Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Назим Галимов «Интертат» сайтының «Халык мәхәббәте» кубогын алды

«Интертат» укучылары тавыш бирү нәтиҗәсендә Назим Галимов иң популяр татар блогеры исеменә ия булды.

news_top_970_100
Блогер Назим Галимов «Интертат» сайтының «Халык мәхәббәте» кубогын алды
Салават Камалетдинов

«Татар-информ» редакциясендә Блогер Назим Галимовка «Интертат» сайтының «Халык мәхәббәте» кубогы тапшырылды. «Интертат» сайты уздырган бәйге нәтиҗәсе буенча, ул — иң популяр татар блогеры!

«Бәйгедә катнашуым һәм җиңүемнең төп сәбәбе — язылучыларым. Аларга рәхмәтем зур. Әйтеп китәсем килә: тавыш бирү җиңелләрдән булмады. Пароль җыеп „Вконтакте“га керергә кирәк иде. Язылучыларымның күбесе алдында шул каршылык килеп чыкты. Кайберләренә үзем директта аңлаттым, аннна соң инде ничек эшләргә кирәклеген аңлатып видео төшереп куйдым. Шуннан соң тавыш бирүчеләр саны тагын артты», — ди ул.

Блогер язылучыларының күбесе олы яшьтәге кешеләр булуын да әйтеп үтте.

«Алар Россиянең төрле төбәкләрендә яши. Олы яшьтәге язылучыларым тавыш бирү өчен оныклары яки балалары кайтканын көтеп торды. „Энем, менә иртәгә кайталар, яме, тавыш бирәм“, — дип язучылар булды. Барыбыз бергә көтеп тордык», — ди ул.

Блогер оештыручыларга да рәхмәт сүзләрен әйтте. «Мине бик зурладыгыз. „Зур“ блогерлар арасына мине дә керткәнсез, Аллага шөкер, җиңү яуларга да насыйп булды», — диде блогер.

Тагын бер тапкыр Назим Галимовны котлыйбыз!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100