык Кәмал драмасы буенча Галиәсгар Камал тәрҗемәсендә куелган «Кызганыч бала» спектаклен каравы билгеле. 1908 елның 2 гыйнварында шәкертләр катнашында әдәбият кичәсе була. Кичәнең икенче бүлегендә Габдулла Тукайның «Безне урынсызга яманлыйлар» исемле шигыре укыла. «Безне урынсызга яманлыйлар» шигыре дә бик акрын тавыш вә бөтенләй бер генә төрле тон вә жестларсыз, вә хәтта бәгъзе галәмәтләргә дә игътибарсыз укылып, бөтен хөсненнән гари (матурлыгын югалткан) булып чыкты, дияргә мөмкиндер», – дип яза бу турыда Фатих Әмирхан.

1908 елның 14 октябрендә «Купеческое собрание» залында «Әл-ислах» газетасы файдасына оештырылган әдәби-музыкаль кичәдә Габдулла Тукай беренче тапкыр үзенең «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасын укый.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Аркадия» бакчасы

«Болгар» номерларында Габдулла Тукай яшәгән бүлмәнең тәрәзәсе Кабан күленә караган. Кабан күле Казанны икегә – татарлар һәм руслар яшәгән өлешләргә аерып торган. Күлнең аргы ягында «Аркадия» бакчасы – Тукай яратып ял итеп йөри торган урыннарның берсе урнашкан, теләгән кешегә анда кечкенә пароходта оркестр уйнавы белән хозурланып бару мөмкинлеге дә булган.

Фото: Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар: 3 китапта. Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды.

«Яшен» журналы редакциясе

Большая Мещанская урамындагы Галиәсгар Камал яшәгән һәм «Яшен» журналы редакциясе урнашкан йорт (хәзерге Нариманов урамы, 48 йорт).

Фото: Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар: 3 китапта. Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды.

«Шәрык клубы»

Иске Татар бистәсендәге татар мәдәнияте үзәкләренең берсе, һичшиксез, «Шәрык клубы». 1906 елның 21 декабрендә Казан вице-губернаторы тарафыннан клубның уставы раслана. Клуб советының беренче рәисе итеп педагог Ибраһим Терегулов сайлана. Идарәдә Борһан Шәрәф, Габдулла Юнысов, Гайнетдин Әхмәров, Габделхәмит Казаков, Габдулла һәм Шакир Апанаевлар, Әхмәтгәрәй Хәсәни һ.б. катнаша.

Башта «Болгар» кунакханәсендә урнашкан «Шәрык клубы» 1908 елның 1 ноябреннән элекке Сул Кабан урамында урнашкан Сабитовлар йортына (хәзерге Шиһабетдин Мәрҗани урамы, 8нче йорт) күчә.

Ике катлы кирпеч йорт һәм ярымташ флигельне XIX гасырның икенче яртысында мануфактура товарлары һәм баш киемнәре белән сәүдә итә башлаган сәүдәгәр Хәмит Сабитов салдырган. Клуб биредә 1910 елга кадәр эшли, Габдулла Тукай аның шәрәфле әгъзасы була.

Фото: Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар: 3 китапта. Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды.

Нәкъ менә шушы бинада 1910 елның 15 апрелендә шагыйрь үзенең «Халык әдәбияты» лекциясен укый. «Йолдыз» газетасында «Казан хәбәрләре» бүлегендә бу лекция турында хәбәр дә басыла: «Пәнҗешәмбе көн 15 апрельдә шагыйрьләремездән Габдулла Тукаев җәнабләре «Халык әдәбияты һәм милли көйләр вә шигырьләр хакында» лекция укыды...»

1910 елның 1 ноябреннән «Шәрык клубы» Проломная (хәзерге Бауман) урамында урнашкан Кузнецов йортындагы фатирга күченә, ә 1911 елның 23 ноябрендә инде Евангелистлар урамындагы Мәрьямбану Баһаветдинова-Апанаева йортын (хәзерге Татарстан урамы, 8 йорт) арендага ала һәм 1917 елга кадәр үз эшчәнлеген шунда дәвам итә.

