Бөке (Наилә Идрисова)
Тормышның үз кануннары шул. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, дия иде дәү әниләре дә. Әмма газиз балаңны югалтудан да авыры бармы икән ата-ана өчен...
Балаң хастаханә ятагында үлем белән тартышып ятканда «бар нәрсәмне бирәм, баламны гына исән калдырыгыз», дип ялварулар акланмагач, ничек яшәмәк кирәк бу якты дөньяларда?! Ә бит юл һәлакәтләрендә әнә шулай күпме яшь гомерләр өзелә. Ялгышмы бу, язмышмы...
«Сиңа әйтәм, бер генә күз сал әле монда...»
Хатыны тавышын ишетеп, Хәмит кухняга чыкты. Хәләле күзләре белән өстәлгә ымлады. Табадагы бәлештән кайнар бу бөркелә, ә янәшәдә, өстәлдә - бөкесе. Роза чәчәге итеп ясалган зур бөке... икегә аерылган.
«Тозын чамалыйм, аннан шулпасы ничек икән дип, ачып карыйсы иткән идем, кулымда килеш кыл икегә бүленде дә куйды», - диде хатыны бераз гаҗәпсенү белән елмаеп. Хәмитнең да ирен читләренә елмаю кунды. Ул шул халәттә янә залга үтеп, диванда ташлап калдырган журналын кулына алды, тик йөрәге әллә ничек җилпенеп, укуга кереп китә алмады. Үзе дә сизмәстән аның күңелен хатирәләр дулкыны ялмап алды.
Кем әйткәндәй, гади генә гаиләдә төпчек бала булып үсте ул. Әти-әниләре колхоз эшендә, ә алар, өч бала, сукыр дәү әниләре канаты астында булды. Каршыда гына күл, әле анда каз-үрдәк кудылар, әле кеше күрмәгәндә шулар арасына үзләре дә кереп чумды. Рәхәт иде җәйләрен. Аннан абыйсына ияреп балыкка йөри башлады. Тик тотып кайткан маймычлары өйгә кереп җитә алмый, үзләре кармакларын куйгалап йөргән арада тавыгы-чебеше чиләкне аударып, әй рәхәтләнәләр иде. Аларның йорт буйлап балык сөйрәп йөгереп йөрүләрен күрү соң... Ләззәтле елмаю Хәмитнең күзләренә үк үрмәләде.
Аннан инде мәктәпне тәмамлап армия хезмәте. Ул алман җирендә хезмәт иткән арада әниләре шәһәргә күченеп куйган. Әтисенең яшь чактагы тормышка ашмый калган хыялы инде бу. Аның да армия хезмәтеннән соң бик тә калага барып урнашасы, укыйсы килгән булган. Тик кая инде, күзләре күрмәгән әнкәсен калдырып кая китсен, апалары кияүдә, үз тормышлары... Шулай итеп башта атлар караган, аннан тракторга утырган. Ә менә балалары үсеп җитеп, кошлардай туган оядан очкач, тәвәкәлләгәннәр. Шунысы кызык диярсең, тугызынчы дистәне ваклаган әбекәйне дә бит күндергәннәр. Әбекәй дигәннән. Аның сөйләгән төшенең рас килүен әйт әле... Төшендә ул ничектер улының гаиләсе белән бергә авылдан күченүләрен күргән була. Аның кырык көнлеге дә, кырык еллыгы да бар, барыбер берәр заман кубарылып китәрләр, дип фикер йөрткән ул яңа тормыш корып җибәргән улы турында. Күпме сулар аккан, ничә еллар үткән – менә сиңа төшнең хикмәте...
Шулай итеп ул солдатка саладан китеп, калага кайтып төште. Абыйсы кебек заводта эшлисе килмәде, апасы кебек укырга да атлыгып тормады. Армия хезмәте нык чыныктырган иде егетне. Ул Себер якларына юл тотты. Әзме-күпме мая туплап, өйләнде. Дөрес, фатир алырлык ук булмады булуын ул вакытта. Әле әтисе дә кыз сорарга барган чакта: «Бураң кыек, өйрәң сыек димәсләрме, улым?» - дигән иде. Булдырды, барысын да булдырды – фатиры да, йорты да булды. Акыллы гына бер бала үстерделәр. Тырыш булды малай. Бар кешене шаккаттырып, үз теләге белән армиягә китте. Кайткач, үзе эшләп түләп, укуын тәмамлады.
Шулай да иң рәхәт чак – төп йортка җыелып, балаларның әби-бабайны шатландырып, гөрләшеп яшәгән чак икән лә ул. Әнисе авылдан алып килеп, үзе белән бергә картайган зур табада бәлеш пешерә. Оныклар белә әбекәйләренең алар килгәч бәлеш куясын. Менә бөтерелепме бөтереләләр кухняда, куып чыгара алмассың. Барысының да авызларында бер сүз: «Дәү әни, бөкесе миңа...», «Юк, миңа...» Нишләсен әби, ахыр чиктә бишесенә биш бөке ясап куя инде. Шулай итеп, бәлешеннән бигрәк бөкесен көтеп алалар оныклар. Тагын кайда пешә әле биш бөкеле бәлеш, дип көлә дәү әтиләре.
Тик менә тормышның үз кануннары шул. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, дия иде дәү әниләре дә. Әмма газиз балаңны югалтудан да авыры бармы икән ата-ана өчен... Балаң хастаханә ятагында үлем белән тартышып ятканда: «Бар нәрсәмне бирәм, баламны гына исән калдырыгыз», – дип ялварулар акланмагач, ничек яшәмәк кирәк бу якты дөньяларда. Ә бит юл һәлакәтләрендә әнә шулай күпме яшь гомерләр өзелә. Ялгышмы бу, язмышмы...
Яшисең икән лә ул... Әмма кояшсыз көннәр, айсыз төннәр, вакыт дәва дисәләр дә, тормыш күгеңне томалый гына бара. Өрлектәй ир балаңның елмаеп кайтып кергән чакларын күзаллап елмайгандай буласың да сыкрау катыш газаплы әрнү йөрәгеңне кабат телгәли башлый.
...«Әти, әтием, ни булды... Нигә елыйсың? Кара мин нәрсә ясадым...» Хәмит кул аркасы белән күзләрен сыпырып алды, эре яшь бөртекләре беләгенә коелды. Кара, күптән елаганы юк иде бит аның. Елый алмый башлаган иде, күңеле каткан булган, күрәмсең. Күкрәк турысы йомшарып киткәндәй булды. Ул, елмаеп, кыз балага борылды. «Мин бит инде укырга барам, күр инде, матурмы ...» - дип тыпырчынды кыз. Ул сүзсез генә баш кагып, аның чәчләреннән сыйпады: «Яый син булдың әле, кызым, ярый сине алганбыз, безгә сихәтле кояш нурларыдай син, балалар йортында да бер үксез кимеп калгандыр...»
Уйларына уралып, Хәмит кухняга чыкты. «Син, әнисе, икенче юлы бәлеш пешергәндә, бөкене икене яса инде. Һаман-һаман абыйсы бүлеп бирмәс соң сеңелкәшенә үз өлешен», - диде ул бәлеш бүлгән хатынына елмаеп.