«Болай булыр дип уйламаган идем»: «Апуш»лылар «Мәкәрҗәдә театр» күрсәтте
«Апуш» татар балалар театр студиясе Халыкара туган тел көнендә премьера – «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен тәкъдим итте. Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында үткән чарадан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева «Интертат» өчен репортаж әзерләде.
Ленин исемендәге мәдәният сарае премьера көнне ишек төбеннән үк гөрләп торды, чөнки «Апуш»лылар спектакль алдыннан да мини спектакль күрсәтергә булганнар. Төгәлрәк әйтсәк, ярминкә оештырганнар.
Тамашачыларны фойеда ук җыр-биюләр, тәм-томнар белән каршы алдылар. Бер почмакта самавырдан «сушкилар» белән чәй эчеп булса, икенче почмакта балалар өчен уеннар, ә өченче почмакта фотозона иде. Нәни актерлар үзләре спектакль алдыннан килгән кунакларны баянга җырлатып-биетеп күңелен күрде.
Зал шыплап тулган иде. Урыннар җитмәү сәбәпле, низаглар кабынып алуы да күренде, спектакльне басып караучылар да булды. Төп кунаклар – «Апуш»ның башка филиалларында шөгыльләнүчеләр һәм нәни артистларның әти-әниләре. Татар интеллигенциясе вәкилләре дә байтак килгән. Чакырылган кунаклар арасында – Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров һәм Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла.
«Таныш сюжет сызыклары»
«Апуш» татар балалар театр студиясе Казан шәһәре мэры карамагында 2022 елдан бирле тормышка ашырыла. Бүгенге көндә 5 үзәктә 200 бала татар театры серләренә төшенә. Ленин исемендәге мәдәният сараендагы филиалда 30 бала шөгыльләнә, алар белән Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова эшли. Алар «Мәкәрҗәдә театр» спектакльнең режиссерлары да.
Спектакльнең сценарий авторы – Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Сюжет сызыгы бик үзенчәлекле эшләнгән. Авторлар берничә татар классик әсәрләрен берләштергән. Алар арасында – Г.Камалның «Беренче театр» белән «Банкрот», Т.Гыйззәтнең «Башмагым» һәм «Кыю кызлар» комедияләре. Әлеге классик язучыларыбызны, шулай ук, яңа туган әсәрнең «автордашлары» дип атасак да буладыр.
Спектакльдә Биби белән Фатыйхны, Хәмзә байның «тузынуларын», «кыю кызларның» егетләр киемнәренә киенеп качуларын да күрдек. Ләкин алар мәдрәсәгә түгел, ә театр карарга киттеләр. Классик әсәрләр белән беррәттән, авторлар тарихи фактларга да таянган. Тамашада хәлләр Мәкәрҗә ярминкәсендә бара. Мәкәрҗә ярминкәсе – (русча «Макарьевская ярмарка») – Россиядәге иң дәвамлы сәүдә ярминкәләренең берсе.
Казан ханлыгы чорында Казан шәһәренең «Арча кыры» дип аталган тарихи урынында ярминкә булуы билгеле. Җәй айларындагы эре ярминкәдә Россиядән, Азия һәм Европа илләреннән килгән сәүдәгәрләр теләп катнашкан. 1506 елда рус гаскәрләре Казан ярминкәсен тар-мар итә. 1523 елда Мәскәү бөек кенәзе Василий III рус сәүдәгәрләренә хан казнасын баетмаска, Казан ярминкәсендә катнашмаска боера. Казан ханлыгы басып алынгач, XVI гасыр урталарыннан Идел буендагы Макарьев монастыре янында (Түбән Новгород шәһәреннән 88 км түбәнрәк) кечкенә базар оеша, вакытлар узу белән, базар киңәя. 1641 елдан 1817 елга кадәр рәсми рәвештә ярминкә булып эшли.
Ярминкәдә халыкның күп җыелган булуы, төрле опера-балет тамашалары, цирк, театр-концертлар оештырып, акча эшләргә мөмкинлек ача. Рус артистлары белән биредә татар артистлары да тамашалар күрсәтә торган була. 1908 елның август башында Габдулла Тукайның Галиәсгар Камал белән 2 атна ярминкәдә булуы мәгълүм. Тукай күп вакытын Габдулла Кариевның «Сәйяр» театр төркеме артистлары белән уздыра. Яшәгән «Двуцветная» кунакханәсендә тамак туйдыру хакына артистларның чыгышларында катнаша.
