«Болгар кызлары» солисты Диләрәне искә алып: «Мәрхүм әти пычак белән куды, дип төш күрде»
3 апрель көнне «Болгар кызлары» триосы солисты Диләрә Мөбәрәкшинаның фаҗигале вафатына 18 ел тулган. Концерттан соң өенә кайтып барган талантлы, чибәр 17 яшьлек Диләрә вәхши корбаны булды. 2005 елның апрелендә үтерүче җырчыга 9 тапкыр пычак белән кадый һәм йокы артериясен кисә.
Гомере өзелер алдыннан, Диләрә Мөбәрәкшина «Болгар кызлары»ның икенче солисты, якын дусты Айгөл Зәйнуллина белән телефоннан сөйләшә. Айгөл, күпмедер дәрәҗәдә, телефон аша булса да, әлеге коточкыч хәлләрнең шаһиты була, дип тә әйтергә дә мөмкин. Диләрәнең үтерүче (Диләрәне үтергән кеше – ул вакытта 37 яшь булган Җәүдәт Ихсанов. – «Интертат») белән югары тонда аралашуын да, аннан качып котылырга тырышуын да ишетеп тора ул… Иң якын дусты Диләрәне һәм ул көннең канлы вакыйгаларын Айгөл Зәйнуллина, күз яшьләре аша искә алып, «Интертат»ка да сөйләде.
«Диләрә популяр җырчы булыр иде...»
Диләрәне мин әле безнең төркемгә килгәнче үк белә идем. Чөнки ул минем әнием Зәгыйдә Зәйнуллина оештырган «Ялкын» халык ансамблендә шөгыльләнде. Соңрак без аны үзебезнең триога алдык.
«Болгар кызлары» проектында Диләрә 2 елдан артык эшләп өлгерде. Бик талантлы, чибәр, 17 яшь кенә булуына карамастан, олыларча фикер йөртә торган, зирәк кыз иде Диләрә. Тавышы искиткеч матур иде. Әгәр дә бу фаҗига килеп чыкмаса, Диләрә үзенең тавышы белән бик күпләргә шатлык өләшер иде. Кызганыч, аңа карата язмыш мәрхәмәтсез булды.
Ул елларда без үзебез генә дә, «Казан егетләре» төркеме белән дә гастрольләргә күп йөрдек. Иҗат дөньясында кайнадык, дип әйтергә дә була. Планнарыбыз һәм хыялларыбыз бихисап иде… Шушы канлы вакыйга аларның барысын да юкка чыгарды.
Исән булса, Диләрәгә хәзер 36 яшь булыр иде. (Бу урында Айгөл күз яшьләрен тыеп тора алмады). Иманым камил, әлеге гаделсезлек килеп чыкмаса, Диләрә танылып, бик популяр, сәхнәдә үз урыны булган җырчыга әверелер иде. «Болгар кызлары» триосы белән дә күп планнарыбызны чынга ашырган булыр идек. Чөнки безнең тавышларыбыз туры килә, Диләрә булганда, төркемебез бик уңышлы чыгышлар ясый иде.
Диләрәгә сәләт Аллаһы Тәгаләдән, табигатьтән бирелгән иде. Ул чибәрлеге дисеңме, тавышымы… Андый кешеләр мәдәният өлкәсендә, зур сәхнәләрдә булырга лаеклы. Чөнки бүген эстрадада «килде-китте» җырчылар, мәгънәсез җырлар бик күп. Ә Диләрә чын-чынлап лаеклы җырчы булыр иде. Кызганыч, Аллаһы Тәгалә үз янына әнә шундый талантлы, якты күңелле кешеләрне ала шул. Ә менә җинаятьчеләр, эчкечеләр, мәкерле җаннар арабызда яшәүләрен дәвам итә, – ди Айгөл.
«Ул көнне Аллаһы Тәгалә безнең барыбызны да Диләрәдән ераклаштырган»
18 ел вакыт узса да, ул көн вакыйгалары бүгенгедәй исендә Айгөлнең. Кызлар 3 апрель көнне «Мгновение» бию коллективы концертына баралар. Бик матур концерт була ул, барысы да тамашадан илһамланып, яхшы кәеф белән таралыша.
Ул елны яз соң килде, урамда юеш кар ява иде. Юллар начар булганлыктан, «Матиз» машинабыз Диләрә яшәгән Карьер бистәсенә кадәр керә алмады. Башка вакытта без аны өенә кадәр кертеп куя идек. Бу юлы аны тукталышта төшереп калдырып, кайтып киттек.
