Болан, шаман, һавада бию, сөйгәне янына кайткан Таһир, яки Якутиядә Сабантуй ничек узды
Татар һәм якут мәдәнияте, гореф-гадәтләре бер мәйданда кушылса, нәрсә була? Бу сорауга җавап – «Интертат» язмасында.

Иртәгә Сабантуй була, дигән көнне Казаннан берничә самолет татарлар Саха (Якутия) республикасына юл тотты. Әле алданрак китүчеләр дә булды, әле чит төбәкләрдәге татарлар да килде... Кыскасы, бик күп кунаклар килде Якутиягә.
Кичке сигездә очып киткән самолет иртәнге сигездә җиргә төшеп утырды. 6 сәгать юлга китте һәм Якутиядә вакыт бездәгедән 6 сәгатькә алда. Шулай итеп, исәнме, Якутия!
Без иртәнге 10да Сабантуйга барганда, Татарстанда әле авыл халкы гына уянып килә иде. Сабантуй көне иртәсендә шәһәрдә болытлы һәм 12 градус җылы иде. Яңгыр сибәләп узган. Шуңа, бәйрәмгә кияргә дип алып барган күлмәкләр һәм итәкләр чемоданнардан чыкмады да. Шуны әйтеп узасым килә, бу – болындагы Сабан туе түгел иде. Сабантуй өчен шәһәрнең Комсомол мәйданы сайланган.
Сабантуй бик күп милләт вәкилләрен берләштергән, мәйданга керү юлында тезелеп киткән халыкларның милли киемнәре туктап-туктап карарлык, өйрәнерлек. Һәрберсе охшаш та, төрле дә!
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Без ел саен Сабан туен үткәрәбез, шуңа бәйрәм өчен без һәрвакыт әзер»
Каршыма ук диярлек милли зәңгәр кәчтүмле, гармун күтәргән абый килеп чыкты. Кичә, самолеттан төшкән кунакларны да аэропортта ул гармуны белән каршы алып торды. Якутиягә килгән без, беренче итеп, татар көйләрен ишеттек. Таһир абый Хөснетдинов 6 яшеннән Якутиядә яши икән. Үзе Чиләбедә туган. Соңрак билгеле булган бер хәбәрне хәзер үк язып үтәм әле. Ачылыш тантанасында Таһир абыйга «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде!
Ике адым узып өлгермәдем, «Күбәләгем» ишетелде. Якутия татарлары белән танышу дәвам итте. «Балкыш» ансамбле җырлаган икән. Нурия ханым 17 яшендә Якутиягә эшкә юллама алган. 40 ел вакыт узган да киткән. «Бу якларда халыклар бик дус яши, бер-беребезне тигез күрәбез. Без ел саен Сабан туен үткәрәбез, шуңа бәйрәм өчен без һәрвакыт әзер», – ди ул.
Нурия апаның сул ягында басып торган Вазифә апа Галиева тумышы белән Арча ягыннан. Якутиягә килен булып төшкән.
«Өч балам бар, алар үсеп җитте, хәзер үзем генә яшим инде. Ирем белән 15 ел бергә яшәгәч аерылыштык. Татар-башкорт иҗтимагый оешмасына йөрим. Җырлыйм, биим – шулай итеп күңел ачып йөрим. Бердәм булыйк», – диде ул, елмаеп.
Карасам, ниндидер зур чират җыелган, мин аның азагында торам икән. Чиратның башы күренми дә. Алгарак узгач, сарыга кызыл белән «шурпа» дип язылганы күренде. Кешеләр шуңа чират тора икән, аннан пылау белән сыйлаганнар халыкны. Аш булсын, бергә булсын! Сабантуйда тагын бер озын чират бар иде, анысын соңрак язам.
Аннан сәүдә нокталары тирәсен әйләндек. Якутлар нәрсәләр сата? Унты, милли бизәнү әйберләре, яулык, сироп, пычак, уенчык, начар көчләрдән саклагычлар, ат ялы, чәй һ.б.
«Кара, татарныкы кебек», «Бу бит чулпыга охшаган», «Кукмара итеге искә төштеме?», «Безнең изү сыманрак» – «Миллиард.Татар»да эшләүче хезмәттәшем белән менә шулай диештек.
«Таһир кайткан, Таһир!»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Якутия башлыгы Айсен Николаев һәм мөхтәрәм кунаклар белән Татарстан ишегалдына юл тоттык. Татарстан ишегалдын оештыру Түбән Кама районына йөкләнгән иде.
«Таһир кайткан! Таһир армиядән кайткан!» Авыл кешеләре солдат егетне каршылый! Имам аның өчен Коръән китабын саклап торган. Сөйгәне Зөһрәсе дә көткән! Бәйрә-ә-әм!
Түбән Кама халкы мөхтәрәм кунакларга армиядән кайткан егетне каршы алу йоласын күрсәтте. Ишегалдында күңелле. Иркутск өлкәсеннән килгән Фәрит хәзрәтне очраттым. Бәйрәмгә ул абыстае белән килгән иде. «5 кеше Сабантуйга килергә теләгән иде, өчесе килә алмады. Самолетта 2,5 сәгать очтык. Сабантуй бик матур, хөрмәтле җитәкчеләр дә килгән, бик хөрмәтләделәр», – диде ул. Без сөйләшеп бетерүгә, хәзрәт янына якут гаиләсе фотога төшәргә килде.
Аннан инде сәхнә алдына барып утырдык. Кереш өлештә җыр-биюләр аша Сабантуйның асылы аңлатылды. Атлар да, арбалар да, «Зил» машинасы да сәхнә алдыннан үтте. Күңелләрне җилкендерерлек булды.