Тамашада яшь артистларның, төрек киемнәрен киенеп, башларына кызыл фәс киеп җырлавы вакытында, Тукайның, башына зәңгәр фәс киеп, аларның каршына басып, дирижёрлык итүе күрсәтелде. Сәхнәдә тарих шул рәвешле яңартылды.
Барлык костюмнар да махсус тектерелгән, алар берничә төрле – асраулар милли чигүле «гадирәк» күлмәкләр белән чабаталар, читекләр кигән, Казан байларында – чапаннар, хатыннарында ефәк күлмәкләр. Декорацияләрдән иң күзгә ташланганы – нишләптер геометрик фигуралар төшерелгән сандыклар.
Спектакльнең режиссеры Зөлфия Вәлиева әйтүенчә, әлеге әсәрнең төп максаты – студиягә йөрүче балаларны татар театры тарихы белән таныштыру. «Безнең балалар театрның нигезен, татар театры кемнән, нинди артистлардан башланып китүен белергә тиеш. Әлеге тарихны белмәгән артист – чын татар артисты була алмый. Без аларга тулысынча чабата бәйләүләрне, толымнар үрү, чулпылар тагу, яулыкларны дөрес бәйләүләрне матур итеп аңлатуны үзебезгә бурыч итеп алдык», – диде ул.
«Апуш»лылар бу спектакльне сәхнәгә чыгар алдыннан махсус дәресләргә дә йөргән. «Балалар белән театрларга бардык, «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар» спектакльләрен карадык. Элеккеге вакыттагы музыка турында лекцияләр тыңладык. Балалар белән театрны өйрәнәбез, аның серләрен ачарга телибез. Шул ук вакытта әлеге спектакль белән үзебезнең «Сәйяр» труппасына, беренче драматургларга, актерларыбызга зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә», – дип уртаклашты остазлары Миләүшә Шәйхетдинова.
«86 яшькә җитеп, бу эшне эшләмәгәнемә үкенәм»
«Апуш»лылар чыгышын тамаша кылган олпат шәхесләребез спектакльне генә түгел, бу юнәлештәге эшне дә югары бәяләде.
«Мин әлеге балаларны беренче мәртәбә күрәм, шул хәтле матур тәэсир калдырдылар. Чын татарча, аңлап, татарлар икәнен аңлап эшлиләр. Килгәндә болай булыр дип уйламаган идем. Татарлар шулай гына үсәргә мөмкин инде бу илдә. Алар үзләрен киләчәктә күрсәтәчәкләр. Татар театры юкка чыгарга мөмкин түгел, аның чиге юк, барыбер талантлылар чыгачак», – дип, үзенең фикерләре белән бүлеште Әзһәр Шакиров .
Рабит Батулла, аңа кушылып: «Мин көнләшеп утырдым. 86 яшькә җитеп, бу эшне эшләмәгәнемә үкенәм. Ләкин минем теләгемне үтәделәр. Бу балалар – бу артистлар – шулкадәр ут чыгарып, профессиональ дәрәҗәдә уйныйлар. Музыка, сәхнә бизәлеше, актерларның уены, тамашачылары да – барысы да талантлы. Рәхмәт барыгызга да», – диде.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «Апуш» проектының инициаторы Гүзәл Сәгыйтова тамашаны йомгаклап чыгыш ясады.
«Халыкара туган тел көнендә Ленин мәдәният йортына премьерага килү традициягә кереп бара. Узган ел «Кечтүк» дигән заманча спектакль тәкъдим ителсә, быел шундый традицияләрне, классик драматургларны, фольклорчыларны күрсәткән спектакль белән сөендердегез, рәхмәт сезгә! Ике жанрда да эшләү, әлбәттә, остазларның осталыгы. Җанны биреп эшләгәндә генә шундый уңышларга ирешеп була», – дип ул яшь артистларга уңышлар теләде.