Ул көнне Аллаһы Тәгалә безнең барыбызны да Диләрәдән ераклаштырган… Аны һәрвакыт каршы ала торган әнисе дә, газ өстендә ризыгы булганга, Диләрәгә каршы чыкмаган. Йөри торган егете белән дә очрашмадылар алар ул көнне, чөнки машинасының тәгәрмәче тишелгән иде. Менә шулай итеп, Диләрәбез берьялгызы кайтып барганда, шул маньяк кулына килеп эләкте…
Диләрә өенә кайтып җитәрәк миңа шалтыратты. «Берәр нәрсә булдымы әллә?» – дип сорадым әле мин. «Юк, юк, тиздән кайтып җитәм», – диде. Шуннан соң мин аның кемгәдер: «Бәйләнмәгез миңа, китегез!» – дип кычкырган тавышын ишеттем. Элемтә өзелү белән үк мин Диләрәнең әнисенә шалтыраттым. Тик соң иде инде… Үтерүче Диләрәгә 9 тапкыр пычак белән кадаган һәм йокы артериясен кискән… Диләрә әнисенең кулларында җан биргән… Мин шалтыратуга ук чыгып йөгерсә дә, әнисе кызы янына чыгып җитешә алмады шул. Кешеләрнең битарафлыгын да әйтергә кирәк. Шуннан ерак түгел берничә ир-ат колонкадан су алып торган бит. Диләрәнең ярдәм сорап кычкырганын да ишеткәннәр. Беркем дә игътибар бирмәгән. «Милиция чакыртабыз!» – дип кычкырсалар да, вәхши тукталып калган булыр иде, бәлки, – ди Айгөл.
«Җинаятьче инде иректә, ә Диләрә гүрдә ята»
Җырчы сүзләренчә, Диләрәне рәхимсез рәвештә үтергән адәм инде иреккә чыккан.
Диләрәне үтерүче хәзер иректә… Аны чыгардылар, рәхәтләнеп яшәп ята. Диләрә генә юк… Диләрә дүртенче корбаны булуга карамастан, ул бәндә нибары 12 ел утырып чыкты. Менә шундый «гуманлы» дәүләттә яшибез без, җинаятьчеләр иректә йөри, ә Диләрә кебек талантлы кызлар гүрдә ята.
Бездә 1 буханка ипи урлаганнарны – 7 елга, кеше үтергәннәрне 12 елга утырталар шул. Шундый аңлашылмый торган кануннар. Кешенең гомерен өзгән кешене үлемгә хөкем итәргә кирәктер, бәлки? Шушы гуманлылык җинаятьнең тагын да чәчәк атуына китерә. Үтерүче үзенең күпмедер вакыттан соң иреккә чыгачагын һәм алга таба кырын эшләрен эшли алачагын белә. Диләрәне үтерүче дә бит, суд карарын ишеткәч: «Чыгам да, кабат үтерәчәкмен», – дип әйтте. Ул хәзер әнисе яшәгән авылга кайтты, бөтен авыл халкын дер калтыратып тора. Бу – аңлашыла да, кешеләрне ике дә уйламыйча үтерә ала торган җинаятьче янәшәңдә яшәсен әле!
Бу җинаятьченең гаепле икәнлеге дәлилләнде. Аның тырнак астында Диләрәнең канын таптылар. Ни өчен без ул кешене төрмәдә, салымнар түли-түли, ашатып-эчертеп яткырырга, аның турында кайгыртырга тиеш? Татар кешесе бит әле. Үзе кебек үк татар кызының башына җитте…
Бәлки, мин артык кискен фикерлимдер. Ләкин кайбер илләрдә, мәсәлән, урлаган өчен, угрының бармагын кисеп аталар. Анда бит кеше, урлар алдыннан, бармаксыз калу ихтималы булуы турында уйлый. Кеше үтерер алдыннан да, «тотсалар, мине үлем җәзасы көтә» дип тукталып калырга мөмкин. Ә бездә үтерүчеләрне 10 ел утырталар да, амнистия буенча җибәрәләр.
Бу җинаятьче Казахстанда 8 яшьлек кызны көчләп, үтереп, төрмәгә эләккән булган. Гомерлеккә хөкем ителсә дә, соңрак иреккә җибәрелгән. Нәтиҗәсе – монда кайтты да Диләрәне үтерде. Аңа кадәр күрше авылларында 2 егетне үтергән булган. 17 яшендә! Табиблар аны үз акылында дип тапты. Үз акылында килеш шундый җинаятьләр кылып йөрсен әле кеше!
