Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бокс ярышы вакытында үсмер аңын югалтып егыла һәм үлә – видео

news_top_970_100
Бокс ярышы вакытында үсмер аңын югалтып егыла һәм үлә – видео
Видеодан скриншот

Свердловск өлкәсендә 14 яшьлек үсмернең бокс ярышында вафат булуын хәбәр иткән идек. Яшүсмер бокс вакытында ук аңын югалып егылган. 6 ел бокс белән шөгыльләнгән яшь спортчы «ашыгыч ярдәм» машинасында вафат булган.

Первоуральскидагы бу фаҗигагә кагылышлы тагын бер мәгълүмат чыкты. Аңын югалткан бала янына «ашыгыч ярдәм» машинасы тиз арада барып җитә алмаган: аңа түләүле парковкага керә торган шлагбаумны ачмаганнар.

Видеодан күренгәнчә, «ашыгыч ярдәм» каршына йөгереп килгән бер ир-атка табибларны шлагбаумны кулы белән күтәреп кертергә туры килгән. Фельдшер да, машинадан төшеп, зыян күрүче янына җәяүләп ашыккан.

Җирле Тикшерү комитеты шлагбаумга бәйле фактларны да, бокс ярышы үткән бинага керү юлының ни өчен кардан тиешенчә чистартылмаган булуын да тикшерәчәк.

Моннан тыш, РФ Спорт министрлыгы боерыгы нигезендә мондый ярышларда «ашыгыч ярдәм» машинасы дежур торырга тиеш булса да, бу ярышта, кайбер мәгълүматлар буенча, бер генә дежур табиб булган. Ул аңын югалткан спортчының йөрәгенә массаж ясаган, суласын өчен гамәлләр башкарган һәм нашатырь иснәткән, ләкин болар баланың хәлен яхшыртмаган.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаеплеләргә 2 елга кадәр колония яный.

Экспертиза үлемнең төгәл сәбәбен ачыклаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100