Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Равил Закиров кибетен ябу сәбәбен әйтте

news_top_970_100
Блогер Равил Закиров кибетен ябу сәбәбен әйтте
Фото: Равил Закировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закировның киемнәр кибете ачуы җырчы Рузилә Хәйретдинова белән дуслыкның бетүенә китерде. Чөнки Рузилә дә – шундый ук ассортименттагы киемнәр кибете хуҗасы.

«Нәтиҗәләрне үзегез ясагыз. Бу хәл миңа тагын бер тапкыр кешеләрне артык якын китермәскә һәм беркемгә дә ышанмаска кирәклеген төшенергә ярдәм итте.

Тәүлек буе янәшәмдә булган, мин ышанган һәм бизнес алып баруның бөтен нечкәлекләрен сөйләгән кеше… Дәвам итәсем дә килми. Үзегез аңлагыз», – дип язган иде үпкәле тонда Рузилә Хәйретдинова.

Равил Закировның кибете озак эшләмәде. Блогер кибетен ябарга мәҗбүр булган. «Кыскача гына әйткәндә, мин өлгермәдем. Авыл һәм шәһәр тормышын бергә алып бара алмадым. Команда җыйсаң да, хуҗадан – үзеңнән башка аны үстереп булмый. Икенчедән, бу эшкә бик күп вакыт кирәк. Миңа бик ошады, кыска вакыт кына булса да кибетем булуына шатмын. Бу – зур тәҗрибә», – дип сөйли ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100