news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Гардисламовага сөйгәне кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган

Инстаграм дуслары җырчыны бу матур вакыйга белән котлаган.

news_top
Айгөл Гардисламовага сөйгәне кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган
Рамил Гали

«Болгар кызлары» триосының элекке солисты, җырчы Айгөл Гардисламовага сөйгән яры кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Сөенече белән Айгөл инстаграмда уртаклашкан. Матур чәчәкләр өстенә куелган йөзек фотосын урнаштырып, «Әйе» дип язып куйган.

Виртуаль дуслары һәм сәхнәдәшләре Айгөлне тормышында көтелгән үзгәрешләр белән тәбрикли. Барсы да Айгөлгә чын хатын-кыз бәхете теләгән.

Айгөлнең укытучысы Гөлназ Йосыпова да бик матур комментарий калдырган.

«Булдырасың, Айгөл. Сүземне тыңлап, башта җырчы карьерасында зур нәтиҗәләргә ирештең. Мөслимебез сандугачына әверелеп, синең моңлы тавышыңа сокланабыз һәм горурланабыз. Ә хәзер инде чын күңелемнән насыйп ярыңны табып ярәшкәнегезгә сөенәм. Кияү балакай белән таныштырырга кунакка алып килгәнең өчен дә бик зур рәхмәт. Бик ошаттым, бәхетле булыгыз, сәламәт булыгыз, бер-берегезгә терәк булыгыз, нәсел дәвамчыларын үстереп, татар сәнгать дөньясын тагын да тулыландырып, сөенеп-сөелеп, бәхеткә төренеп яшәгез. Безне, укытучыларыгызны һәрвакыт шулай искә алып, кунакка кайтып, концертларыгызга чакырып куандырыгыз», — дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар