Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Миләүшә Зарипова яшь ире белән бизнес ачкан: Айнур мунча юа, ул видеога төшерә

news_top_970_100
Блогер Миләүшә Зарипова яшь ире белән бизнес ачкан: Айнур мунча юа, ул видеога төшерә
Фото Миләүшә Зарипованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер Миләүшә Зарипова бизнесның ниндиен генә ачмаган да, ниндиен генә япмаган. Хәзер блогер социаль челтәрдә тагын бер яңа бизнес турында хәбәр итә. «Мунча, өй юарга киләбез. Языгыз», – ди ул.

Шул вакытта бик тырышып мунча юучы яшь ире дә сүзгә кушыла: «Мин юармын, син акчасын алырсың инде. Нишлисең соң син анда, шулай видеога төшереп торасыңмы?» – ди ул.

Яшь кияү уңган, сүзгә дә оста, «мырлап» булса да, эшен дә башкара. Миләүшә аны видеога төшереп, язылучыларның кәефен күтәрә.

«Анда бер кыз язган иде, син пленда булсаң, «ике тапкыр күзеңне кыс» дип», – дип сөйли яшь кияү Айнур һәм телефон экранына каршы килеп күзен кыса да, «помоги» ди.

«Теге кыз табылды. 10 тапкыр күз кызса, алып китәм, дигән. Юк, мин сине бирмим», – ди Миләүшә.

«Монда бер аждаһа, анда тагын да усалрак булыр. Монысына ияләшкән, синең белән генә калам», – дип, Айнурның әйтүе Миләүшәнең «йөрәгенә май» булып ята.

«Менә шулай телефон тотып, бөтен мунчаны «юып чыкты» ул. Монысын гына юып тор, төшереп алам, дигән булды да. Нәтиҗәдә, Айнур-дивана бөтен мунчаны юып чыкты», – дип зарланып та ала кияү-балакай.

Шул арада Миләүшәнең Айнур белән танышуларына 1 ел булуы искә төшә. «Бәйрәм итәргә кая барабыз?» – дип сорый ул.

«Синнән ераграк, акырып еларга. Каян гына бардым шул Свияжскига. Аз гына юаш булсам, әллә кайчан бөгеп куяр идең. Ярый мишәрлегем бар», – дип «мырлый-мырлый», мунчаны юып та бетерде кияү.

Шул арада мунча юарга «заявкалар» да килгән. «Айнур Ульяновскига килмиме икән, мунча юарга» дип язган берәү. Әмма Миләүшә ирен үзен генә җибәрми икән, «икәү киләбез» дип язган ул.

Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшә кияүдә чагында икенче иргә гашыйк булуын сөйләде. 

Видеолар Миләүшә Зарипованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100