Диләрәне үтерер алдыннан да пычакны махсус тотып чыккан бит инде ул, үтерү нияте белән. Пычак тотып һава сулап йөрмиләр бит. Бәхетсезлегенә, Диләрә – яшь, тәҗрибәсез кыз – аның каршына очраган. Хәйлә белән сөйләшсә, бәлки, ул аннан качып котыла да алган булыр иде… Яшьлеге белән дә ялгышкандыр, дим... Каршылык күрсәтү андый җинаятьчеләрнең канын тагын да кыздырып җибәрә… – ди Айгөл.
«Үлеменә күпмедер вакыт кала, Диләрәгә куркыныч төш керде»
Диләрәнең әнисе Ясминә апа Әхмәтҗанова бүгенге көндә исән-сау, шул ук йортында ялгызы гына гомер кичерә икән.
Кичә Ясминә апа белән бергә Диләрәнең каберенә бардык. Аңа терәк булырга, аралашып торырга тырышабыз. Камилә (төркемнең өченче солисты) Диләрәнең туганнан-туган апасы иде бит. Ул Ясминә апа белән тагын да якынрак аралаша. Әле менә май аенда Диләрәнең каберен чистартырга барабыз, дип тә сөйләштек.
Диләрәнең әнисе – бик көчле ханым. Шул яшьтә үзеңнең бердәнбер балаңны җирләүне күз алдына китерүе дә авыр. Шушы хәсрәтләрдән соң да яшәү өчен көч тапты. Аның каршында баш ияргә була…. Янәшәсендә даими ярдәм итеп, аралашып торучы дуслары, туганнары бар.
Әле аңа кадәр Ясминә апаның ире дә үлде бит. Дөрес, алар бергә яшәмәде. Тик Диләрә әтисен бик ярата иде. Ясминә апа әтисенең үлемен Диләрәгә телефон аша җиткерде. Без ул вакытта гастрольләрдә идек. Әтисенең кырыгы үттеме-юкмы, Диләрәне җирләдек… Үлеменә күпмедер вакыт кала, Диләрәгә куркыныч төш керде. «Мәрхүм әтием артымнан пычак белән йөгерә», – дип сөйләде ул. Бу үзенә күрә ниндидер бер кисәтү булгандыр инде. Ул чорда барыбызның да күңелендә тынычсызлык, борчу бар иде. Мин хәтерлим, хәтта йокларга яткач та, аңлатып булмый торган эч пошу бимазалады безне. Диләрәнең вафатына булган икән.
Күпмедер вакыттан соң, Диләрәнең әбисе (әтисенең әнисе) дә вафат булды. Оныгының үлемен кичерә алмады.
18 ел узса да, бу яра мәңгелеккә безнең йөрәкләрдә. Күңелебездә ниндидер үкенеч хисе дә яши. Нигә концертка барганбыз инде, дип уйлаганым да булды… Тик без анда башкаларны карау, алардан нәрсәгә дә булса өйрәнү нияте белән бардык… Без бит – сәхнә кешеләре, үзебезне үстерергә, камиллеккә омтылырга тиеш. Язмыш булган инде.
Беркем дә мәңгелек түгел, вакытыбыз җиткәч, барыбыз да китәчәкбез. Тик Диләрәнең үлеме – гадел үлем түгел. Ул бит яшь иде, бөтен тормышы алда иде аның. Диләрә минем өчен сеңлем дә, дустым да булды. Иң кадерле кешемне югалттым, бу вакыйгадан соң озак еллар аңга килә алмадым.
Мин үзем дә һәрвакыт төнлә йөрим. Һөнәребез дә шундый булгач, бернәрсә эшләтеп тә булмый, концертлардан соң кайтыла. Консерваториядә укыганда да кичке 10га кадәр укып, автобустан төшкәч, җәяү өйгә кайта торган идем. Мин бервакытта да борчылмадым, кырыемда саклаучы фәрештәм барлыгын тоя идем. Диләрәнең үлеменнән соң әнә шул яклаучы фәрештәмне югалттым кебек. Курку хисе, кайвакыт, көндез дә калдырмый.
Кеше мондый хәлләр белән турыдан-туры очрашмаганда, «минем белән булмас» дип уйлый. Диләрә белән шушы фаҗига килеп чыккач, аяк астымда җир убылгандай булды. Тормышта барысы да без уйлаганча матур, якты, бәхетле түгел икән. Тормышта фаҗига һәм кайгы-хәсрәт тә янәшә йөри икән.
Диләрәгә анда рәхәттер, дигән уй гына тынычландыра безне. Әнисе дә бик кызганыч, әлбәттә, ялгыз калды. Бу – безнең барыбыз өчен дә төзәлмәс яра. Бик яратабыз һәм сагынабыз Диләрәне», – дип сөйләде Айгөл «Интертат» хәбәрчесенә.