«Бөердәшләр» ничек яши: Кукмарадан Миңнемуллиннар икесе дә бер үк көнне яңа бөерле булган
Якташлар, фамилиядәшләр һәм бөердәшләр турында ишеткәнегез бар идеме сезнең? Белеп калыгыз: андыйлар Кукмарада яши. Илнат һәм Руслан Миңнемуллиннар, бер-берсе белән операциягә кадәр һич таныш булмыйча, икесе дә Республика клиник хастаханәсендә бер үк көнне бөер күчереп утырту операциясенә киләләр. Аларга бер үк донорның бөерләре күчереп утыртыла.
Илнат Миңнемуллинга 35 яшь, Кукмараның Каенсар авылында үз йорты белән яши. Әлегә өйләнмәгән, башта авыру әнисен карап, аны соңгы юлга озатып, аннары үзе дә авырып, 4-5 ел гемодиализга йөреп, шәхси тормышын корып җибәрергә җае да булмаган.
– 16 яшьтә «бөер җитешсезлеге» дигән диагноз куйганнар иде. Әле эшләп йөрдек, дөнья кудык… Соңгы вакытта Кукмара савыт-сабасы оешмасында оператор идем, таба буяу эшендә эшләдем.
Авыруым 2015 елда кискенләшеп китте, әни урын өстендә булгач, күтәрергә дә туры килә иде, күтәрергә ярамаган инде минем очракта. 2018 елдан диализга йөри башладым. Диализ – читен нәрсә, атнасына өч көн дүртәр сәгать ятарга кирәк. Аннан бөтенләй бетеп кайтасың инде… Беренче группа инвалидлыкны да юкка гына бирмиләр.
Дүрт ярым ел гемодиализга йөреп, аннары бөер күчереп утыртуга язылдым. Гемодиализ олыгайта, картайта шул, анда әкрен генә сүнеп барасың, алга китеш тоелмагач, барыбер югалтырлык әйбер юк дип, операциягә язылырга булдым. Ике ел тирәсе көттем, чөнки коронавирус аркасында бераз тоткарланып торды, – дип сөйләде Илнат «Интертат»ка.
«Артка юл юк дип, ахыры хәерле булсын, дидек, чөнки «юк» дип бер кайтып китсәң, бүтән чакырмыйлар»
Кемнәрнеңдер операциягә барырга кыюлыгы җитмәсә, Илнат бу мәсьәләдә шактый тәвәккәл. Танышларым арасында да операция ясатучылар булуы этәргеч биргәндер, мөгаен. «Интернеттан да шул темага язмалар карадым. Кешенең кайсы төше авыртса, шуның турында уйлана, сөйләшә бит. Үзеңә кирәк булгач, карыйсың инде», – ди ул.
Менә, ниһаять, 9 ноябрь көнне зарыгып көткән шалтырату: хастаханәдән төнге 11дә шалтыратып, иртәнге 6га килеп җитәргә кушалар.
– Тиз генә хастаханәгә әзерләнеп, якын туганнарга гына әйттем дә, төнлә руль артында чыгып та киттем. Әле бит ул туры килмәскә дә мөмкин. Анда 5-6 кешене чакыралар, кемнәрнеке туры килә, шуларга ясыйлар. 3-4 ай элек бер баргач, туры килмичә кайткан идем инде. Бәхеткә, монысында туры килде.
Руслан Миңнемуллин белән бер-беребезне белми идек, ул да Кукмарадан булып чыкты. Аның да шундый ук диагноз, бөерләр эштән туктаган булып чыга инде, фильтрация беткән булып чыга. Икебезгә бер көнне, бер вакытта операция ясадылар. Җомга 11 ноябрьдә кичке 8дә алып кереп киттеләр, шимбә 12се реанимациядә айнып киттем.
Дөрес, башта курку да бар иде, куркыта инде ул, акыллы кеше курка да белергә тиеш, ләкин артка юл юк дип, ахыры хәерле булсын, дидек, чөнки «юк» дип бер кайтып китсәң, бүтән чакырмыйлар. Туры килгән бөер әрәм булып калырга да мөмкин. Ышанычлы кеше түгел дип, бүтән чакырмаслар да иде, – ди Илнат.
«Гемодиализ белән алга китеп булмый шул, шуңа күрә операциягә ничек тә барып карарга кирәк»
Күчереп утыртылган бөер төрлечә хезмәт итә: кемдәдер 10 елга, кемдәдер 15 елга, хәтта озагракка җитә. Кемнекедер күчереп утыртуга ук эшләп китмәскә дә мөмкин, шуңа күрә пациентлар сакланырга кирәклеген бик яхшы аңлый.