Татарстан, 8

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

ХІХ гасыр ахырында төзелгән бу бинада клубның 150-160 кеше сыярлык залы, җыйнак кына сәхнәсе, 100 кеше утырырлык лото бүлмәсе, татар, рус, азәрбайҗан, төрек телләрендәге китапларны туплаган китапханәсе, ашау-эчү урыны урнашкан. «Шәрык клубы»нда, спектакльләр куелган (шул исәптән рус телендә дә) бәйрәмнәр, әдәби-музыкаль кичәләр уздырылган. Беренче профессиональ татар театр труппасы «Сәйяр» дә биредә эшли. Клубта беренче татар халык кыллы оркестры һәм хатын-кызлар хоры репетицияләре, чыгышлары үтә. Габдулла Тукай биредә еш була. Мәсәлән, «Йолдыз» газетасында шагыйрьнең «үзе тәэлиф иткән шигырьләрен» уку кичәсе оештырылуы хәбәр ителә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Панаев бакчасы

Тукайның Казанда тагын бер яраткан урыны Панаев бакчасы. Әлеге бакча хәзер «Динамо» үзәге һәм Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат үзәге бинасы территориясендә урнашкан була.

Фото: Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар: 3 китапта. Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды.

1887 елда Лиодор Панаев тарафыннан салынган бу бакча соңыннан аның улы Ахиллеска мирас булып күчә. Биредә ресторан, театр, павильоннар, шахмат клубы, 755 тамашачы өчен ябык театр, фонтан эшләп торган. Электр белән яктыртыла торган бакча төрле катлау кешеләре өчен ачык була, бирегә студентлар да күпләп йөри. Федор Шаляпин нәкъ шушы театрда беренче мәртәбә чыгыш ясый.

Габдулла Тукай да Панаев бакчасында булырга яраткан. Мәсәлән, 1909 елда «Йолдыз» газетасында басылган рецензиясе шул турыда сөйли. «Татарча театр» дип исемләнгән бу язмада Тукай Гариф Богдановның «Хуҗа һәм приказчик» пьесасы буенча «Сәйяр» артистлары куйган спектакльгә бәя бирә: «19 июньдә җомга көн кич Панаевский бакчаның ябык театрында «Хуҗа һәм приказчик» пьесасы тамашага куелды. Кич бик аяз вә бик матур булып, выставкага килгән мосафирлар да күп булганга, халык бик күп иде. Театр сафыннан тәрәккый иттерүне үзләренә идеал итеп алган бу труппа артистлыктан башка эш илә шөгыльләнмәгәнгә, табигый инде, эч пошканнан гына театр уйнарга керешкән любительләргә кыяс итәрлек дәрәҗәдән күптән үткән вә үзенә тамашачы күңелен жәлеп иткәндер».

Овражная урамындагы бер йорт

1912 елның февралендә Өчиледән Казанга кайткач, Тукай башта Овражная урамында бер йорттан аена 8 тәңкәлек бүлмә таба. Әмма монда да хәлләр мактанырлык булмый. «Айга 8 тәңкә, эчендә аш пешерү дә бар. Итне җумыйлар. Чи иттереп китерәләр. Ашның тозы юк, тозы күп. Чәйнең чүбе тәүлекләп тора. Чынаяк сарыга каткан. Өстәлең чүплек төсле. Кергән көнне: «Иртәгә карават кертәбез», – диделәр. Бер атна, буш бутылка төсле, идәндә аунадым, һаман карават юк», – дип зарлана Габдулла Тукай үзенең «Казанга кайтыш» язмасында.

«Свет» кунакханәсе

Ахыр килеп, шагыйрь Гостинодворская (хәзерге Чернышевский) урамындагы «Свет» кунакханәсенә күчә. «Свет» кунакханәсенең төгәл кайда урнашканын әлегә таба алмадык.

