news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Рамилә Хөснетдинова махсус операциядәге ире турында: «Көн саен диярлек елыйм»

news_top
Блогер Рамилә Хөснетдинова махсус операциядәге ире турында: «Көн саен диярлек елыйм»
Фото: Рамилә Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер Рамилә Хөснетдинова махсус хәрби операциядәге иренең инде озак вакыт ялга кайтмавы турында сөйләгән. Рамилә, якын кешесенең кайчан кайтачагын да белмәгән килеш, гел көтеп яшәүнең ничек авыр булуы турында яза. Аның тормыш иптәше – мобилизацияләнгән һәм махсус хәрби операциягә киткән Әтнә егете Инсаф Хөснетдинов.

«Башымда «мин арЫдым» сүзе бөтерелә, әмма бирешмим.

Ара ераклыгыннан, һәрвакыт ялгыз булудан, барысын да үзем генә эшләүдән ардым. Иремнең янәшәмдә булуын телим, нормаль гаилә тормышы белән яшисем килә.

Иремнең инде елдан артык ялга кайтканы юк. Мин депрессиядә. Көн саен диярлек елыйм. Социаль челтәрләрдә күңелгә үтәрлек видео күрсәм, яки урамда берәр матур пар очратсам… Аппетитым качты, начар йоклыйм. Әле ярый балаларым бар. Алар булмаса, мин инде күптән ирем янына киткән булыр идем.

Ялга кайчан кайтачагын белмәгән килеш көтүе бик авыр. Ирем һәрвакыт «мин бу юлы да кайтмыйм» дип яза…

Кемгәдер ялны елына берничә тапкыр бирүләре бик күңелемә тия. Иремнең нинди халәттә иәкнлеген мин үзем генә беләм.

Хәзер безнең тормышыбыздагы аерылышып торуның иң озак чоры. Без элек ирем белән тәүлек әйләнәсе бергә идек.

Әгәр дә чынлап яратасың икән, син, бөтен авырлыкларны җиңеп чыгып, кирәк кадәр көтәргә әзерсең. Алар безгә юкка гына бирелмәгәндер. Бу авырлыклар аша узганнан соң без көчлерәк булачакбыз», – дип яза Рамилә.

Рамилә һәм Инсаф турында язмалар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар