– Балаларың бигрәк күп икән синең, болар бар да үзеңнекеме? – диде палатадашы Мәшүдә.
– Үземнеке, бар да үземнеке, – дип елмайды Равия.
Кровать башындагы тумбочкасыннан оныкларына алып куйган тәм-томнарын чыгарды. Әниләренә ияреп хәл белешә килгән 3 кызга пакетны алдан ук әзерләп куйган иде. Больница буфеты эшләп торганда, анда барырлык хәл булганда буш кайтармый инде Равия балаларын.
5 оныгы бар бит аның. Сөенә-сөенә ала күчтәнәчләрен. Балаларны бик ярата ул. Йомшак сөйләмле, нурлы карашлы Равияне балалар да үз итә. Бер белмәгән бала-чага да якыная аңа. Шушында больницага ятарга кергәч тә, кичләрен аскы катка төшеп йөриләр. Беркөнне баласын күтәреп бер ана менеп килә баскычтан. Равия төшеп бара. «Әб-бә», – дип ябышты шул бала Равиягә.
– Әбисенә дә охшамагансыз инде, аның 2 әбисе дә – чем-кара кашлы, кара күзле, озын буйлылар. Ә сез – сап-сары апай...
– Йомры гына, име, – дип өстәде Равия.
Көлешеп куйдылар. Ул арада Равия баланы әнисе кулыннан күтәреп тә алды. Коридор яңгыратып елаган бала тынычланып калды, Равиянең җилкәсенә башын салып йоклап та китте. Әнисенә бирергә кымшатмакчы гына була, акыра да елый бала.
– Мине мендәр дип уйлады бугай ул, йомшак булгач, – дип көлде Равия тагын. Баланы күтәргән килеш балалар бүлегендәге палатасына кадәр озата барды. Анда да аерыласы килмәде баланың. Караватына кереп ятып карамый булдыра алмады Равия. Шуннан соң гына, ярты сәгатьләп аркасыннан сөеп яткач кына, ныклап йоклап китте сабый.
Гел шулай балалар тартылды аңа. Ә үзе бала тудыра алмады. Яшьли сөйгән яры Наил белән 5 ел яшәделәр. Ул вакытта хәзерге кебек ясалма орлык салулар юк иде әле. Бер баруында, табиб Равиягә:
– Сез бала алып кайта алмаячаксыз, – ди.
Бу хәбәрне Равия Наилгә җиткерә.
– Аерылыйк, башкага өйлән. Балалар яратканыңны беләм, минем белән яшәп үзеңне бәхетсез итмә, – дип әйтеп карый.
Наил аерылышырга теләми.
– Баласыз булганга бер борчылам. Сине үземә бәйләп тотам, диеп, тагын борчылам, тыңла сүземне, аерылыйк. Документта булса да аерылыйк, болай торуын бергә яшәрбез, – ди.
Алдый Равия. Аерылышып 1 ай узуга, хат язып өстәлдә калдыра да, Наилдән китә.
Авыр булса да ияләнер. Ир кеше хатынсыз яши алмас, башканы табар, балалары булыр, дип уйлый. Шуңа күрә шул юлга бара. Иренннән аерылгач шәһәрнең икенче ягына китеп эшкә урнаша. Эш урыныннан тулай торак бирәләр.
Наил, Равиянең адресын сорап, әти-әнисе янына берничә тапкыр кайта. Әмма кызның әнисе, кыз үзе шулай хәл иткәч, без сиңа аның адресын бирмибез, дип кире борып җибәрә. «Балага уза алмауның сәбәбе Равиядә булгач, ул һаман саен кимсенер, син аны эзләмә. Яратканыңны да беләбез, шулай да, онытырга тырыш», – дип җайлап әйткәч аңлый кияү. Башка кайтып, адрес сорап борчып йөрми. Шулай итеп аралары өзелә Равия белән Наилнең.