– Тозлы, кызган, ысланган ризыклар ярамый. Тоз да тәүлеклек 5 граммнан артмаска тиеш. Дарулар эчеп торасы инде хәзер. Әле операциядән соң сызланулар бетеп җитми, шулай да хәзер аякта инде, хәл алга таба. Гемодиализга йөргән вакытлар белән чагыштырганда, хәл күпкә җиңел. Шулай да, әле дә бар ул шундый үзәкләр, дип уйлап куясың. Бөтен кеше дә операциягә барып җитә алмый бит, ә гемодиализ булмаса, безнең халәттәгеләр яши дә алмас иде.
Шулай да, гемодиализ белән алга китеп булмый шул, шуңа күрә операциягә ничек тә барып карарга кирәк. Ул куелган бөер эшләп китмәсә дә, барыбер гемодиализга кайтып була бит, югалтыр әйбер юк. Операцияне 65 яшькә кадәр ясыйлар, шуңа мин «барырга кирәк» дип уйлыйм. Бик күп кешегә ясаганнар, бөер куйдырган кешеләр группасы бар. Анда 300ләп кеше үзара язышып, ярдәмләшеп тора, – дип киңәшләрен бирде Илнат.
Уртак эшләр һәрвакыт берләштерә шул. Руслан белән дә алар шушы операциядән соң бик якынаялар. Әле менә кичә генә Илнат Русланнарның өйләренә Коръән укырга барган. «Көн саен диярлек аралашып, хәлләрне белешеп торабыз», – ди Илнат Миңнемуллин.
«Мин операциядән куркып тора алмыйм, минем балалар үстерәсем бар»
Руслан Миңнемуллин «Кукмара авазы» радиосы белән җитәкчелек итә, программалар эшли. Бөер авыруы турында беренче тапкыр 2020 елның 20 декабрендә белгәнен әйтте һәм авыруының тарихы белән уртаклашты.
– Борыннан кан агып, кан басымы күтәрелеп, тикшеренә башлаганнан соң, бөерләр начар эшләгәнен белдем. Кукмарадан Казанга җибәрделәр. 2021 елның 15 гыйнварларында нефрология бүлегендә яттым. Диагнозлар куеп дәвалый башладылар. Әкренгә дарулар эчеп тордым, октябрьдә үпкә ялкынсынып, коронавирус ачыкланды. Анализлар ике тапкыр начарайды. Быел февраль айларында гемодиализга әзерләнә башладым. 9 февральдә кан күчерүгә әзерләнү өчен фистула дигән әйбер ясаттым. 19 майда гемодиализга йөри башладым. 2022 елның июнендә бөер күчерүгә чиратка бастым. Ярты еллап гемодиализга йөргәннән соң, операциягә чакырдылар.
Авыр, җайсыз әйбер ул, чөнки канны дүрт сәгать буе аппарат чистарта. Ул бер энәдән кан керә, икенчесеннән чыга, андый вакытта организмга бик авыр. Аннан соң башлар авырта, хәл булмый. Гемодиализга йөргән очракта да, уртача 10-15 ел яшиләр, анда кан басымы кисәк төшеп тә, күтәрелеп тә китәргә мөмкин, инсульт, микроинсульт ише әйберләр дә бик ихтимал. 200гә кадәр күтәрелеп, 90/52гә кадәр төшеп тә бетә. Үземнең дә шулай булды берсендә – андый вакытта аңыңны югалтасың. Гемодиализга йөргәндә, аппарат организмнан витаминнарны юып чыгара, шуңа балансны тулыландырып торырга кирәк. Тулыландырмасаң, башлар авырта, төнлә йоклап булмый, аяклар, тешләр сызлый, неврологик авырулар килеп чыга. Авыр процедура ул. Бөер күчереп утыртудан куркып, 6-7 ел инде гемодиализга йөрүчеләрне беләм. Ә мин операциядән куркып тора алмыйм, минем балалар үстерәсем бар, – ди 37 яшьлек Руслан.
Ул үзенең төшенкелеккә бирелгән чаклары булганын да яшермәде. «Россия почтасы»ның Кукмара шәһәрендә кадрлар бүлегендә эшләгән вакытында чире кискенләшкәч, эшеннән китәргә мәҗбүр булган. Диализ вакытында «депрессия» дигәне дә ерак йөрмәгән. Үзенең таныш терапевты Русланны эшкә урнашырга, өйдә утырмаска өндәгән. Шулай итеп, ул 2022 елның 16 маенда радиога эшкә урнашкан, 19 майда гемодиализга йөри башлаган. Кеше янында эшләгәч, барыбер җиңелрәк булды, ди Руслан.
«Мин керүгә, «О-о-о, икенче Миңнемуллин килгән» диләр...»
Тормыш иптәше белән алар 2 бала үстерәләр. Кызлары Камиләгә 8 яшь, уллары Данилга 1,4 яшь. Сабыйларын да аякка бастырасын аңлап, Руслан бу операциянең үзе өчен бик мөһим булуын аңлый.
