news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тагын бер мәет булырга мөмкин иде» - блогер Гүзәл Хөснетдинова авариягә очрый язган

news_top
«Тагын бер мәет булырга мөмкин иде» - блогер Гүзәл Хөснетдинова авариягә очрый язган
Гүзәл Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Күптән түгел генә юл-транспорт һәлакәтендә сеңлесен югалткан блогер Гүзәл Хөснетдинова үзе дә авариягә очрый язган.

«Мин көчкә кайтып җиттем. Бу ситуациядә тагын бер мәет булырга мөмкин иде , - дип яза ул социаль челтәрләрдә.

Чистарту, ялтырату өчен блогер машинасын махсус салонга керткән булган. «Бу детейлинг өчен мин 64 мең сум акча түләдем. Ә алар тәгәрмәчләрне куйганда болтларын борып бетермәгәннәр. Шаккатам», - дип аңлата ул күңелсез хәлнең сәбәбен.

Автосалон хезмәткәрләре блогердан гафу үтенгән.

 

Фото: © Гүзәл Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар