news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Илназ Габидуллин – Кызык-мызык улына кызыклы исем кушкан

news_top
Блогер Илназ Габидуллин – Кызык-мызык улына кызыклы исем кушкан

«Кызык-мызык» сәхифәсен алып баручы, блогер Илназ Габидуллин белән тормыш иптәше Гүзәлнең икенче тапкыр әти-әни булуларын хәбәр иткән идек. Бәхетле әти-әни мулланың сабыйлары колагына исемен пышылдаган видеолар белән дә бүлеште. Улларына алар үзенчәлекле, бик сирәк очрый торган Илзат исеме кушканнар. 

«Илзат улым, гаиләбезгә рәхим ит. Исемең җисемеңә туры килсен. Үскәч карарсың бу видеоны», – дип язган блогер. 

Илзатның мәгънәсенә килгәндә ул төрекчәдән «ил заты», «иленең улы» дигәнне аңлата.

Илназ белән Гүзәлнең дуслары да Илзат исеменең яңа исем булуына игътибар иткәннәр. «Мондый исемне гомумән ишеткәнем юк иде», – дигән комментарийлар бар. Барысы да бәбинең сау-сәламәт, бәхетле, тигез канатлы булып үсүен тели. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Кемгэ кирэк информация бу?Кемнэр инде бу?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар