Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Лилия Хөснетдинова: «Нәрсә елыйсыз инде?! Мин барыбер аякка басачакмын...»

Казанда яшәүче Хөснетдинова Лилия Зөлфәт кызын блогер, косметолог буларак беләләр. Ә мин исә, сезгә аның эшчәнлеге турында түгел, аның гыйбрәт алырлык язмышын язасым килә. Балык Бистәсе районының Уракчы авылы кызы ул. Балачак елларын урын өстендә үткәрә. Бихисап операцияләр кичерә. Хәтта табиблар аның йөри алачагына ышанмаган булалар.

news_top_970_100
Блогер Лилия Хөснетдинова: «Нәрсә елыйсыз инде?! Мин барыбер аякка басачакмын...»
Лилия Хөснетдинованың шәхси архивыннан

«Сезнең балагызның ике аягы да чыккан»

– Дөресен генә әйткәндә, балачак елларымның ничек авыр узуын соңгы елларда гына сөйли башладым. II төркем инвалид мин. Инвалидлар ел саен үзләренең инвалид булуын расларга йөриләр. Ә ул минем – гел, раслап торасы түгел. Аннары, инвалид дигәч, кешегә әллә ничек кенә бүтәнчәрәк карыйлар. Минем бу турыда социаль челтәрдәге язылучыларыма күрсәтәсем дә, сөйлисем дә килмәде. Оялудан да түгел. Косметолог эшемдә минем яныма күп кенә кызлар йөри. Битендәге яки тәнендәге кечкенә генә яра эзеннән дә «мине яратмаслар» дип зарланалар һәм борчылалар иде. Менә шундый сүзләр ишетә башлагач, балачагымның ничек узуын социаль челтәрләрдә сөйли башладым. Тәннәрендәге кечкенә яра эзе өчен борчылган кызларны тынычландыра идем, – диде Лилия.

Язма героем туганнан башлап 6 яшенә кадәр гел урын өстендә ятарга мәҗбүр була. Ярый әле ятып кына торса! Операция ясаткан саен, Лилиянең ярты гәүдәсе, ике аягы да гипс эчендә була. 6 яшенә кадәр 5 операция кичерә. Беренчесен ясаганда 1 яше дә тулмаган була. Операциягә кадәр, әнисе Мосфирә Лилияне планлы тикшерүгә алып килгәч, бер хирург күреп ала. «Сезнең балагызның ике аягы да чыккан», – дип җайлап кына әйтеп бирә. Ул вакытта Лилиянең әнисе яшь. Андый әйберләрне аңлап та бетерми. Хәтта аларны Санкт-Петербургка консультациягә җибәрәләр. Ахыр чиктә, беренче операцияне Казандагы травматология институтында Петр Андреевта ясаталар. Бүгенге көндә дә эшли икән ул.

– Туганда авыру икәнлегемне табиблар да күреп бетермәгәндер. Бәлки, туганда ук зыян килгәндер. Әйтә алмыйм. Гөнаһысын үз өстемә аласым килми.

Минем яшемдәге кызлар социаль челтәремә: «Әни мине тиешле карамаган. Табибларга күрсәтмәгән. Инде йөри алмыйм», – дип гарип булып калучылар яза. Араларында «аксап йөрим» дип язучылар да булды. Чөнки әниләре карап бетермәгән. Кемнеңдер әнисе авылга әбисе янына алып кайткан. Чөнки ул эшләргә мәҗбүр булган. Монда кешене гаепләп булмый.

Әниемнең сабырлыгы, тырышлыгы аркасында гына аякка бастым, кеше булдым. Мин үзем дә бик сабыр булганмын. Кечкенә чагымда авылда яшәдем бит. Әнием йөгерә-йөгерә сыерын сава, мичкә утынын яга һәм башка меңләгән эш! Өстәвенә, гаиләне карый. Ничек кенә барысына өлгергән ул?! Әниемә һәйкәл куярлык! Бигрәк элек авылда уңай шартлар булмаган инде. Хәзер уйлап карасаң, авылда шәһәрдән дә рәхәт, бай яшиләр, – ди Лилия.

«Ә минем уйныйсым килә»

6 яшенә кадәр урын өстендә генә яткан Лилиянең кечкенә балалар белән бергә урамда уйныйсы, шаярасы, көләсе килә. Җәй айларында әти-әнисе аны урамга чирәмгә әйберләр җәеп, чыгарып куя торган булалар. Балалар килсен дип, әнисе тәм-томнар да өләшә. «Әнинең күчтәнәчләре беткәч, янәшәмдәге балалар кире китәләр иде. Ә минем уйныйсым килә. Ятып кына торгач, минем белән аларга кызык булмаган күрәмсең», – ди әңгәмәдәшем.

