Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Гүзәл Хөснетдинова: «Вакыт дәвалый, диләр… Ышанмагыз»

news_top_970_100
Блогер Гүзәл Хөснетдинова: «Вакыт дәвалый, диләр… Ышанмагыз»
Гүзәл Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер Гүзәл Хөснетдинова җәй башында үзенең 28 яшьлек сеңлесе Лилияне югалтты. Лилия юл фаҗигасында һәлак булды. Гүзәл әледән-әле, сеңлесен искә алып, постлар урнаштыра. 

«Җәйнең соңгы көне. Бу җәйнең тизрәк үтүен теләгән идем. Кечкенәдән җәйне яратмыйм. Быел тагын да ныграк яратмый башладым…

Беләм, җәй гаепле түгел… Әмма...

Вакыт дәвалый, диләр. Шулайдыр! Ышанмагыз. Башка берни язасым килми, гафу итегез», – дип язган ул соңгы постында да. 

«Вакыт дәваламый, Гүзәл. Иң начары – якын кешеңне башка беркайчан да кайтара алмаячагыңны аңлау»;

«Сеңлемне югалтканга августта 1 ел булды. Уйламаган секундым юк»;

«Вакыт узган саен онытылмый, ныграк сагына барасың. Әле башта аңлап бетермисең. Ләкин якын кешеңнән башка яшәргә өйрәнәсең. Язмыштан узмыш юк, Ходай безне шулай яраткан», –  дип килешә Гүзәлнең виртуаль дуслары да.

  •   Блогер Гүзәл Хөснетдинованың 28 яшьлек сеңлесе һәлак булган

 

Фото: © Гүзәлнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100