«Болгар кызлары» триосының элекке солисты Айгөл Гардисламованың никахы булган
Җырчыга бер ай элек кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар иде.
«Болгар кызлары» триосының элекке солисты, җырчы Айгөл Гардисламованың никахы булган. Матур никах киемнәреннән йөргән видеороликны ул инстаграм сәхифәсенә урнаштырды.
Җырчыга моннан нәкъ бер ай элек сөйгәне кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде.
Инстадуслары Айгөлне тормышындагы мөһим вакыйга белән котлаган. «Бәхетле булып, назлы кочакта гына яшәргә насыйп булсын», — дип язганнар.