Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Рамилә Хөснетдинова тагын ире янына махсус хәрби операция зонасына барган

news_top_970_100
Блогер Рамилә Хөснетдинова тагын ире янына махсус хәрби операция зонасына барган
видеодан скриншот

Блогер Рамилә Хөснетдинова, гуманитар йөк илтүчеләр белән, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче ире янына барган. Ул шундый ук куркыныч сәфәргә узган елның август аенда да барып кайткан иде инде, тик ул вакытта Рамилә ире белән очраша алмады. Ничек кенә җаен табарга тырышсалар да, Инсафны, хатыны белән күрешү өчен, алгы сызыктан чыгармадылар.

Ә бу юлы икесенә дә бәхет елмайган. Көтеп алынган очрашу мизгелләрен блогер сәхифәсендә күрсәтте.

«Бик сагындым… Ходаем, бу көнне мин нинди генә хисләр кичермәдем. Әле дә һушыма килә алмыйм, видеоларны карыйм да, эйфория халәтендә йөрим. Иң якын кешеңне 7,5 ай күрмичә, аның тавышын ишетмичә яшәү бик авыр», – дип яза ул.

Инсаф махсус операциягә мобилизацияләнеп алынган иде. Рамилә белән Инсаф 2 бала тәрбияли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100