Якут халкы күрсәткән тамашада бер мизгелдә суларга кирәклеген онытып алдык, чөнки кыз һәм егет һавада эленеп торган килеш «биеде». Афәрин!
Сәхнәгә ике республика башлыгы күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов та, Айсен Николаев та халыкларның тарих җепләре бәйле булуын ассызыклады.
«Бәйрәм белән котлыйм! Без бит тугандаш халыклар. Тарихыбыз бәйләнгән. Татарстан, Саха (Якутия) – Россиянең терәге булган төбәкләр. Һичшиксез без барысын да җиңәчәкбез! Чәчәк атыгыз! Бик зур рәхмәт», – дип котлады ул.
«2022 елда республикабызның 100 еллыгына хөрмәтле дустыбыз Рөстәм Нургали улы килгән иде. Бездәге татарлар Федераль Сабантуйны Якутиядә үткәрергә тели, дигән теләкне җиткердем. Ул хуплады. Бу – безнең өчен зур хөрмәт. Безнең халыклар бик якын. Телләр, мәдәниятләр бәйләнеше бар. Хәзерге вакытта бу элемтә тагын да нык булырга тиеш. Гасырлар дәвамында илебез халыклар дуслыгы белән көчле», – диде Якутия башлыгы.
Сәхнә янында торган 3 машинага кунаклар башта ук игътибар итте, яннарына барып фотоларга да төштеләр. Берсен – «Газель» машинасын – Рөстәм Миңнеханов «Туган як» татар мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасына тапшырды. «Лада Гранта» көрәш батырын көтә, ә олы тәгәрмәчле буран һәм сазлыклардан курыкмый торган «Рысь» якутларның милли уены мас-рестлинг җиңүчесенә булачак.
Ә киләсе елда Федераль Сабан туен Омск өлкәсе үткәрәчәк. Тулпар ат билгесе Омск өлкәсе вәкиленә тапшырылды.
Аннан инде сәхнәдә бер-бер артлы Татарстан сәнгать коллективлары һәм артистлары чыгыш ясады. Концертны Айзилә Батырханова һәм Идел Кыямов алып барды.
Шул ук вакытта Сабантуй уеннары башланды, икенче мәйданда көрәш дәвам итте.
«Болан биргәннәр икән, болан!»
Уеннар уза торган мәйданчыкны эзләп барганда тагын бер озын чиратның уртасыннан узарга туры килде. Юк, ул чират сез уйлаган «бүлмәгә» түгел иде. Яннан кыңгыраулы ат узып барган кебек, кыңгырау тавышы ишетелә.
Кем дип әйтим, шаман бабайга чират иде бу. Чал чәчле, озын сакаллы шаман бабай кулында – ат койрыгына охшаган әйбер һәм кыңгырау. Кеше аның янына килә... Дөрес итеп аңлата алмам бөтен процессны, гафу, шуңа видеоны беркетәм.
Бер уңайсыз әйбер булды минем өчен: мәйданда кайда, нәрсә икәнен күрсәткән язу яки уклар юк иде. Уеннар мәйданын эзләп барганда, көрәш мәйданына килеп чыктым. Ул стадионда иде, ә уеннар яндагы паркта икән. Акырып-акырып торган җанатарлар ишетелмәгәч, озак тормыйча, уеннарны эзләп киттем. Уеннар өчен чирәмле җир сайланган, балалар рәхәтләнеп йөгерә, сикерә.
Парктан чыгып барганда: «Болан биргәннәр икән, болан!» – диләр. Шул арада абсолют батыр билгеле булган икән. Мәйданнар аерымрак булгач, шатлыклы «ура» да ишетелмәде. Зәй егете Радик Сәлахов Федераль Сабантуйның абсолют батыры булды! Батырга, без ияләнгәнчә, тәкә түгел, ә болан биргәннәр. Боланны иңнәренә салганны үз күзләрем белән күрми дә калдым.
Болан сарык кына түгел, аякларын бәйләү авыр бирелгән, нык тыпырчынган, дигән сүзләр ишетелде. Аның бит аяклары да озын, ике җирдән бәйләнгән.
Аннан инде Сабантуй батырына ТР Рәисе бүләген – «Лада Гранта» машинасын тапшырдылар. Халык арасыннан машинада «пипелдәтеп» узды ул. Без исә аның янына йөгердек. Ачык тәрәзә аша гына сөйләшеп тә алдык.
Бу – Сезнең ничәнче машина?
16 нчы машина.
Болан бирерләр, дип көттегезме?
Юк, ышанмаган идем.
Нишләтәсез аны?
Белмим, уйлап бетерербез, Аллаһ теләсә.
Татарстанга ничек алып кайтасыз?
Җаен табарбыз.
6 сәгатьлек бәйрәм шуның белән тәмам булды. Якутлар өчен Сабантуй бик кыска булып тоелган икән, шундый кайтаваз килде. Моңа аңлатма да бар. Якутларның милли бәйрәмнәре Ысыах 2 көн дәвамында бәйрәм ителә. Ул бәйрәмне дә барып карыйсы килә хәзер. Ә Сабантуйда исә якутлар һәм татарлар бик матур «дуэт» тәкъдим итте. Концерт программасы да, спорт та, уеннар да ике халыкның үзенчәлеген дә, уртаклыгын да ачып бирә алды. Киләсе елда Омск өлкәсендә очрашканга кадәр.
Без исә Сабантуйдан туп-туры аэропортка юл тоттык та төнлә Казаныбызга кайтып җиттек.