«Кызык-мызык» сәхифәсен алып баручы, блогер Илназ Габидуллин белән хатыны Гүзәл икенче тапкыр әти-әни булган. Аларның улы туган.
«Зур сөенечебез бар. Бүген, дөресрәге 1.10 сәгатьтә, матурым белән икенче тапкыр әти-әни, ә Илдан улыбыз абый булды. Аллаһка мең рәхмәт. Безнең гаиләгә рәхим ит, улым», – дип язган блогер социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
«Интертат» та күпсанлы котлауларга кушыла: «Бәләкәч әти-әнисе кочагында таза-сау булып үссен!»