Лилиянең күңелендә ниндидер бер үкенү дә, елау да юк. Бала чагында якыннарыннан, туганнарыннан бик күп игътибар булган. Гарип булганга, аеруча да яратканнар. Әти-әнисе бөтен нәрсәне биргән. Хәтта балачагын искә төшергәндә дә, алай ук авыр булды, дип әйтә алмый.

Балачактагы авыртулар авыррак бирелде. 6 яшемдә аякка басканны нык хәтерлим. Аякка басарга, йөрергә ярамый, дип, табиблар әйтеп куйганнар иде. Гипсны салгач, өйдә арт ягым белән шуышып йөргәнмен. 6 яшемдә Казанга Петр Степанович Андреевка тикшерергә алып килгәч, «Булды, бас», – диде. Ә минем баш мие моңа өйрәнмәгән. Әти-әнием кулларымнан тотып, аякка басып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән йөреп киттем. Миңа бу әллә ничек кенә сәер булып тоелды. Курку да, ияләнмәгәнлек тә бар бит. Табанга басуы да кыен. Мускуллар да тыңламый. Петр Степановичта тикшерү узганнан соң, әти-әнием мине шул ук көнне балалар кибетенә алып барды. Доктор уенчык алып бирделәр. Ул җыелмада докторның инструментлары да бар иде. Шул вакытта үземә: «Әнием, мин табиб булам», – дип әйттем. Медицина һөнәренә рәхмәтле буласым килгәндер, дип уйлыйм. Шуңа да язмышымны медицина өлкәсе белән бәйләдем. Әлбәттә, әти-әниемә рәхмәтле. Алар булмаса, аякка баса алмаган булыр идем. Бары тик сабыр, тырыш булулары белән бу зур сынауны җиңеп чыктык, – дип күңелендәгесе белән уртаклашты Лилия.

«Машинадан төтен чыгып, шартлар дип курыктым»

Балачагында урын өстендә ятарга туры килсә, алда аны тагын бер зур сынау көтә. 30 яшендә юл фаҗигасенә очрый. Рульдә үзе генә була. Машинасы белән әллә ничә тапкыр әйләнеп, умыртка баганасын сындыра. Анда да табиблар: «Йөри алмыйсың», – дип әйтәләр. Умыртка мие бөтенләй өзелә. Ул вакытта Лилия Казанда ире, ике баласы белән яши. Юл һаләкәтендә дә ул үзен гаепле итеп саный. Чөнки машинаның тәгәрмәчләре борылышта юеш ташлыкка кереп китә. Кыскасы, руль белән идарә итү югала.

– Нәкъ кинолардагы сыман, машина белән әллә ничә тапкыр әйләндем. Берничә секунд эчендә бөтен тормышым күз алдымнан узды. Машинаның ишеге ачылмый! Бөтен куркынычсызлык мендәрләре эшли башлады. Машинадан төтен чыгып, шартлар, дип курыктым. Ишекне тибеп тә карадым. Юк, булмый гына! Үзем шок халәтендә! Арттан бер машина килеп туктады. Аллаһы Тәгаләгә шөкер, ул машинада табиб хатын булган. Алар мине машинадан чыгардылар. Үз аягымда ул машинага кереп утырдым. Хастаханәдәге табиблар мине күргәч, шок хәлендә калдылар. «Андый халәттә син бөтенләй йөри алмаска тиеш идең. Организмың шок кичергән», – дип шаккаттылар. Башта мине Балык Бистәсе районы хастаханәсенә алып китсәләр, икенче көнне, сөйләшеп, Казан травматология үзәгенә алып килделәр. Снимоклар ясап, консилиумнар җыеп: «Кулдан килгән кадәр барысын да эшләргә тырышырбыз. Әмма йөри алмассың», – дип җайлап кына әйттеләр. «Ничек инде йөри алмассың?! 6 яшемә кадәр урын өстендә яттым инде мин! Бүтән ятасым килми! Минем ирем, ике балам бар! Ничек инде мин урын өстендә ятам?!» – дидем.

Минем йөрисем, яшисем килә дип, бөтен тән күзәнәкләремә әйтә идем. Шундый практика да бар. Һәр кеше үзен терелтә ала, дип әйтәләр. Кешегә сөйләсәң, тилергән, дип әйтер инде (елмая). Умыртка баганасының төзелешен беләсең бит. Эчемнән генә әлеге умыртка миен ябыштырып утыра идем. Шушы практиканы кулландым. Әтием, әнием, ирем, балаларым, дусларым үксеп-үксеп елыйлар. Яннарымнан бер дә өзелмәделәр.

