Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен зал акырып елады». 14 яшьлек үсмер ярыш вакытында үлгән

news_top_970_100
«Бөтен зал акырып елады». 14 яшьлек үсмер ярыш вакытында үлгән
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Первоуральск шәһәрендә ярыш вакытында 14 яшьлек боксчы малай үлгән. Финал раундында аңа көндәше берничә тапкыр суга, ул аңын югалтып егыла, баланы коткара алмаганнар. Хәзер прокуратура тикшерү башлаган. Бу турыда ural.aif.ru.

17 декабрьдә көндез бокс турнирындагы әлеге фаҗигане дистәләрчә кеше күреп тора. Мәрхүм малай 2 көн ярышта катнаша, ул бөтен раундларда җиңеп бара.

«Финал раундында берничә тапкыр көндәше суккач, ул аңын югалткан. Оештыручылар ашыгыч медицина ярдәме чакырган, алар баланы шунда ук хастаханәгә алып киткән. Ләкин малай машинада үлгән», – дигәннәр Свердловск өлкәсе прокуратурасында.

Шаһитлар сүзләренчә, барысы да бик тиз була, «ашыгыч ярдәм» дә тиз килә.

«Без бөтен зал белән акырып еладык. Бик яхшы малай, тәмәке тартмый, энергетик эчми, шаярта иде. Аның бокста таланты булмаса да, теләге көчле булды. Ул бик күп эшләде. Без аның мәңге истә тотарбыз, бик яхшы егет иде, без аны барыбыз да яраттык», – дип яза социаль челтәрләрдә Эдик исемле егет.

«Бокс куркыныч, башка яхшылап суксалар, баш мие селкенүдән, гематомадан китеп барырга була. Шикле спорт», – дип яза Руслан.

Хәзер тикшерү эшләре бара.

Төбәк буенча полициянең баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых сүзләренчә, мәрхүм малай яхшы гаиләдә үсә. «Әтисе биредәге заводта эшли, әнисе – үзмәшгуль. Тимофей да, гаиләсе дә хисапта тормый Якынча белешмә буенча, малайның бавырына каты итеп сукканнар, берничә мизгелдән ул рингта егылган», – дигән Горелых.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100