Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Рәмзия Вәлиева: «Соңгы өмет өзелде...»

news_top_970_100
Блогер Рәмзия Вәлиева: «Соңгы өмет өзелде...»
социаль челтәрләр

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиеваның гаиләсенә чираттагы кайгы килде. Моннан берничә ел элек кенә аның улы яшьли вафат булган иде. Аннан соң кызы бик катлаулы операция кичерде. Бу юлы хәсрәт тагын кызы гаиләсенә төшкән. Рәмзия Вәлиеваның кияве махсус хәрби операциядә һәлак булган, тик бүгенгә кадәр аларда өмет яшәгән әле.

Бу начар хәбәр килеп ирешкәч тә, Рәмзия апаның оныкларыннан ДНК алдылар. Бәлки, һәлак булган хәрби аларның әтиләре түгелдер, дигән өметләре дә бар иде. Тик, кызганыч, өметләре акланмый.

«Соңгы озату булган... Соңгы өмет өзелде... Эх, ничекләр саклап кала алырмын сезне, балакайларым», – дип язды Рәмзия Вәлиева сторисларында, оныклары, кызын жәлләп, күз яшьләрен түгеп.

Иренең һәлак булуы билгеле булгач, блогерның кызының да хәле начарланган. Аңа «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килгән.

Рәмзия Вәлиеваның һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100