Хәлемне белергә бик күп кеше килде. «Нәрсә елыйсыз инде?! Мин барыбер аякка басачакмын. Менә күреп торырсыз», – дип әйтә идем. Ничек тә булса, яшәргә, бирешмәскә тырыштым, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

«Авырту турында уйламаска тырыштым»

Операция ясалгач, табиблар, бер 10 көннән соң аякка басып карарбыз, дип әйтәләр. Лилия 10 көннең узуын зур түземсезлек белән көтә, һәм ул көн килеп җитә. Һәрвакыт янәшәсендә булган әнисе палатадан каядыр чыгып киткән була. Ә Лилия әкрен генә башта утырып карый. Утырырга да авыр! Утыргач, 2 аягын да идәнгә төшерә. Бар көчен җыеп, әкрен генә палатадан чыгып китә. Урамда ничә сәгать йөргәнлеген Лилия әле дә төгәл хәтерләми. Үзен яңадан туган кебек хис итә. Хастаханәдә ятып тәмам туйган була.

– Бу бәхетле мизгелне көттем. Үз аякларымда палатадан урамга чыгып киттем. Җәй ае. Бар дөньямны онытып, урамда йөрдем. Палатада кеше булмагач, мине югалтканнар. Әнием «Лилия кайда?» дип, елап беткән. «Аякка басам дип әйттем бит мин сезгә», – дидем. Табиблар минем аякка баса алуымны аңлата алмады. Әмма мондый могҗизага бик сөенделәр. Хастаханәдән чыгарсалар да, ярты ел табибларга күренеп, дәваланып йөрдем. Йөргәндә, утырганда авыртулар үзен сиздерде. Руль артына да утырдым, үкчәлерәк аяк киемнәрен дә кидем. Энергияне ул авыртуга бирәсем килмәде. Көчемне яшәр өчен тоттым. Бер кешене дә тыңламадым. Авырту турында уйламаска тырыштым. Тора-бара, ул авырту үзеннән-үзе бетте, – диде әңгәмәдәшем.

«Әниемнең сораганнары кабул булган»

Лилиянең балачак хыялы тормышка аша. Ул Алабуга медицина көллиятенең фельдшер бүлегенә укырга керә. Укыган вакытта Ренат исемле егеткә кияүгә чыга. Көллиятне тәмамлаганда, кызлары Илинә туа. Берничә елдан соң уллары Салават дөньяга килә. Алабугада ук Лилия физиотерапевт һөнәренә укып чыга. Балалар бакчасына алсыннар өчен, балалар үсеш үзәгендә физиотерапевт булып эшкә урнаша. Алабуга шәһәрендә яшәгәннән соң, Лилия гаиләсе белән Казанга күченә. Ире ярдәме белән косметология салоны ачып җибәрә. Косметология өлкәсендә ныклап укый башлый. 2016 елда белем арттыру нияте белән, Италиягә дә барып кайта. Бүгенге көндә Лилия – Казанда уңышлы косметологларның берсе.

– Үз аякларыңда яраткаң эшеңә йөрү – минем өчен зур бәхет. Балачакта әнием тәрәзәдән йөгереп йөрүче балаларны күреп, «Минем дә кызым кайчан йөгереп йөрер микән?» дип Аллаһы Тәгаләдән сорый иде. Әниемнең сораганнары кабул булды. Организмым күпме препарат, наркоз алган. Мәктәптә укый башлагач, бик нык башым авырта иде. Аннары миңа неврология белән бәйле Толозы-Ханта синдромын куйдылар. Кояшка, яктыга карап булмый иде. Караңгыда гына ятасы килә. Минем каршымда басып торган 1 кеше 3 кеше булып күренде. Бер күз йомылып, мускул кысыла һәм аны ачып булмый. Менә шушы күз ачылсын өчен гормоннар белән дәваладылар. Ел саен РКБда ятып чыга идем. 17 яшемдә ул чир кабатланмый башлады. Шуны әйтә алам: бер авыру да болай гына бирелми. Димәк, мин барлык авырлыклар аша узарга тиеш булганмын. Сәламәтлекнең кадерен белеп яшәсәк иде. Пациентларыма да бу хакта әйтеп киләм, – дип калды Лилия.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 июль 2023
    Исемсез
    Язманы укып чыккач, күңелем тулды. Шәп язылган! Лилия, мин Сезгә сокланам! Күпме көч, сабырлык Сездә!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100