Равия тулай торактагы балаларны сөеп, иркәләп, борчуларын онытып яши. Балалар бакчасына кече тәрбияче булып эшкә урнаша. Шулай көйле генә барган тормышы кинәт үзгәрә дә куя хатынның. Авылда бер-берсенә терәк булып яшәгәндә, әтисе үлеп китә. Олы яшьтәге әнисен ялгызын калдырмый Равия, аны карарга авылга кайта. Авылда да җай чыгып тора балалар яратучы Равиягә. Алар авылындагы приютка җыештыручы кирәк, дип хәбәр тарала. Монысы бигрәк тә игелекле эшем булыр, дип, җыештыручы эшенә ризалаша хатын. Балалар бакчасында әти-әниле балалар бит, ни дисәң дә. Ә приютта – өйләрендә тынычлык, тәртип булмаганнан китерелгән балалар. Әни булып бирәсе килгән җылылыгын, ярату-сөюен шундагы балаларга өләшә Равия. Бик ярата аны балалар. Бакча баласы белән 12-13 яшьлек үсмерләр бер түгел бит. Андыйлар да очраштыра приютта. Баштарак, уртак тел табып булырмы, дип борчылса да, бик тиз дуслаша үсмерләр белән дә. Алар белән эшләү рәхәтрәк тә тоела. Алар Равияне чыннан да әниләре итеп якыная. Равия дә нишләргә белми тора балалар өчен. Кайчакта тыңлап кына торсаң да, үзләрен бу тормышка кирәк кеше, дип саныйлар алар. Ә бит аларның күбесенең күңеленә «мин әти-әнигә кирәкмәгәч, башкаларга да кирәк түгелмен» дигән куркыныч уй керә. Әле ничек кенә кирәк алар. Алар бу дөньяга килгән бит инде. «Сезнең әниегез ялгышкан кына. Кеше ялгышмый тормый. Ялгышын аңлаячак та, сезне алырга килә, эчүен дә ташлый», – дип юатты, мәсәлән, Русланны. Малай ышанды. Кеше күңелендә киләчәккә өмет, ышаныч уята алу – зур уңыш. Моны кызыл дипломлы көяз белгеч тә эшли алмаска мөмкин кайвакыт. Ә кайвакыт идән юуучы Равия кебек ихлас, йомры гәүдәле апалар да ышаныч уятырга мөмкин.
Бер матур көнне әнием килер, дип көтте Руслан. Әнисенә күрсәтергә яхшы билгеләр булсын өчен тырышып укыды. Приютның теплицасында да тырышып эшләде. Равия апасы аның саен мактады, үсендерде малайны. Килде бит әнисе! Равия дә шатлык яшьләрен тыеп тора алмады ул көнне. «Баланың өмете өзелмәсә генә ярар иде, дип ничә айлар борчылып яшәдем. Бигрәк самими күңелле бит ул Руслан. Килерен көтсәң дә, ышаныч хыялга караганда азрак иде шул. Рәхмәт әнисенә, төзәлгән бит, баласын уйлаган», – дип сөенеп озатып калды Русланны үз әнисе алып киткәндә.
Шул көнне үк тагын 2 малайны китерделәр. Булат белән Айзатның документлары күзенә чалынгач та, Наиле исенә төште Равиянең. Ул да Хатипов фамилияле иде. Аларның да балалары булса, Хатипов фамилиясен йөрткән булырлар иде. Без теләгәнчә генә түгел шул тормышлар... Равия малайларга бүлмәгә урнашырга ярдәм итте, кичен яннарында бераз утырып торды.
Балаларга килгән көнне үк ияләнергә кыен. Таныш түгел кешеләр арасында олыларга да уңайсыз. Равия балаларның күңеленә керергә тырыша. Беренче көннән үк алар белән дуслаша. Күңелләренә саксыз кагылудан куркып, өйдәге хәлләрен сорашмый. Теләсәләр, балалар үзләре үк сөйләп бирә. Әмма, Булат белән Айзат беренче көнне дә, бер атна узгач та, артык ачылып китмәде. Шулай да Равия яннарына кереп утырса, тагын аз гына безнең бүлмәдә утырыгыз әле, дип үтенечен белдерделәр. Равия күренми торса, аны эзләп, коридорга чыктылар. Идән юа башласа, себерке тотып, идән юуучы апа янына килеп бастылар.