Затлы җиһазларга күнекмәгән шагыйрь баштарак шакката: «Ул җиһаз! Караватның дүрт читендә дүрт ялтыраган гөмбәз. Көзгесе дисәң, кыргыз сахраларында ком арасында ярсыз гына җәелгән саф күл шикелле. Ишек ак сәдәфтән ясалган кеби. Җуынгыч – мәрмәрнең нәгызе. Язу өстәле бордовый төсле сукнолы, әллә ничә тартмалы. Паркет идәннәре адәм угылы аяк белән басарга оялып, күкрәге белән генә шуарлык». Ләкин биредә аны башка бәла көтә: «Бу нумердагы күселәр мине йөдәтеп бетерделәр, «чи-ми» киләләр. Алардан куркып, төн буе йоклый алмыйм. Күсе тавышларын бераз басу өчен, песи булып кычкырып утырам».

Биредә шагыйрь 14 апрельгә кадәр Уфа – Петербург – Троицк сәяхәтенә киткәнче яши.

«Амур» кунакханәсе һәм Клячкин шифаханәсе

Клячкин хастаханәсенә кергәнче, Габдулла Тукай «Амур» кунакханәсендә тора (1912 елның декабрь аеннан 1913 елның 26 февраленә кадәр). Бүгенге көндә күпмедер дәрәҗәдә «Амур» кунакханәсе (Мәскәү урамы, 70 йорт) бинасы сакланып калган.

Мәскәү урамы, 70 йорт

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Әлеге бина 1869 елда татар сәүдәгәрләре Ибраһим һәм Исхак Юнысовлар тарафыннан төзелә башлый (бина проекты 1844 елда ук архитектор Петр Аникин әзерләгән була). 1906 елда әлеге бина Габделкәрим Юнысовка күчә, һәм ул төзелеш эшләрен дәвам итә: 1912 елда Юнысов шәһәр хакимиятеннән өченче катны төзүгә рөхсәт сорый. Шул ук елны йорт сәүдәгәр М.Рамазановка «Амур» кунакханәсе оештыру өчен арендага бирелә.

Вафа Бәхтияров истәлекләренә караганда, Габдулла Тукай «Амур» номерлары урнашкан бинада беренче тапкыр 1909-1910 елларның кыш-яз айларында (4-5 ай чамасы) өченче каттагы 33нче бүлмәдә яши. Габдулла Тукай хезмәттәшлек иткән «Ялт-йолт» журналы да «Амур» кунакханәсендә урнашкан булган («Ялт-йолт»ның 48нче санында «журнал өчен материаллар «Амур» кунакханәсенең 9нчы бүлмәсенә җибәрелсен» дигән игълан басылган).

Бу кунакханәдә 1912-1913 елларда Фатих Әмирхан, татар артистлары Габдулла Кариев һәм Сәхибҗамал Гыйзәтуллина-Волжская да яшәгән. Нәкъ менә шушы бинадан 1913 елның 26 февралендә Г. Тукайны Клячкин шифаханәсенә озатканнар. Бу – фани дөньяда шагыйрьнең соңгы яшәү урыны.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Юнысовлар мәйданы

Тукай белән саубуллашу мәрасиме ХХ гасыр башының иҗтимагый, мәдәни яктан әһәмияткә ия булган Юнысовлар мәйданында уза. Казанның тарихи үзәгендә, Иске Татар бистәсендә, Екатерининская (хәзерге Габдулла Тукай) һәм 2нче Аркылы (хәзерге Фатих Кәрим) урамнары чатында урнашкан бу мәйданның исеме сәүдәгәр һәм фабрикант Юнысовларга бәйле.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сәүдә урыны буларак уйланылган Юнысовлар мәйданы кыска вакыт аралыгында шәһәрнең татарлар яшәгән өлешенең мәдәни үзәгенә әверелә: биредә рәсми тантаналар, төрле чаралар үткәрелә. Мәйданда төрле җыеннар уздырылган, шуның өчен махсус таш трибуналар да төзелгән. 1913 елның 4 апрелендә, меңләгән кеше катнашында, Тукайның җеназа мәрасиме дә шушында үткәрелгән.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100