– Хатыным, «барырга кирәк, яшәргә кирәк» дип, «балаларны үстерәсе бар» дип, бик рухландырып торды. Операция дигәч, калтырата инде, ул бит инде җитди операция. Ә кереп яткач, курку бетә икән, була, Аллаһ боерса, дип теләп ятасың.
Безне төнге 11дә чакырдылар, анализлар алдылар. 5 кешедән 2не генә сайлап алырга тиешләр иде. Табиблар, гадәттә, якынча гына туры килгән кешеләрне чакыралар да, анализлар алгач, бөерне барлык критерийлар буенча да туры килгән кешегә генә утырталар. Бөер файдага эшләсен өчен җентекләп тикшерү мөһим, чөнки, туры килмәгән очракта, организм кабул итмәячәк.
Илнат белән кабул итү бүлегендә таныштык. Мин соңгарак калып килгән идем. Мин керүгә, «О-о-о, икенче Миңнемуллин килгән» диләр. «Ничек инде икенче?» – дим. «Берәү бар инде, Кукмарадан», – диләр. Кукмараны ишетүгә, мин тагын аптырашта. Шулай танышып киттек. Ул Каенсардан булып чыкты, ә мин, тумышым белән, 8 км ераклыктагы Байлангар авылыннан. Менә шулай хастаханә тормышын бер палатада кичердек.
Без хәзер гел аралашып торабыз. Җөйләрне алдырырга да бергә барырга сөйләштек. Әле менә анализлар бирергә 15 декабрьдә чакырдылар, ай саен барасы булачак. Табиблар шул рәвешле бөерләрнең ничек эшләвен караячак. Гел бер көнне киләсе булгач, уңайлы, ике машина куганчы, бер машинада бару безгә отышлырак та, – ди ул.
Руслан яңа бөеренең әйбәт эшләвенә сөенеп туя алмый.
– Без гемодиализга йөргәндә, тәүлегенә 50, күп дигәндә, 100 грамм бәвел чыга иде. Ә хәзер 2 литрдан артык чыга. Менә нинди аерма, димәк, бөер эшли дигән сүз, – ди ул күтәренке рухта.
«Бөер куйдыргач, тормышның ямьлелеген күрә башлыйсың»
«Бөер җитешсезлеге» дигәннән, Руслан аның каян килеп чыкканын үзе дә төгәл белми, тик, шушы хәлләрдән соң, үзенең үк хата-кимчелекләренә төшенгән.
– Каян килеп чыккандыр инде бу чир?! Салкын тигән дә булырга мөмкин, мин зур стадионнарда футболлар уйный идем, гел актив тормыш рәвеше алып бардым. Кайтасың да, бил авыртса да, артык игътибар бирмичә, керәсең дә китәсең инде. Бөер сиздерми икән бит ул башта, кисәк килеп чыга, шуңа диспансеризация узып, биохимик анализ биреп торырга кирәклегенә инандым. Әгәр диспансеризациягә барган булсам, алданрак белеп, бәлки, дарулар белән генә дә дәвалап булыр иде. Без бит үзебез, кем әйтмешли, «килеп терәлгәнче» бармыйбыз, – ди Руслан.
Ул курыккан кешеләргә, куркуларын җиңеп, операциягә барырга киңәш бирде.
– Бөер куйдыргач, тормышның ямьлелеген күрә башлыйсың. Үзем дә тормышка кайттым мин. Тормышның, гаиләнең кадерен белә башлыйсың икән ул. Балалар, әти-әниләр, туганнар белән күбрәк аралашасы килә. Тормышың кайсы көнне туктарга мөмкин булуын беребез дә белми бит.
Ә операция ясатмасаң, диализ бәйдә тоткан кебек бит, беркая чыгып китә алмыйсың, ял итәргә барырга теләсәң дә, чыгып китеп булмый. Ә операция шул бәйдән ычкындыра.
Ходай Тәгалә нәрсәнедер алса да, башка яктан бирә икән бит ул. Мин 2020 елның декабрендә авырый башладым, ә 2021 елның гыйнварында хатынымның йөкле икәнен белдек. Көтеп алган җимешебез ул безнең, – дип бүлеште.
Руслан уңышлы операциясенең башкаларга да тәэсир иткәнен әйтте. Әйтик, ул ясатканнан соң, гемодиализга йөри торган 4 кеше трансплантациягә язылган.
Чит орган куйгач, кешенең холкы үзгәрә, дигән сүз бар. Руслан моны кире какмаса да, әлегә үзендә үзгәреш сизмәвен әйтте. Әле вакыт та бик аз узганын искәртик. Ничек кенә булса да, Миңнемуллиннарның яңа бөерләре уңышлы гына эшләп, аларга озак хезмәт итсен һәм элекке газапларын оныттырсын, дип телисе килә.
Егетләрнең хастаханәдәге вакытын, шулай ук, «Снег Медиа» да төшергән булган.