Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Блогерларга ау башланды» – «Башкорт хуҗабикәсен» салым инспекциясенә чакыртканнар

news_top_970_100
«Блогерларга ау башланды» – «Башкорт хуҗабикәсен» салым инспекциясенә чакыртканнар

«Башкорт хуҗабикәсе» сәхифәсен алып баручы популяр блогер Миләүшә Шәйхисламованы салым инспекцияcенә чакыртканнар.

«Күз алдына китерәсезме, дуслар, безне «налоговый»га чакырттылар. Ыштанга сидек, котлар очты. Ни өчен чакыралар икән, дибез. Бизнесыбызга кагылышлы салымнарны намус белән түләп барабыз. Бәлки, блогерлык эшчәнлегенә бәйле рәвештәдер», – дип фаразлый ул кабинетка кергәнче.

Чыннан да шулай булып чыга. Салым инспекциясендә Миләүшәгә блогерлык эшчәнлегенә кагылышлы сораулар яудырганнар.

«Телефоннарны тартып алдылар, эшчәнлегемне нинди мәйданчыкларда алып барганымны сораштылар. «Караулар, лайклар өчен күпме түлиләр?» – диләр. «Алар өчен бер тиен дә түләмиләр безгә», – дидем. Шуны да белмиләр икән. «Рекламадан күпме акча керә, ул акчалар кая күчә?» – диләр. Күчемсез милегебезне дә тикшерделәр. Ләкин төп сорауларны блогерлык турында бирделәр. Лерчек, Блиновская кебек Мәскәү блогерларын тикшерә башлау белән үк, безгә дә чират җитәр, дип уйлаган идем аны», – дигән Миләүшә.

Миләүшә Шәйхисламова авыл тормышы турында шаян вайннар төшерә, бик күп пародияләр ясый, үзеннән көләргә ярата. Аның инстаграм челтәрендә (Россиядә тыелган) 290 мең язылучысы бар, Ютуб каналын 300 меңнән артык кеше карап бара.

Эре блогерларны салым инспекциясе быел тикшерә башлады. Инде берничә җинаять эше дә кузгатылды. Салым түләмәүчеләр арасында «инфочегән» Елена Блиновская, блогер Александр Митрошин һәм Валерия Чекалина (Лерчек) бар. Блиновская хәзер өй арестында.

Бу темага: 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100