Ә беркөнне малайларга сөенечле хәбәр җиткерделәр.
– Сезнең янга килгәннәр, – диде аларга тәрбияче.
Булат, атылып, приютның тышкы ишегенә йөгерде. Идән уртасында торган Равиянең чиләге авып, суы коридор буйлап агып китте.
Чиләкләрдән сулар түгелсә түгелсен, келәмнәрдән сулар акса аксын. Юеш келәмнәрне киптерүе берни түгел. Балаларның гына иң самими чакларында күз яшьләре түгелмәсен. Язмыш аларны үги итмәсен.
Идән чүпрәге белән су җыеп йөргәндә, Булат бабасын җитәкләп килеп тә керде.
– Равия, бу синме әллә, дөрес таныйммы? – диде Наил, аптырап.
– Әллә... син инде Наил... Менә, дөнья түгәрәк түгел, диген син шуннан соң, – дип аптырашып көлешеп тә алдылар.
– Мин, – дип башын аска иде Наил. – Малай да, килен дә тәртипсез булып чыкты бит минем. Үз балаларымны алай әйтү дөрес тә түгелдер инде. Балаларын приютка бирерлек хәлгә җиткәч, әйтмичә дә булмый. Мин вахтада чакта шушы хәл булган. Балаларны приютка алганнар. Өчәр-алтышар айга чит өлкәләргә командировкаларга йөрим. Эретеп ябыштыручы мин хәзер. Хатыным да булмагач, чыгып китәм инде. Сине эзләп-эзләп тә таба алмагач, өйләндем. Бер улыбыз туды, иркәләп тә боздык, ахрысы. Яшьтән үк «салырга» яратты. Әнисендә дә бар иде андый шөгыль бераз, шуның белән китеп тә барды. Әнисен озаткач, малай өйләнде, бер-бер артлы 2 малайлары туды. Яшьләр үзләренчә яшәсеннәр дип, мин гел чыгып китү җаен карадым. Килен баштарак әйбәт кебек тоелган иде. Берсендә кайтсам, ул да «сала» башлаган. Инде менә бөтенләй кешелектән чыкканнар. «Ник әйтмисең, ник әзрәк ачуланмыйсың балаларыңны?!» – ди танышлар. Алар әйтеп аңлар яшьне узган бит инде. Үзләренең уена кермәсә, башкалар акыл биреп кенә туктый алмый эчкән кеше... Күңелсез хәлләр сөйләшәбез әле, әллә ничек булып чыкты. Сезнең авыл икәнен белсәм дә, сине монда очратырмын, дип уйламаган идем, күбрәк тә сөйләдем бугай, – диде Наил, кызара төшеп.
Менә шул очрашудан соң кабат кавышты Равия белән Наил.
– Шәһәрдә эшсез ятмагыз, – дип, Наилнең улы белән киленен дә авылга кайтарырга күндерә алды. Авылга кайткач үзгәреп китте бит малай белән килен. Яңадан 3 кыз алып кайттылар. Олы уллары шәһәрдә укый инде хәзер. Килен фермада сыер сава, малай тракторда. Эчеп йөрергә бик вакытлары юк. Заманадан калышмыйча, матур итеп, бай яшиселәре килә. Ә аның өчен авылда хезмәт хакы бирүче, бар кешене дә сыендыручы ярый әле фермалар бар. 1-2 көн эшеңә бармасаң, эшсез калуың да ерак йөрми. Шуңа күрә эчеп йөрергә вакытлары калмый. Аннары заманадан калышырга теләмәү дә айнытып җибәрде булса кирәк.
Картлык көнендә менә шулай 5 оныклы булды да куйды Равия. Палатадашы Мәшүдә, чит кеше балаларын шулай яратып була микәнни, дип аптырап утырып калды, Равия оныкларын озата чыкканда.